Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Бала һәм социаль челтәрләр (1 нче өлеш). Балам социаль челтәрләрне кулланырга тиешме?

Бала һәм социаль челтәрләр (1 нче өлеш). Балам социаль челтәрләрне кулланырга тиешме?

 Бер сораштыру буенча, социаль челтәрләрне яшүсмерләрнең 97 проценты куллана. Сезнең балагыз да аларны кулланамы? Алайса, сезгә кайбер якларга игътибар итәргә кирәк.

Бу мәкаләдә

 Вакытны куллану

 «Социаль челтәрләр сезнең игътибарыгызны үзләренә җәлеп итәрлек итеп ясалган. Алар сезнең һәрвакыт онлайн калуыгызны, һәрвакыт челтәрләрне тикшереп торуыгызны тели»,— дип әйтелә HelpGuide сайтында.

 «Бер-ике минут кына карыйм да чыгам, дип керәсең дә, берничә сәгатькә шунда батасың. Телефонны алып куеп берәр файдалы эш башлау бик авыр бирелә» (Линн, 20 яшь).

 Үзегезгә сораулар бирегез: «Социаль челтәрләрне куллану буенча кагыйдәләремне балам үтәрме? Балам үз-үзенә чикләр куеп аларны тотар өчен инде җитәрлек җитлеккәнме?»

 Изге Язмалардагы принцип. «Зирәкләр кебек гомер итәр өчен, үз тәртибегезгә бик игътибарлы булыгыз, вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (Эфеслеләргә 5:15, 16).

Балагызга, тиешле җитәкчелек бирмичә, социаль челтәрләр белән кулланырга рөхсәт итү, аны атта йөрергә өйрәтмичә атка атландыруга тиң

 Баланың дуслыкка карашы

 «Социаль челтәр» дигән сүзләр дусларның я бер-берсе белән таныш кешеләрнең бергә элемтәдә торуларын аңлата. Еш кына андый дуслар я танышлар чын дуслар түгел.

 «Күп кенә яшьләр болай дип уйлый: әгәр күп кеше синең белән элемтәгә керсә, күп „лайклар“ куйса, димәк, бу кешеләр, синең белән таныш булмаса да, синең турында кайгырта» (Патришиа, 17 яшь).

 Үзегезгә сораулар бирегез: «Балам онлайн популярлык әллә ни мөһим түгел икәнен аңлар өчен инде җитәрлек җитлеккәнме? Ул тормышта чын дуслар таба беләме?»

 Изге Язмалардагы принцип. «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

 Баланың эмоциональ сәламәтлеге

 Тикшерүчеләр шуңа игътибар иткән: социаль челтәрләрдә күп вакыт үткәргән кешеләр ялгызлыктан, борчылулардан һәм хәтта депрессиядән интегә.

 «Дусларыңның ,синсез генә, башка дусларың белән бергә вакыт үткәргәндә төшерелгән фотографияләрен карап утыру шатлык өсти дип әйтмәс идем» (Сирена, 19 яшь).

 Үзегезгә сораулар бирегез: «Балам башкаларның социаль челтәрләрдә куйган материалларын күреп мактануга һәм ярышу рухына бирелмәсме? Ул моның өчен инде җитәрлек җитлеккәнме?»

 Изге Язмалардагы принцип. «Бер-беребезне ярышуга котыртып һәм бер-беребездән көнләшеп, дан сөючән булып китмик.» (Гәләтиялеләргә 5:26).

 Бала һәм интернет

 Социаль челтәрләрне кешене куркытыр өчен, секстинг һәм порнография җибәрер өчен кулланулары бар. Балагыз андый нәрсәләрдә катнашырга теләмәсә дә, аны андый эшләргә тартырга мөмкиннәр.

 «Социаль челтәрләрдәге материалда бернинди бозык нәрсә юк дип керүең була, шунда ук көтмәгәндә берәр бозык нәрсә килеп чыга. Анда сүгенү сүзләрен дә, бозык эшләргә өндәүче музыканы да очратуың бар» (Линда, 23 яшь).

 Үзегезгә сораулар бирегез: «Балам интернетны акыллы куллана алырмы? Ул моның өчен инде җитәрлек җитлеккәнме? Берәр бозык нәрсәгә тап булса, аны карамаска көче җитәрме?»

 Изге Язмалардагы принцип. «Арагызда фәхешлек, һичнинди нәҗеслек һәм комсызлык хәтта искә дә алынмасын. Шулай ук оятсыз тәртип тә, ахмак сөйләшүләр дә, әдәпсез мәзәкләр сөйләү дә сезгә килешми» (Эфеслеләргә 5:3, 4).

 Социаль челтәрләр кирәкме?

 Социаль челтәрләрне кулланмыйча да яшәп була. Ансыз бәхетле булмаячаксыз дип уйламагыз. Күп кенә яшьләр социаль челтәрләрне кулланмый. Аларның кайберләре башта кулланган, ә аннан соң кулланмаска булган.

 «Социаль челтәрләрнең апага начар яктан йогынты ясавын күргәч, мин аларны кулланмаска булдым. Хәзер мин бәхетлерәк һәм күпкә кызыграк тормыш алып барам» (Нейтан, 23 яшь).

 Нәтиҗә. Балагызга социаль челтәрләр белән кулланырга рөхсәт итәр алдыннан үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Ул вакытны чикли белерме? Яхшы дуслар сайлый алырмы? Бозык нәрсәләргә каршы тора алырмы? Ул моның өчен җитәрлек җитлеккәнме?»

 Изге Язмалардагы принцип. «Алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).