Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

E+/taseffski/via Getty Images (Stock photo. Posed by model.)

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Ни өчен шулкадәр күп яшүсмер психик авыруларга дучар була? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Ни өчен шулкадәр күп яшүсмер психик авыруларга дучар була? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Кушма Штатларындагы чирләрне күзәтү һәм профилатикалау оешмасы күптән түгел бер тикшерү үткәргән. Ул яшүсмерләрнең психик сәламәтлегенә кагылышлы тикшерү булган. Тикшерүнең нәтиҗәләре 2023 елның 13 февралендә бастырылган. Нәтиҗәләрнең берсе: югары сыйныфта укучыларның 40 проценты боегып һәм төшенкелеккә бирелеп яши.

 «Инде 10 елдан артык вакыт без яшүсмерләрнең психик сәламәтлеге һәр ел начарлана баруына игътибар итәбез,— дип әйтә укучыларның сәламәтлеген күзәтүче бүлекнең башлыгы психолог Кэтлин Этиер.— Әмма яшүсмер кызларның психик сәламәтлеге һәм үзләренә кул салу турында уйлаучыларның саны шактый артты. Андый хәлнең әле булганы булмаган иде».

 Менә шул тикшерүнең кайбер нәтиҗәләре:

  •   Һәр унынчы яшүсмер кыз (сораштыруда катнашканнарның 14 проценты) җенси мөнәсәбәтләргә керергә риза булмаса да, моңа дучар булган. «Бу бик куркыныч саннар,— дип әйтә Кэтлин Этиер.— Димәк, кызларның уннан берсен (бәлки күбрәген дә) көчләгәннәр».

  •   Һәр өченче яшүсмер кыз (сораштыруда катнашканнарның 30 проценты) үзенә кул салу турында җитди уйланган.

  •   Яшүсмер кызларның биштән өчесе (сораштыруда катнашканнарның 57 проценты) боегуга һәм төшенкелеккә бирелә.

 Бу саннар уйланыр өчен җитди сәбәп булып тора. Чөнки, гадәттә, яшүсмер еллар — тормышның шатлыклы чоры. Яшүсмерләргә стрессны кичереп чыгарга нәрсә булыша ала? Моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Яшүсмерләргә ярдәм

 Изге Язмаларда ачыктан-ачык без «аеруча авыр вакытлар»да яшибез дип әйтелгән (2 Тимутигә 3:1—5). Әмма анда күп киңәшләр бар, алар бөтен дөньяда миллионлаган яшүсмерләргә үз авырлыкларын чишәргә ярдәм итә. Кайбер киңәшләрне безнең сайтта киләсе басмалардан табып була.

 Яшүсмернең үз-үзенә кул салу турында уйлары туса нәрсә булыша ала?

 Яшүсмер куңелсез, борчылулы уйлардан, депрессиядән интексә нәрсә эшләп була?

 Яшүсмер мәктәптә я интернетта мыскыллауларга дучар булса нәрсә булыша ала?

 Яшүсмер сексуаль бәйләнүләргә дучар булса нәрсә булыша ала?

Ата-аналар өчен ярдәм

 Изге Язмаларда шулай ук ата-аналар өчен дә киңәшләр бар, алар ярдәмендә ата-аналар үз балаларына төрле проблемаларны хәл итәргә булыша ала. Кайбер киңәшләрне киләсе мәкаләләрдән табып була.