Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

alfa27/stock.adobe.com

КИЧӘ УҢАЕННАН КАМПАНИЯ

Гайсә пәйгамбәр җинаятьчелекне бетерәчәк

Гайсә пәйгамбәр җинаятьчелекне бетерәчәк

 Җинаятьчелек белән гаделсезлекнең нинди зыян китергәнен Гайсә бик яхшы белә. Аның үзен ялганлап гаепләгәннәр, кыйнаганнар, гаделсез хөкем иткәннәр һәм зур газаплар китерә торган җәзага тартканнар. Гаепле булмаса да, ул фидакарьлек күрсәтеп «күпләрне йолып алыр өчен үз җанын» корбан иткән (Маттай 20:28; Яхъя 15:13). Хәзер ул — Аллаһы Патшалыгының Патшасы һәм ул, үз хакимлеген кулланып, җир йөзендәге җинаятьчелекне мәңгегә юк итәчәк (Ишагыя 42:3).

 Изге Язмаларда шул вакыт болай итеп сүрәтләнә:

  •   «Явызлар инде юк булачак, торган урыннарына карарсың, ә алар анда булмас. Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табача» (Зәбур 37:10, 11).

 Гайсәнең безнең хакка башкарган һәм тиздән башкарачак эшләре өчен рәхмәтле булуыбызны без ничек күрсәтә алабыз? Инҗилдә, Лүк 22:19 да Гайсә үз шәкертләренә үз үлемен искә алу кичәсен үткәрергә кушкан. Шул әмерне үтәп, Йәһвә Шаһитләре һәр ел, бергә җыелып, Гайсә үлемен искә алу кичәсен үткәрә. Без сезне дә шул Кичәгә чакырабыз. 2024 елда Кичә 24 март көнне, якшәмбе үтәчәк.

Кичәнең үтәчәк урыны