Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ризыкка аллергия һәм азыкны үзләштермәү. Аермасы нинди?

Ризыкка аллергия һәм азыкны үзләштермәү. Аермасы нинди?

«Ризыкны кабуым гына булды, үземне начар хис итә башладым. Тамагым кымырҗый башлады, һәм телем кабарды. Башым әйләнә башлады, сулышым авырайды. Кулларыма һәм муеныма кычыткан бизгәге чыкты. Мин паникага бирелмәскә тырыштым, әмма хастаханәгә барырга кирәклеген һәм моны кичектермичә эшләргә кирәк икәнен белә идем!» (Эмили)

КҮПЧЕЛЕК кешегә ризык ашау рәхәтлек китерә. Әмма кайберәүләр билгеле бер ризыкка «дошманга» караган кебек карарга мәҗбүр. Югарыда искә алынган Эмили кебек, алар ризыкка аллергиядән интегә. Эмили кичергән җитди аллергик реакция анафилаксия дип атала, һәм ул бик куркыныч. Бәхеткә каршы, күп очракларда ризыкка аллергия алай ук җитди булмый.

Соңгы елларда ризыкка аллергия һәм азыкны үзләштермәү турында сүз еш чыга. Шулай да, кайбер тикшерүләр буенча, үзләрендә ризыкка аллергия бар дип уйлаган кешеләрнең азларына гына андый диагнозны табиб куйган.

Ризыкка аллергия нәрсә ул?

Медицина буенча бер журналда китерелгән Дженнифер Шнайдер-Чейфен җитәкчелеге астындагы галимнәр төркеменең отчетында әйтелгәнчә, «ризыкка аллергия гомум кабул ителгән төшенчә түгел» («The Journal of the American Medical Association»). Шулай да, күпчелек экспертларның уйлавынча, аллергик реакцияләрне башлыча иммун система китереп чыгара.

Билгеле бер ризыкка аллергик реакция, гадәттә, шул ризыктагы берәр аксымга каршы җавап булып тора. Иммун система бу аксымны ялгыш кына куркыныч дип таный. Билгеле бер аксым тәнгә эләккәндә, иммун система танып беленгән шул «яулаучыны» нейтральләштерү өчен IgE (Е иммуноглобуллины) дигән антитәнчекләрне барлыкка китерә. Ризык аллергены кабат йотылганда, элек барлыкка килгән шул антитәнчекләр химик матдәләрнең, шул исәптән, гистаминның бүленеп чыгуына китерә.

Гадәти шартларда гистамин иммун системада уңай роль уйный. Әмма әлегә билгесез сәбәпләр аркасында Е иммуноглобуллины дигән антитәнчекләрнең барлыгы һәм аннан соңгы гистаминның бүленеп чыгуы ризыктагы билгеле бер аксымга артык сизгер кешеләрдә аллергик реакция тудыра.

Менә ни өчен кеше берәр яңа ризык ашаганда бер нинди реакция сизмәскә дә мөмкин, әмма шул ук ризыкны икенче тапкыр ашаганда аллергик реакция кичерә.

Азыкны үзләштермәү нәрсә ул?

Билгеле бер ризыкны үзләштерә алмаучанлык, аллергия кебек, ризыкка тискәре реакция булырга мөмкин. Әмма аллергиядән (иммун система үзе китереп чыгарган реакциядән) аермалы буларак, билгеле бер азыкны үзләштермәү — ашкайнату системасының реакциясе, шуңа күрә бу очракта антитәнчекләрнең катнашы юк. Асылда, ферментларның җитмәве я ризыктагы авыр эшкәртелә торган химик матдәләр аркасында кешенең азыкны ашкайнату белән авырлыклары туа. Мәсәлән, кешенең ашкайнату трактында сөттә булган шикәрне эшкәртә торган фермент җитешмәсә, аның лактозаны үзләштермәве була.

