Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман? Изге Язмалар — ышанычлы җитәкчелек чыганагы

Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман? Изге Язмалар — ышанычлы җитәкчелек чыганагы

Әхлакый сорауларда үз карашыбызга я башкаларның фикеренә генә нигезләнеп карарлар кабул итсәк, ачы нәтиҗәләр уруыбыз бар. Изге Язмалар моның сәбәбен аңлата. Бу китап шулай ук бәхетле тормыш алып барырга булышучы ышанычлы җитәкчелек тә бирә.

ИҢ ЯХШЫ ҖИТӘКЧЕЛЕК

Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә a Аллаһының нияте буенча, кешеләр, карарлар кабул иткәндә, үз-үзләренә таянмаска, ә аңардан җитәкчелек эзләргә тиеш булган (Ирмия 10:23). Аллаһы безгә җитәкчелекне Изге Язмалар аша бирә. Ул, кешеләрне яратканга, аларны ялгышуларыннан һәм ачы җимешләр уруларыннан якларга тели (Канун 5:29; 1 Яхъя 4:8). Йәһвә Барлыкка Китерүчебез булганга, зирәклеккә ия һәм безнең өчен нәрсә иң яхшы икәнен төгәл белә (Зәбур 100:3; 104:24). Шулай да Йәһвә безне аның нормалары буенча яшәргә мәҗбүр итми.

Йәһвә Аллаһы беренче кешеләргә — Адәм белән Хаувага — бәхетле булыр өчен бар кирәклесен биргән (Яратылыш 1:28, 29; 2:8, 15). Ул шулай ук, нәрсә дөрес, ә нәрсә дөрес түгел икәнен аңлатып, аларга гади күрсәтмәләр биргән. Йәһвә, Адәм белән Хаува бу күрсәтмәләрне үтәр дип көтсә дә, аларны тыңлаучан булырга мәҗбүр итмәгән (Яратылыш 2:9, 16, 17). Кызганычка каршы, Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаска һәм үзләренчә яшәргә карар иткән (Яратылыш 3:6). Бу нәрсәгә китергән? Кешеләр, нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен үзләре хәл итеп, бәхетле булып киткәнме? Юк. Кешелек тарихыннан күренгәнчә, Аллаһы нормаларын санга сукмау кешеләргә тынычлык һәм бәхет китермәгән (Вәгазьче 8:9).

Изге Язмалардагы киңәшләр чыгышлары төрле булган кешеләргә акыллы карарлар кабул итәргә булыша. (2 Тимутигә 3:16, 17;  «Бар кешеләр өчен китап» дигән рамканы карагыз.)

Изге Язмаларны чыннан да Аллаһы Сүзе дип атап була (2 Тисалуникәлеләргә 2:13). Ни өчен? Моның турында белер өчен, jw.org. сайтында «Изге Язмаларның Авторы кем?» дигән видеороликны карагыз.

 

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН АЛЛАҺЫНЫҢ ФИКЕРЕН БЕЛЕП БУЛА

Изге Язмаларда Йәһвәнең кешелек белән ничек мөгамәлә иткәне төгәл итеп сурәтләнгән. Аны укып, без Аллаһы карашыннан нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен, нәрсә файдалы, ә нәрсә зыянлы икәнен белә алабыз (Зәбур 19:7, 11). Изге Язмаларда искерми торган принциплар язылган. Алар безгә көн дә акыллы карарлар кабул итәргә булыша.

Мисал итеп Гыйбрәтле сүзләр 13:20 дә язылган киңәшне карап чыгыйк: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр, ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер». Бу принцип, борынгы вакытта кебек, бүгенге көндә дә кулланырлык. Изге Язмаларда андый гамәли, файдалы принциплар бик күп. ( «Изге Язмалардагы искерми торган киңәшләр» дигән рамканы карагыз.)

Сез, бәлки: «Изге Язмалардагы киңәшләр бүген дә кулланырлыкмы соң?» — дип сорарсыздыр. Киләсе мәкаләдә тормыштан алынган кайбер мисаллар карала.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).