Зәбур 100:1—5

Рәхмәт җыры. 100  Бөтен җир, Йәһвәгә тантана белән аваз сал.+  Йәһвәгә шатлык белән хезмәт ит.+ Сөенеп аваз салып, аның хозурына кил.  Йәһвәнең Аллаһы булуын танып бел.+ Безне ул яраткан, без — аныкы.*+ Без аның халкы һәм аның көтүлегендәге сарыклары.+  Аның капкаларына — рәхмәт белән,+Ишегалларына мактау белән кер.+ Аңа рәхмәтләр белдер, аның исемен макта.+  Чөнки Йәһвә игелекле;+Аның тугры мәхәббәте мәңгелек,Тугрылыгы — буыннан-буынга.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Безне ул яраткан, ә без үзебезне түгел».

Искәрмәләр

Медиаматериал