Ризыкны беренче тапкыр йоту белән аны үзләштермәү сизелергә мөмкин, чөнки бу очрак антитәнчекләрнең барлыкка килүе белән бәйле түгел. Еш кына ашалган ризыкның күләме төп фактор булып тора: билгеле бер ризыкның аз күләме реакция тудырмаска да мөмкин, зур күләме исә авырлыклар тудыра ала. Ризыкка көчле аллергия булганда исә ризыкның бик кечкенә күләме гомерне куркыныч астына куя торган реакция китереп чыгарырга мөмкин.

Симптомнар

Ризыкка аллергия булган кешедә кымырҗү; кычыткан бизгәге; тамакның, күзләрнең я телнең кабаруы; күңел болгану; косу я диарея күзәтелә ала. Иң авыр очракта кан басымының түбән төшүе, баш әйләнү, хәлсезлек һәм хәтта йөрәкнең тибүдән туктавы була ала. Анафилаксия реакциясе тиз көчәя барырга һәм үлемгә китерергә мөмкин.

Теләсә кайсы ризыктан аллергия була ала. Әмма, гадәттә, көчле аллергияне берничә ризык кына китереп чыгара. Бу — сөт, йомырка, балык, кысласыманнар, җир чикләвеге, соя, чикләвекләр, бодай. Кешенең төрле яшендә аллергия башланырга мөмкин. Тикшерүләр күрсәткәнчә, геннар мөһим роль уйный: атасының я анасының, я икесенең дә аллергия булса, баланың да аллергия булуы бик ихтимал. Үсә баргач, балаларның еш кына аллергияләре бетә.

Азыкны үзләштермәү симптомнары көчле аллергия реакцияләренә караганда, гадәттә, куркынычсызрак була. Азыкны үзләштермәү аркасында ашказан авырту, эч күбү, газ җыелу, спазмалар, баш авырту, тимгел, арыганлык яисә хәлсезлек тою була ала. Үзләштермәү төрле азык белән, мәсәлән, сөт азыклары, бодай, глютен, алкоголь һәм чүпрә белән бәйле була. Болар аркасында азыкны үзләштермәү ешрак күзәтелә.

Диагностика һәм дәвалау

Үзегездә ризыкка аллергия я азыкны үзләштермәү бар дип уйласагыз, сез, бәлки, махсус белемле специалистка барып, тикшерү үтәргә булырсыз. Үз-үзеңә диагноз кую һәм билгеле бер азыктан баш тарту кайчак куркыныч була, чөнки шулай итеп сез ялгыш кына организмны кирәкле матдәләрдән мәхрүм итә аласыз.

Аллергия китереп чыгаручы азыктан бөтенләй баш тартудан тыш көчле аллергиядән гомум кабул ителгән дәвалау ысулы юк *. Икенче яктан, ризыкка аллергия я азыкны үзләштермәү көчле булмаса, сез, бәлки, билгеле бер ризыкның никадәр еш һәм никадәр күп ашаганыгызга игътибар итүне инде файдалы дип табарсыз. Әмма кайчак үзләштермәүдән интегүчеләргә, авыруның җитдилегенә карап, шик тудыра торган ризыктан бөтенләй я, ким дигәндә, күпмедер вакытка тыелырга туры килә.

Ризыкка аллергиядән я азыкны үзләштермәүдән интексәгез, шуны белү сезне юатыр: күп кенә андый кеше үз хәленә җайлашкан һәм башка төрле-төрле туклыклы һәм тәмле ризык ашап шатлана.

^ 19 абз. Еш кына көчле аллергиядән интегүчеләргә үзләре белән инъекция өчен адреналин (эпинефрин) йөртергә киңәш ителә. Көтелмәгән хәл була калса, ул аны үзенә-үзе җибәрә ала. Аллергия булган балаларга килгәндә, кайбер табиблар, укытучылары я караучылары аларның хәлләре турында белсен өчен, берәр билге, мәсәлән, беләзек я документ йөртергә тәкъдим итә.