Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

САБАК 3

Ничек нык булырга?

Ничек нык булырга?

НЫКЛЫК НӘРСӘ УЛ?

Нык кеше күңелсез хәлләрдән һәм авырлыклардан соң җиңел аякка баса. Андый сәләт тәҗрибә аша үсә. Бала, егылмыйча тәпи йөрергә өйрәнә алмаган кебек, вакыт-вакыт уңышсызлыкларга очрамыйча тормышта уңышлы булырга өйрәнә алмый.

НИ ӨЧЕН НЫКЛЫК МӨҺИМ?

Ныклык балагызга тормыш авырлыкларын ышаныч белән кичереп чыгарга булышачак. Кайбер балалар уңышсызлыкка, бәлагә очраганда я киңәш бирелгәндә, күңелсезләнә. Башкалар исә бирешә. Әмма аларга мондый нәрсәләрне аңларга кирәк:

НЫКЛЫККА НИЧЕК ӨЙРӘТЕРГӘ?

Балагыз уңышсызлыкка очраганда.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр» (Гыйбрәтле сүзләр 24:16).

Балагызга кыенлыкларны дөрес бәяләргә ярдәм итегез. Мәсәлән ул, мәктәптә контроль эшен эшли алмаса, нәрсә эшләр? Ул: «Мин бернәрсә эшли алмыйм!» — дип, бирешергә мөмкин.

Балагызны ныклыкка өйрәтер өчен, аңа хәлне яхшырту планы төзергә ярдәм итегез. Шулай итеп ул проблеманың корбаны булып китмәячәк, ә аны контрольда тотачак.

Әмма балагыз өчен проблеманы хәл итәргә тырышмагыз. Аңа хәл итү юлын үзенә табарга ярдәм итегез. Аңардан: «Бу дәресне яхшырак аңлар өчен, син нәрсә эшли аласың?» — дип сорап була.

Бәла килгәндә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Сез бит иртәгә үзегез белән нәрсә буласын да белмисез» (Ягъкуб 4:14).

Тормышта нәрсә буласын алдан әйтеп булмый. Бүген бай булган кеше иртәгә ярлы булып китәргә, ә сәламәт булган кеше чирләп китәргә мөмкин. Изге Язмаларда болай диелә: «Һәрвакытта да йөгерештә — җитезләр, ә сугышта көчлеләр җиңми... чөнки аларның һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» (Вәгазьче 9:11).

Ата-ана буларак, сез балагызны куркынычтан яклар өчен, булдыра алганны эшлисез. Әмма чынбарлыкта балагызны тормыштагы бар бәлаләрдән яклап калу мөмкин түгел.

Әлбәттә, балагыз әле яшьтер, һәм ул эш югалту я акча ягыннан кыенлыкларның нәрсә икәнен белмидер. Шулай да сез аңа башка бәлаләрне, мәсәлән дусты белән араларының бозылуын я гаилә әгъзасының үлемен, кичереп чыгарга ярдәм итә аласыз *.

Балагызга киңәш бирелгәндә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Киңәшкә колак сал... һәм киләчәктә син зирәк булырсың» (Гыйбрәтле сүзләр 19:20).

Киңәшнең максаты рәнҗетү түгел, киңәш — берәр эш я карашны үзгәртергә кирәк икәне турында күрсәтмә.

Балагыз төзәтүне кабул итәргә өйрәнсә, сез дә, балагыз да күп кайгылардан сакланырсыз. «Балаларны һәрвакыт хаталарының нәтиҗәләреннән коткарып торсак,— дип әйтә Джон исемле әти кеше,— алар беркайчан да авырлыкларын хәл итәргә өйрәнмәячәк, ә бер-бер артлы проблемаларга эләгеп торачак. Сез исә гомер буе балалар артыннан алар кабызган янгыннарны сүндереп йөрерсез. Бу ата-ананың да һәм баланың да тормышын аяныч итәчәк».

Балагызга киңәшләрдән файда алырга сез ничек ярдәм итә аласыз? Балагызга мәктәптә я башка берәр җирдә киңәш бирелгәндә, бу төзәтү гаделсез дип әйтергә ашыкмагыз. Ә болай дип сорагыз:

  • «Синеңчә, ни өчен сиңа бу киңәш бирелде?»

  • «Син ничек яхшыра аласың?»

  • «Икенче тапкыр киңәш бирелгәндә, син нәрсә эшләрсең?»

Онытмагыз, киңәшләр балагызга хәзер генә түгел, ә олы тормышында да ярдәм итәчәк.

^ 20 абз. «Күзәтү манарасы» 2008 ел, октябрь — декабрь санындагы «Кайгырган балага ничек булышырга?» дигән мәкаләне карагыз.