Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ

Ничек эшне «эштә» калдырырга?

Ничек эшне «эштә» калдырырга?

 Бүгенге технологияләр чорында кешеләр бер-берсенә теләсә кайсы вакытта шалтырата я яза ала. Шуңа күрә начальнигыгыз, хезмәттәшләрегез я клиентларыгыз сезнең тәүлек буе, атнасына җиде көн эшкә әзер булуыгызны көтә. Ләкин моның аркасында эшне тормышыгызның башка өлкәләреннән, шул исәптән гаиләгездән, аеру авыр булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, тормышыгыздагы иң мөһим нәрсәләр зыян күрә ала.

 Нәрсә белергә кирәк?

  •   Технологияләр аркасында эшегез белән гаиләгез арасындагы чик җуелырга мөмкин. Нәтиҗәдә, сез эштән соңгы вакытта һәр шалтыратуга, электрон хатка я текстка шунда ук җавап бирергә кирәк дип хис итә аласыз.

     «Хәзерге вакытта, эштән өйгә кайтып, гаилә белән тыныч кына вакыт үткәрү мөмкин түгел кебек тоела, чөнки сиңа һәрвакыт эшкә кагылышлы сораулар буенча хатлар язалар я шалтыраталар, һәм гаилә икенче планга күчә» (Джанет).

  •   Эшкә дә, гаиләгә дә тиешле игътибар бирер өчен, сезгә үзегезгә тырышлыклар куярга кирәк. План төземәсәгез, сез, мөгаен, гаиләгезгә бирергә тиешле вакытны эшкә бирерсез.

     «Еш кына беренче чиратта тормыш иптәшебез зыян күрә, чөнки без: „Ул аңлар. Ул мине кичерер. Мин соңрак аның белән вакыт үткәрермен“,— дибез» (Холли).

 Эшне тиешле урында тотарга булышучы киңәшләр

  •   Никахыгыз беренче урында булсын. Изге Язмаларда болай диелә: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:6). Әйе, сез һичбер кешегә үзегезне тормыш иптәшегездән «аерырга» рөхсәт итмәячәксез. Алайса, ник моны эшкә рөхсәт итәргә?

     «Кайбер клиентлар уйлавынча, алар сиңа түләгәнгә, син, кайда гына булсаң да, һәрвакыт аларга җавап бирергә тиеш. Никахым мөһимрәк икәнен танып, мин аларга ял көннәремдә җавап бирә алмыйм, ләкин тиздән алар белән элемтәгә керермен дип әйтәм» (Марк).

     Үзегездән сорагыз: «Тормышымнан никахым минем өчен эшкә караганда мөһимрәк икәнлеге күренәме?»

  •   Кирәк булганда, эшкә «юк» дип әйтегез. Изге Язмаларда болай диелә: «Тыйнакларга зирәклек хас» (Гыйбрәтле сүзләр 11:2). Тыйнаклык сезгә кирәкле вакытта кайбер эшләрдән ваз кичәргә, ә кайберләрен башка кешеләргә кушарга ярдәм итәр.

     «Мин слесарь булып эшлим. Берәрсе ярдәмемне сораганда, ул, гадәттә, стресста була. Үзем килә алмаганда, мин кешегә башка слесарьны киңәш итәм» (Кристофер).

     Үзегездән сорагыз: «Өстәмә эшем тормыш иптәшемдә стресс тудырса, мин шул эштән баш тартырга әзерме? Тормыш иптәшем нәрсә әйтер иде?»

  •   Алдан планлаштырып, бергә вакыт үткәрегез. Изге Язмаларда: «Һәр эшнең үз вакыты бар»,— дип әйтелә (Вәгазьче 3:1). Эшегез күп булганда, тормыш иптәшегез белән вакыт үткәрергә планлаштыру аеруча мөһим.

     «Эшләребез бик күп булганда, без бергә тыныч кына вакыт үткәрергә планлаштырабыз. Бу хәтта бергә ашап алу я бергә ярга чыгып алу булырга мөмкин» (Дебора).

     Үзегездән сорагыз: «Мин бар игътибарымны тормыш иптәшемә генә бирер өчен вакытны планлаштыраммы? Тормыш иптәшем нәрсә әйтер иде?»

  •   Гаджетларыгызны сүндерегез. «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Филипиялеләргә 1:10). Сез, үзегезгә эштән шалтыратмасыннар өчен, вакыт-вакыт телефоныгызны сүндерә аласызмы?

     «Мин эш сәгатьләрендә генә эшләргә тырышам. Аннары мин телефонымны тавышсыз режимга куям» (Джереми).

     Үзегездән сорагыз: «Мин начальнигыма я клиентыма теләсә кайсы вакытта җавап бирергә тиешмен дип саныйммы? Тормыш иптәшем нәрсә әйтер иде?»

  •   Чыгармалар ясагыз. Изге Язмаларда: «Юл бирүчән булуыгыз һәркемгә билгеле булсын»,— дип әйтелә (Филипиялеләргә 4:5, искәрмә). Шунысын танырга кирәк: кайвакыт безгә гаиләбез белән үткәрергә тиешле вакытта эшләргә туры килә. Мәсәлән, бәлки, тормыш иптәшегезнең эш төре аның һәрвакыт элемтәдә булуын таләп итәдер. Тормыш иптәшегезгә акылсыз таләпләр куймагыз.

     «Иремнең үз кечкенә бизнесы бар, һәм еш кына эштән соң аңа гадәттән тыш хәлләрне чишәргә туры килә. Кайвакыт бу мине ачуландыра, ләкин без барыбер бергә җитәрлек вакыт үткәрәбез, шуңа күрә бу зур проблема түгел» (Беверли).

     Үзегездән сорагыз: «Мин тормыш иптәшемнең никадәр күп эше бар икәнен аңлыйммы һәм мин аңа карата чиктән тыш таләпчән түгелме? Тормыш иптәшем нәрсә әйтер иде?»

 Карап чыгар өчен сораулар

Беренчедән, һәрберегез аерым киләсе сораулар турында уйланыгыз. Ә аннары җавапларыгызны бергәләп карап чыгыгыз.

  • Тормыш иптәшеңнең өйдә эш сорауларын хәл итүеңә зарланганы бармы? Булса, син аның белән ризамы?

  • Эшкә дөрес караш саклау турында әйткәндә, синеңчә, син кайсы яклардан яхшыра алыр идең?

  • Синең кайчан да булса, тормыш иптәшең үз эшен «эштә» калдырмый, дип уйлаганың бармы? Булса, нинди очракларны син искә төшерә аласың?

  • Эшкә дөрес караш саклау турында әйткәндә, син тормыш иптәшеңнең нинди үзгәрешләр ясавын теләр идең?