Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Мин әшәке кеше идем»

«Мин әшәке кеше идем»
  • ТУУ ЕЛЫ: 1960

  • ТУГАН ИЛЕ: ФИНЛЯНДИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: ХЭВИ-МЕТАЛ ҖЫРЧЫСЫ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Турку дигән порт шәһәренең эшчеләр районында үстем. Әтием бокс буенча чемпион иде, һәм без энем белән шулай ук бокс белән шөгыльләндек. Мәктәптә укыганда мин еш кына сугыша идем. Яшүсмер чагымда мин начар яктан даны чыккан бер бандага эләктем, һәм без бергә тагы да мәрхәмәтсез бәрелешләрдә катнаштык. Шулай ук миңа хэви-метал музыкасы ошый иде һәм мин рок йолдызы булу турында хыяллана идем.

Берничә барабан сатып алып мин музыкаль төркем оештырдым. Озак та үтми мин төркемебезнең җырчысы булып киттем. Сәхнәдә котырынып мин тамашачыларны шаккатырырга ярата идем. Тотышыбыз һәм кыяфәтебез коточыргыч булганга, вакыт узу белән дан казандык. Без күп халык алдында уйный башладык, берничә альбом яздырдык, аларның соңгысы кешеләргә аеруча ошады. 1980 елларның азагында без тагы да зуррак уңышларга ирешү өчен Кушма Штатларга юл тоттык. Нью-Йоркта һәм Лос-Анджелеста берничә концерт биреп без, Финляндиягә кайтканчы, профессиональ музыкантлар белән таныштык.

Миңа рок төркемендә уйнарга ошаса да, күңелемдә дә, тормышымда да бушлык иде. Шоу-бизнестагы кешеләрнең ярышып яшәүләре, үземнең гамьсез йөрүем миңа ошамый иде. Мин үземне начар кеше булуымны белә идем һәм утлы тәмугтан курка идем. Төрле дини китапларны укып кайбер сорауларыма җавап эзли идем. Мин беркайчан да Аллаһыга яраклы булмамын дип уйласам да, аңа дога кылып ярдәм сорап тордым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Яшәргә акчам булсын өчен, почтада эшләдем. Хезмәттәшләремнең берсе Йәһвә Шаһите икәнен белгәч, мин аңа өсте-өстенә сораулар бирдем. Аның Изге Язмалар нигезендә эзлекле җаваплары миңа бик тә ошады. Шуңа күрә аның белән Изге Язмаларны өйрәнергә булдым. Берничә атна дәвамында өйрәнгәннән соң, бер тавыш яздыру компаниясе төркемебезгә кызыктыргыч тәкъдим ясады: безнең Кушма Штатларда альбом чыгару мөмкинлегебез булсын өчен без контракт төзәргә тиеш идек. Бүтән андый мөмкинлегебез булмас иде!

Минем белән Изге Язмаларны өйрәнүче Йәһвә Шаһитенә бу тәкъдим турында әйттем. Альбомны яздыргач, мин Изге Язмалардагы принциплар буенча яши башлармын дип аңа вәгъдә иттем. Ул бернәрсә дә әйтмичә миңа Маттай 6:24 тәге Гайсә сүзләрен укырга кушты. Анда болай дип әйтелә: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый». Гайсә сүзләренең мәгънәсен аңлагач, мин шаккаттым. Әмма берничә көн үткәч, инде өйрәтүчем шаккатты: мин аңа Гайсәнең шәкерте буласым килә һәм төркемемне калдырам дип әйттем.

Изге Язмалар минем өчен кимчелекләремне күрсәткән көзге кебек булды (Ягъкуб 1:22—25). Мин үземнең никадәр әшәке кеше булганымны күрдем: мин — горур һәм данга туймас бер кеше идем. Мин сүгенә идем, сугыша идем, тарта идем һәм күп эчә идем. Тормышым Изге Язмалардагы принципларга нихәтле каршы килгәнен аңлагач, мин беркайчан да үзгәрмәм дип уйладым. Шулай да кирәкле үзгәрешләр ясарга әзер идем (Эфеслеләргә 4:22—24).

«Күктәге Атабыз мәрхәмәтле һәм үз хаталарында үкенгән кешеләрнең яраларын дәваларга тели»

Башта мин үткәндәге гөнаһларым өчен вөҗдан газабыннан интегә идем. Әмма мине өйрәткән Йәһвә Шаһите миңа бик нык ярдәм итте. Ул миңа Изге Язмалардагы Ишагыйя 1:18 дә язылган сүзләрне күрсәтте: «Сезнең гөнаһларыгыз ал тукыма кебек булса да, алар кардай ак булып китәчәк». Бу һәм Изге Язмалардагы башка шигырьләр мине шуңа ышандырды: күктәге Атабыз мәрхәмәтле һәм үз хаталарында үкенгән кешеләрнең яраларын дәваларга тели.

Йәһвә белән яхшырак танышкач һәм аны ярата башлагач, мин аңа тормышымны багышларга булдым (Мәдхия 39:9). 1992 елда мин Санкт-Петербургта үткән Йәһвә Шаһитләренең халыкара конгрессында суга чумдырылдым.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Йәһвә хезмәтчеләре арасында мин күп дуслар таптым. Кайвакыт без бергә җыелып яхшы музыканы уйныйбыз һәм Аллаһының бу бүләгенә шатланабыз (Ягъкуб 1:17). Минем өчен аеруча зур фатиха яраткан хатыныма өйләнүем булды. Мин Кристина белән тирән хисләремне, шулай ук тормыш шатлыкларын һәм авырлыкларын уртаклашам.

Әгәр мин Йәһвә Шаһите булып китмәгән булсам, мин, бәлкем, бүген исән дә булмас идем. Үткәндә мин гел ниндидер бәлаләргә эләгеп йөри идем. Әмма хәзер тормышым чын мәгънәле булып китте, һәм тормышымда барысы да үз урынында тора икәненә шикләнмим.