Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

САБАК 2

Ничек басынкы булырга?

Ничек басынкы булырга?

БАСЫНКЫЛЫК НӘРСӘ УЛ?

Басынкы кешеләр ихтирамлы була. Алар башкалар алдында үзләрен һавалы тотмый һәм үзләренә аерым игътибар да көтми. Басынкылыкка өйрәнгән кеше башкалар турында эчкерсез кызыксына һәм алардан өйрәнергә әзер.

Кайчак басынкылык көчсезлек дип санала, ләкин бу алай түгел. Чынлыкта исә басынкылык көчле кешегә хас, һәм ул аңа үз хаталарын күрергә һәм үз чикләрен танырга булыша.

НИ ӨЧЕН БАСЫНКЫЛЫК МӨҺИМ?

  • Басынкылык башкалар белән мөнәсәбәтләр булдырырга булыша. «Гомумән басынкы кешеләр ансатрак дуслар булдыра ала»,— дип әйтелә бер китапта. Андый кешеләр «башка кешеләр белән җиңелрәк уртак тел таба» дип өстәлә анда («The Narcissism Epidemic»).

  • Басынкылык балагызга киләчәктә булышыр. Басынкылыкка өйрәнү балагызга хәзер һәм соңрак, олы тормышында, мәсәлән эш эзләгәндә, ярдәм итәр. «Үзе турында югары фикердә булган, үз кимчелекләре турында белмәгән яшь кеше эшкә алу әңгәмәсендә яхшы тәэсир калдырмас,— дип яза психолог Ленард Сакс.— Ләкин эшкә алучы өчен нәрсә мөһим икәнен эчкерсез белергә теләгән яшь кеше, мөгаен, эшкә урнашыр» *.

БАСЫНКЫЛЫККА НИЧЕК ӨЙРӘТЕРГӘ?

Балагызга үзенә дөрес караш булдырырга ярдәм итегез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Берәрсе, һичкем булмый торып, үзен әллә кемгә санап йөрсә, ул үз-үзен алдый» (Гәләтиялеләргә 6:3).

  • Тормышка ашмаслык күрсәтмәләр әйтеп тормагыз. «Бөтен хыялларың тормышка аша ала» һәм «Кем булырга теләсәң, шул була аласың» дигән күрсәтмәләр дәртләндергеч булып яңгырарга мөмкин, ләкин тормышта алар еш кына чынга ашмый. Балаларыгызның ирешә алырлык максатлары булса һәм аларга ирешер өчен зур тырышлыклар куйса, алар, мөгаен, уңышлырак булыр.

  • Конкрет эшләре өчен мактагыз. Балага «син шундый яхшы» дип әйтү аны басынкы булырга дәртләндермәс. Аларны билгеле бер эшләре өчен мактагыз.

  • Балагызның социаль челтәрләр куллануын чикләгез. Кешеләр социаль челтәрләрдә еш кына үзләрен мактарга, үз казанышлары турында сөйләргә ярата, ә бу басынкылыкның капма-каршысы.

  • Балагызны тиз гафу үтенергә өйрәтегез. Балагызга үз гаебен күрергә һәм танырга булышыгыз.

Рәхмәт хисе үстерергә ярдәм итегез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Рәхмәтле булыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:15).

  • Аллаһының эшләре өчен рәхмәтле булсын. Бала табигать өчен рәхмәтле булырга һәм яшәвебез аңа бәйле булуын аңларга тиеш. Безгә сулау өчен һава, эчәр өчен су һәм ашар өчен ризык кирәк. Шундый фикерләрне кулланып, аңарда табигать могҗизалары өчен рәхмәт хисе һәм Аллаһыга карата курку-хөрмәт үстерегез.

  • Кешеләр өчен рәхмәтле булсын. Балагызга һәр кеше үзеннән теге я бу яктан өстен икәнен аңлатыгыз. Аңа башкаларның талантлары һәм сәләтләреннән көнләшмәскә, ә алардан өйрәнеп булганын аңларга ярдәм итегез.

  • Рәхмәт белдерсен. Балагызны сүзләрдә генә түгел, ә чын йөрәктән рәхмәт дип әйтергә өйрәтегез. Рәхмәтле рух басынкы булып калырга ярдәм итә.

Балаларыгызны башкаларга ярдәм итү мөһим икәненә өйрәтегез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез. Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:3, 4).

  • Балагыз өйдәге эшләрдә булышсын. Балагызны өй эшләреннән азат итсәгез, сез аңа: «Андый түбән эш синең өчен түгел»,— дип әйткәндәй буласыз. Өйдәге эшләр беренче, ә уеннар икенче чиратта булсын. Аңа өй эшләрен эшләү башкаларга нинди файда китерә икәнен һәм башкаларның аңа моның өчен рәхмәтле булачакларын һәм аны хөрмәт итәчәкләрен аңлатыгыз.

  • Башкаларга ярдәм итү яхшы икәнен әйтеп торыгыз. Бу балаларга җитлеккән булып китәргә ярдәм итәчәк. Шуңа күрә балагызга ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне билгеләргә булышыгыз. Аның белән ул аларга ничек ярдәм итә ала икәне турында сөйләшегез. Балагыз башкаларга ярдәм иткәндә, аны мактагыз һәм аңа булышыгыз.

^ 8 абз. «Ата-ананың уңышсызлыгы» дигән китаптан алынган («The Collapse of Parenting»).