Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | БАЛАЛАРНЫ ТӘРБИЯЛӘҮ

Балаларны басынкылыкка өйрәтү

Балаларны басынкылыкка өйрәтү

АВЫРЛЫК

  • Улыгыз үзен тупас тота, ә аңа нибары ун яшь кенә бит!

  • Ул башкалар үзенә аерым мөнәсәбәт күрсәтер дип көтә.

«Аның белән нәрсә булды соң? — дип гаҗәпләнәсез сез.— Мин бит аның үзен башкалардан яхшырак дип уйлавын түгел, ә үзен бәхетле итеп сизүен телим!»

Баланы, аның үз-үзен бәяләвенә зыян китермичә, басынкылыкка өйрәтеп буламы?

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Соңгы дистә елда ата-аналарны үз балаларының теләкләрен канәгатьләндерергә, мактарлык бер нәрсә эшләмәсәләр дә, аларны күп итеп мактарга, аларны төзәтүдән һәм җәза бирүдән тыелырга дәртләндергәннәр. Бала, үзен дөнья кендеге итеп хис итсә, үз-үзен дөрес бәяләп үсәр дип санаганнар. Ләкин нәтиҗәдә нәрсә килеп чыккан? Бер китапта болай диелә: «Үз-үзеңә хөрмәт үстерү ысуллары сабыр, шатлыклы балалар үстерергә ярдәм итәр урынына, үз-үзләрен яратучы балалар гаскәре барлыкка китергән» («Generation Me»).

Мактау сүзләрен генә ишетеп тәрбияләнгән күп кенә балалар өмет өзелүгә, тәнкыйтькә һәм уңышсызлыкка әзер булмыйча үсә. Үз теләкләрен генә канәгатьләндерергә өйрәнгәнгә, аларга, үскәч, дәвамлы мөнәсәбәтләр үстерү авыр. Нәтиҗәдә, күпләр борчылудан һәм депрессиядән интегә.

Балалар үз-үзләрен чын-чынлап хөрмәт итеп үссен өчен, аерым мөнәсәбәткә лаеклы икәннәрен әйтеп тору түгел, ә үзләренә чын уңышларга ирешү мөһим. Бу үзеңә ышанудан күбрәкне таләп итә. Аларга берәр нинди осталыкларга һәрьяклап өйрәнергә, аларны кулланырга һәм яхшыртырга кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 22:29). Алар шулай ук башкаларның ихтыяҗларын кайгыртырга өйрәнергә тиеш (1 Көринтлеләргә 10:24). Моның барысы өчен басынкылык кирәк.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Чын-чынлап лаеклы булсалар, мактагыз. Кызыгыз мәктәптә яхшы билге алса, аны мактагыз. Ә начар билге алса, шунда ук укытучыны гаепләргә тотынмагыз. Алай кызыгызны басынкылыкка өйрәтә алмассыз. Аңа икенче тапкыр ничек яхшырак билге алырга икәнен аңларга ярдәм итегез. Аны чын уңышлары өчен мактагыз.

Кирәк булса, төзәтегез. Бу балагызны һәр хата өчен тәнкыйтьләргә кирәк дигән сүз түгел (Көләсәйлеләргә 3:21). Әмма җитди хаталары өчен төзәтегез. Шуны ук начар омтылышлар турында да әйтеп була. Юкса алар тирәнрәк төпләнергә мөмкин.

Әйтик, улыгыз мактанырга ярата, ди. Аны төзәтмәсәгез, ул үз-үзеннән бик канәгать булып китәргә һәм башкаларны үзеннән биздерә башларга мөмкин. Шуңа күрә балагызга мактану үзен ямьсезләтә һәм үзенә кыенлыклар тудыра ала икәнен аңлатыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 27:2). Шулай ук аңа шуны аңлатып бирегез: үзенә дөрес карашта торган кеше үз сәләтләре турында башкаларга сөйләп йөрүгә мохтаҗ түгел. Моны ярату белән эшләсәгез, аны, абруен төшермичә, басынкылыкка өйрәтәчәксез. (Изге Язмалардагы принцип: Маттай 23:12.)

Балагызны тормыш авырлыкларына әзерләгез. Баланың һәр теләген үтәү аны үз-үзенә чиктән тыш ышанучан итәргә мөмкин. Шуңа күрә, мәсәлән, балагыз алырга мөмкинлегегез булмаган нәрсәне сораса, аңа ни өчен бюджет кысаларында яшәргә кирәк икәнен аңлатыгыз. Берәр күңел ачу я отпусктан баш тартырга туры килсә, өмет өзелү тормышның өлеше икәнен аңлатыгыз һәм, бәлки, сез бу күңелсезлекләрне үзегез ничек кичереп чыгасыз икәнен сөйләп бирерсез. Балагызны һәр авырлыктан яклар урынына аны тормышта булачак кыенлыкларга әзерләгез. (Изге Язмалардагы принцип: Гыйбрәтле сүзләр 29:21.)

Бирергә дәртләндерегез. Балагызга «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» икәнен исбатлап торыгыз (Рәсүлләр 20:35). Ничек итеп? Кибеткә барып кайту, берәр җиргә алып бару я төзекләндерү эшләренә мохтаҗ кешеләр исемлеген бала белән бергә төзегез. Аннары балагызны аларның кайберләренә ярдәм итәр өчен үзегез белән алып барыгыз. Башкаларның ихтыяҗларын кайгыртканда үзегез кичергән шатлыкны һәм канәгатьлекне балагыз күрсен. Шулай итеп, сез балагызны иң яхшы юл — үрнәгегез — белән өйрәтәчәксез. (Изге Язмалардагы принцип: Лүк 6:38.)