Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ

Иман

Иман

Кайберәүләр үзләрен дини кешеләр дип атаса да, «иман» дигән сүзнең мәгънәсен аңламый. Иман нәрсә ул, һәм ни өчен ул мөһим?

Иман нәрсә ул?

КЕШЕЛӘР НИНДИ КАРАШТА ТОРА?

Күпләрнең уйлавынча, иманы булган кеше теге я бу тәгълиматны бернинди дәлилсез кабул итә. Әйтик, берәр дини кеше: «Мин Аллаһыга ышанам»,— ди. Андый кешедән: «Ни өчен син ышанасың?» — дип сорасаң, ул болай дип җавап бирергә мөмкин: «Мине шулай тәрбияләп үстерделәр» я «Мине һәрвакыт шуңа өйрәттеләр». Андый очракларда иман һәм тиз ышанучанлык арасында әллә ни зур аерма юк кебек тоела.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Иман ул — өметләрнең тормышка ашачагына төпле ышаныч, күзгә күренмәгәннәрнең барлыгына ачык дәлил» (Еврейләргә 11:1). Кешенең ышанычы төпле булсын өчен, ул нык нигезле булырга тиеш. «Төпле ышаныч» дип тәрҗемә ителгән сүз төп нөсхә тексты язылган телдә эчке хистән я хыяллы уй-фикерләрдән күбрәкне аңлата. Шулай итеп, иман дәлилләргә нигезләнгән инанганлыкны үз эченә ала.

«Аның [Аллаһының] күзгә күренмәс сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы, дөнья яратылганнан бирле ачык күренеп тора, чөнки аларны ул булдырган нәрсәләр аша белеп була» (Римлыларга 1:20).

Ни өчен иман мөһим?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Иман итмичә Аллаһы хуплавын алып булмый, чөнки аңа якынлашучы һәркем аның барлыгына һәм аның үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирүенә ышанырга тиеш» (Еврейләргә 11:6).

Алдарак әйтелгәнчә, күп кенә кешеләр Аллаһыга ышана, чөнки аларны шулай өйрәттеләр. «Мине шулай тәрбияләп үстерделәр»,— дип әйтергә мөмкин алар. Әмма Аллаһы үзенә гыйбадәт кылган кешеләрнең аның барлыгына һәм мәхәббәтенә чын-чынлап инанган булуларын тели. Менә ни өчен Изге Язмаларда Аллаһыны ихластан эзләүнең мөһимлегенә басым ясала. Шулай итеп без аны чыннан да белә алырбыз.

«Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8).

Иманны ничек үстерергә?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Иман ишеткән сүздән килә»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Римлыларга 10:17). Шуңа күрә Аллаһыга иманны үстерер өчен беренче адым — Изге Язмаларда аның турында чынында нәрсә әйтелгәнен «ишетү» (2 Тимутигә 3:16). Изге Язмаларны өйрәнү сезгә мондый мөһим сорауларга төпле җавап табарга булышыр: Аллаһы кем ул? Аның барлыгына нинди дәлилләр бар? Аллаһы минем турында кайгыртамы? Аллаһының киләчәккә карата нияте нинди?

Тирә-ягыбыздагы бар нәрсә Аллаһының барлыгына дәлил булып тора

Йәһвә Шаһитләре сезгә Изге Язмаларны өйрәнергә булышырга шат булыр. Рәсми сайтыбызда әйтелгәнчә, «Йәһвә Шаһитләренә башкалар белән Изге Язмаларны өйрәнү ошый, әмма без беркайчан да, беркемне дә Йәһвә Шаһите булырга мәҗбүр итмибез. Киресенчә, без Изге Язмаларда әйтелгәнне хөрмәт күрсәтеп сөйлибез һәм һәр кешенең нәрсәгә ышанырга, нәрсәгә ышанмаска икәнен сайларга хакы барлыгын таныйбыз».

Изге Язмаларны укыганда анда язылганның никадәр дөрес булуын үзегез бәяләгез. Бу да иманыгыз өчен нигез булып торыр. Шулай итеп сез беренче гасырда яшәгән Изге Язмаларны өйрәнүчеләрдән үрнәк алырсыз. «Алар сүзне бик ашкынып кабул итте, һәм, ишеткән сүзләрнең дөреслеген белер өчен, Язмаларны һәр көн җентекләп тикшерде» (Рәсүлләр 17:11).

«Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3).