Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Тынычлык белән бәхетне бер елга гына булса да бирче»

«Тынычлык белән бәхетне бер елга гына булса да бирче»
  • ТУУ ЕЛЫ: 1971

  • ТУГАН ИЛЕ: ФРАНЦИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: НАРКОТИКЛАР КУЛЛАНГАН ӘХЛАКСЫЗ ҖИНАЯТЬЧЕ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ:

Минем гаиләм Франциянең төньяк-көнчыгышында урнашкан Телланкур авылында яшәде. Әтием француз иде, ә әнием — итальян. Миңа сигез яшь булганда, без Рим янындагы бер җиргә күчтек. Анда күп ярлы кешеләр яши иде. Тормыш анда авыр иде. Әти белән әнием акча аркасында һәрвакыт каты бәхәсләшеп торды.

15 яшемдә әнием мине дуслар табарга дәртләндерде. Шуңа күрә мин өйдә азрак вакыт үткәрә башладым. Мин начар бер компаниягә кушылдым. Бер көнне ачык йөзле булып күренгән бер ир-ат минем яныма якынлашып наркотиклар тәкъдим итте. Мин аларны алдым, чөнки олы кеше итеп күренергә теләгән идем. Мин наркотиклар белән мавыктым һәм әхлаксызлыкка баттым. Мине күп тапкыр җенси бозыклыкка тарттылар. Тормыш минем өчен әһәмиятсез булып китте. Мин үләрменме, юкмы, бу минем өчен әллә ни мөһим түгел иде. Мин ялгыз идем. 16 яшемдә мин, бер шешә виски эчтем дә, күлгә ташланып, үз-үземә кул салырга тырыштым. Өч көн мин аңсыз хәлдә яттым.

Мин тормышны кадерли башладым, ләкин мәрхәмәтсез һәм мәкерле булып киттем. Мин кешеләргә җенси мөнәсәбәтләргә керергә һәм наркотиклар тәкъдим итә идем, ә аннары өйләреннән кыйммәтле әйберләрне урлап китә идем. Наркотиклар сатучылар мине Италиядә наркотикларны сатар өчен кулланды. Еш кына полиция белән проблемаларым туып торды. Тормышым мәгънәсез һәм тәртипсез булды. Шулай да мин тормышның мәгънәсе булырга тиеш дип ышана идем. Мин Аллаһыга дога кылдым һәм, тынычлык белән бәхетне бер елга гына булса да бирче, дип үтендем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

24 яшемдә мин Англиягә күчәргә булдым. Наркотикларны сатучылар белән бәйләнештә торганга, тормышым куркыныч астында тора иде. Англиягә китәр алдыннан, мин әниемә килеп киттем һәм, анда Анунсиато Лугара исемле кешене күреп, бик гаҗәпләндем *. Ул әнием белән Изге Язмалар турында сөйләшә иде. Мин Анунсиатоның элек җинаятьче булганын белә идем, шуңа күрә, куркып, аның ни өчен килгәнен сорадым. Ул миңа, Йәһвә Шаһите булып китәр өчен, тормышында үзгәрешләр ясаганы турында сөйләде. Ул миннән Англиядә Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшергә вәгъдә алды. Ләкин Англиягә килгәч, мин элеккечә яши башладым.

Бер көнне мин бер Йәһвә Шаһитен очраттым. Ул Лондон урамында «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» дигән журналларны тәкъдим итеп тора иде. Анунсиатога бирелгән вәгъдәмне исемә төшереп, мин Изге Язмалар өйрәнүе турында сорадым.

Изге Язмалардан алган белем мине бик гаҗәпләндерде. Мәсәлән, 1 Яхъя 1:9 да язылган сүзләр йөрәгемә үтеп керде. Анда Аллаһы турында болай дип әйтелә: «Ә гөнаһларыбызны таныйбыз икән, Аллаһы безне кичерәчәк һәм бар явызлыктан арындырачак, чөнки ул тугры һәм гадел». Бу шигырь миңа бик нык тәэсир итте, чөнки мин элеккеге тормыш рәвеше аркасында үземне пычрак дип санаган идем. Мин шунда ук Патшалык Залында үткәрелә торган Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөри башладым. Алар мине җылы кабул итте. Йәһвә Шаһитләре арасында бик якын дуслык хөкем сөрә иде. Миңа бу һәрвакыт җитми иде, һәм мин аларның гаиләгә охшаш җыелышының әгъзасы булып китәргә теләдем.

Наркотикларны һәм әхлаксыз тормышны ташлауга караганда, үземне үзгәртү авыррак булды. Миңа кешеләрне хөрмәт итәргә һәм аларга игътибарлырак булырга кирәк икәнен аңладым. Мин әле дә кайбер начар якларым белән көрәшәм. Әмма Йәһвәнең ярдәме белән мин уңышларга ирешәм. Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнан соң алты ай үткәч, мин, суга чумдырылып, Йәһвә Шаһите булып киттем. Бу 1997 елда булды.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Суга чумдырылганнан соң мин Барбара исемле яшь хатын-кызга өйләндем. Ул вакытта ул да яңа гына Йәһвә Шаһите булып киткән иде. Бер элекке дустым никадәр үзгәргәнемне күргәч, үзе дә Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Вакыт узу белән ул һәм аның апасы Йәһвә Шаһите булып киттеләр. Әбиемнең 80 яшьтән узган апасы да өйрәнә башлады һәм, вафат булганчы, суга чумдырылды.

Хәзер мин җыелышта өлкән булып хезмәт итәм. Без хатыным белән бергә тулы вакытлы хезмәттә катнашабыз һәм Лондонда итальян телендә сөйләшүче кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрәбез. Кайвакыт элеккеге тормышым аркасында боегып китәм, ләкин Барбара миңа бик булыша. Ниһаять, минем яхшы гаиләм һәм яратучы күктәге Атам бар. Нәкъ шуны мин бик теләгән идем дә. Аллаһыдан тынычлык белән бәхетне бер елга гына булса да бир дип сораган идем. Әмма ул миңа күпкә күбрәкне бирде!

Ниһаять, минем яхшы гаиләм һәм яратучы күктәге Атам бар. Нәкъ шуны мин бик теләдем дә.

^ 10 абз. Анунсиато Лугараның тәрҗемәи хәлен «Ни өчен яхшы кешеләр газап чигә?» дигән брошюраның 8—9 битләрендә «Изге Язмалар тормышны үзгәртә. Мин үзем белән һәрвакыт пистолет йөртә идем» дигән мәкаләдә карагыз.