Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Бала һәм смартфон (2 нче өлеш). Баламны смартфонны акыллы кулланырга ничек өйрәтергә?

Бала һәм смартфон (2 нче өлеш). Баламны смартфонны акыллы кулланырга ничек өйрәтергә?

 Смартфон, электр корал кебек, файдалы да, зыянлы да була ала. Бу аны ничек куллануыңнан тора. Балагыз шушы электрон җайланманы акыл белән куллансын өчен, аны ничек өйрәтеп була? Аңа смартфонны кулланырга һәр көн күпме рөхсәт итәргә? a

 Нәрсә белергә кирәк?

  •   Смартфонны куллану куркыныч булырга мөмкин. «Бала һәм смартфон (1 нче өлеш). Балама смартфон сатып алыргамы?» дигән мәкаләдә әйтелгәнчә, смартфон интернетта булган бар нәрсәгә — яхшысына да, начарына да тәрәзә ача.

     «Смартфон аша балаларыбыз төрле куркыныч кешеләр һәм карашлар белән таныша ала, ә моны оныту бик җиңел» (Бренда).

  •   Балалар тәрбиягә мохтаҗ. Бүгенге яшьләр технологияләр заманында туып үсә. Ата-аналар исә бу технологияләрне соңрак үзләштергән. Ләкин алар технологияләр ягыннан белемсез дип әйтеп булмый, һәм алар смартфонны ничек һәм кайчан кулланырга икәнен балалардан яхшырак белә.

     Әлбәттә, балагыз смартфонны остарак куллана беләдер. Ләкин сәләтне зирәклек белән бутамагыз. Хәтта технологияләр белән дус булган балалар да ата-аналарының тәрбиясенә мохтаҗ. Алар үз балаларын смартфонны җаваплылык белән кулланырга өйрәтергә тиеш.

     «Балага смартфон бирү, ләкин аны дөрес кулланырга өйрәтмәү аңа машина ачкычы бирүгә охшаш. Син аны рульгә утыртасың, машинаны кабызасың һәм „сак бул“ дисең, ә үзең машина йөртергә өйрәтмәдең дә» (Сэт).

 Нәрсә эшләп була?

  •   Балагызның телефонындагы функцияләрне өйрәнегез. Балагызга смартфонны җаваплылык белән кулланырга булышыр өчен, смартфонның үзенчәлекләре белән танышыгыз.

     Баланың смартфон куллануын контрольдә тотар өчен, телефонның нинди функциясе бар?

     Сез белә идегезме? Ярамаган материалны чикләүче функцияләр еш кына ышанычлы түгел.

     Балагызның смартфоны турында күбрәк белсәгез, балагызга аны җаваплылык белән кулланырга яхшырак булыша алырсыз.

     Изге Язмалардагы принцип: «Үз белемнәре белән кеше үз көчен арттыра» (Гыйбрәтле сүзләр 24:5).

  •   Чикләр куегыз. Нәрсә рөхсәт итәргә, ә нәрсә юк икәнен хәл итегез. Мәсәлән:

     Ашарга утырганда, туганнар я дуслар белән очрашканда, балага смартфонны кулланырга рөхсәт итәргәме?

     Йокларга ятканда, балага смартфонны караватта кулланырга буламы?

     Балага нинди кушымталарны кулланырга рөхсәт итәргә?

     Көненә күпме вакыт смартфон белән утырырга рөхсәт итәргә?

     Урнаштырган кагыйдәләрегез турында әйтегез. Бала кагыйдәне бозса, төзәтү чарасын кулланырга әзер булыгыз.

     Изге Язмалардагы принцип: «Баланы тәрбиясез калдырма» (Гыйбрәтле сүзләр 23:13).

  •   Балагызны күзәтегез. Балагызның телефонындагы парольне белегез һәм андагы материалны, мәсәлән СМС хәбәрләрне, кушымталарны, фотографияләрне һәм кергән сайтларны тикшерегез.

     «Без кызыбызны, телефонын вакыт-вакыт тикшереп торырбыз дип, алдан кисәттек. Ул телефонын дөрес кулланмаса, без смартфон куллануга чикләр куярбыз, дидек» (Лорейн).

     Ата-ана буларак, сезнең балагызның смартфонны ничек куллана икәнен белергә хокукыгыз бар.

     Изге Язмалардагы принцип: «Баланың тәртибе сафмы, яхшымы икәнлеге аның эшләреннән күренә» (Гыйбрәтле сүзләр 20:11).

  •   Әхлакый нормаларга өйрәтегез. Балагызда дөрес булганны эшләргә теләк булсын өчен, аңа ярдәм итегез. Ни өчен бу мөһим? Чөнки ата-ана үз баласын ничек кенә күзәтмәсен, тегесе алардан берәр нәрсә яшерергә теләсә, ул моны эшләячәк b.

     Шуңа күрә үз балагызда намуслылык, тотнаклылык сыйфатларын тәрбияләгез. Ул үз эшләре өчен җаваплы булырга өйрәнсен. Әхлакый нормалар буенча яшәгән бала телефонны акыл белән кулланачак.

     Изге Язмалардагы принцип: «[Җитлеккәннәр] үз төшенүчәнлекләрен яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән» (Еврейләргә 5:14).

a Бу мәкаләдә «смартфон» дигән сүз интернетка тоташа алган телефонга карый. Смартфонны миникомпьютер дип атап була.

b Мәсәлән, кайбер яшьләр, әти-әнисеннән интернетта нәрсәне караганнарын яшерер өчен, махсус кушымталарны куллана. Андый кушымталар гаепсез итеп, гади калькулятор булып күренергә мөмкин.