Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы нинди ул?

Аллаһы нинди ул?

Берәр кемнең сыйфатларын яхшырак белгән саен, без аның белән якынрак танышабыз, һәм шулай итеп дуслыгыбыз үсәргә мөмкин. Шул рәвешчә, Йәһвәнең сыйфатларын яхшырак белгән саен, без аның нинди икәнен яхшырак аңлый башлыйбыз, һәм шулай итеп дуслыгыбыз үсәргә мөмкин. Аллаһының барлык искиткеч сыйфатларыннан дүртесе иң күренекле: аның көче, зирәклеге, гаделлеге һәм мәхәббәте.

АЛЛАҺЫ КОДРӘТЛЕ

«И Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Менә! Син бөек кодрәтең... белән күкләрне һәм җирне барлыкка китердең» (ИРМИЯ 32:17).

Аллаһының көче иҗади эшләрендә күренә. Мәсәлән, якты җәйге көндә урамда басып торганда, сез нәрсә сизәсез? Кояшның җылысын. Әмма чынлыкта сез Йәһвәнең барлыкка китерү көченең нәтиҗәсен сизәсез. Кояшның җылылыгы никадәр куәтле? Аның үзәгендәге температура якынча 15 миллион градус дип санала. Кояш һәрбер секунд саен йөзләгән миллион атом-төш бомбаларының шартлавына тиң булган энергия барлыкка китерә.

Әмма безнең Кояшыбыз Галәмдәге бихисап триллион йолдызларның күпләре белән чагыштырганда кечкенә йолдыз. Галимнәр уйлаганча, иң зур йолдызларның берсе Калкан UYның диаметры Кояшныкыннан якынча 1 700 тапкыр зуррак. Калкан UY Кояш урынында булса, ул Җирне дә, Юпитерның орбитасын да каплар иде. Бу мәгълүмат, бәлки, Ирмиянең Йәһвә Аллаһы бөек кодрәте белән күкләрне һәм җирне, ягъни Галәмне, барлыкка китергән дигән сүзләрен тулырак аңларга ярдәм итәр.

Аллаһы көче безгә нинди файда китерә? Безнең тормышыбыз Аллаһының иҗади эшләренә, мәсәлән кояш һәм җирнең бар гаҗәеп байлыкларына, бәйле. Өстәвенә, Аллаһы үз көчен аерым кешеләргә файда китерер өчен куллана. Ничек итеп? Беренче гасырда Аллаһы Гайсәгә чын мәгънәдә могҗизалы эшләр башкарырга көч биргән. Изге Язмаларда болай диелә: «Сукырлар күрә башлый, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора» (Маттай 11:5). Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Изге Язмаларда әйтелә: «Ул арыган кешегә көч... бирә. Ә Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр» (Ишагыя 40:29, 31). Аллаһы безгә, без тормышыбыздагы авырлыкларны һәм сынауларны кичереп чыга алсын өчен, «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә ала (2 Көринтлеләргә 4:7). Үзенең чиксез кодрәтен безнең хакка шундый ярату белән кулланган Аллаһыга әллә якынлашасыгыз килми мени?

АЛЛАҺЫ ЗИРӘК

«И Йәһвә, кылган эшләрең шулкадәр күп! Син аларның барысын зирәклек белән яраткансың» (ЗӘБУР 104:24).

Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләр турында күбрәк белгән саен, аның зирәклеге безне күбрәк таң калдыра. Хәтта биомиметика дип аталган бер фән бар. Бу фән галимнәре Йәһвәнең иҗади эшләрен тикшереп, табигатьтән кайбер идеяләрне үзләре уйлап чыгарган нәрсәләрне яхшыртыр өчен үзләштерә. Андый нәрсәләргә гади каптырмадан алып самолетка кадәр керә.

Кеше күзе — чын могҗиза

Аллаһының зирәклеген иң яхшы итеп кеше тәне күрсәтә. Мәсәлән, баланың ана карынындагы үсешен карап чыгыйк. Үсеш процессы аталанган бер күкәй күзәнәктән башлана; ул күзәнәктә бөтен кирәкле генетик инструкцияләр бар. Башта бу күзәнәк күп кенә охшаш күзәнәкләргә бүленә. Ләкин билгеле бер вакытта күзәнәкләр йөзләгән төрле күзәнәкләргә, мәсәлән, кан, сөяк һәм нерв күзәнәкләренә, бүленә башлый. Тиздән органнар барлыкка килә һәм эшли башлый. Нибары тугыз ай эчендә бу бер күзәнәк миллиардлаган күзәнәктән торган кечкенә генә бала тәненә әверелә. Бу үсештә чагылган зирәклек күпләрне Изге Язмалар язучының мондый сүзләре белән ризалашырга этәрә: «Сине мактыйм мин, чөнки шундый гаҗәеп яратылуым тирән хөрмәт уята» (Зәбур 139:14).

Аллаһы зирәклеге безгә нинди файда китерә? Барлыкка Китерүче безгә бәхетле булыр өчен нәрсә кирәк икәнен белә. Гаять зур белемгә һәм аңлауга ия булганга, ул безгә үз Сүзе Изге Язмаларда акыллы киңәшләр бирә. Мәсәлән анда: «Бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез»,— диелә (Көләсәйлеләргә 3:13). Бу киңәш акыллымы? Әйе. Тикшеренүләр буенча, кичерүчән булу кешенең йокысын яхшырта һәм кан басымын түбәнәйтә ала. Кичерә белү шулай ук депрессиягә бирелү һәм башка авырулар белән чирләп китү куркынычын киметергә мөмкин. Аллаһы, зирәк, кайгыртучан дус кебек, безгә яхшы һәм файдалы киңәшләр бирүдән беркайчан да туктамаячак (2 Тимутигә 3:16, 17). Әллә шундый дустыгызның булуын теләмәс идегезме?

АЛЛАҺЫ ГАДЕЛ

«Йәһвә гаделлекне ярата» (ЗӘБУР 37:28).

Аллаһы һәрвакыт дөрес булганны эшли. Чыннан да, «Аллаһы өчен явызлык кылу, Чиксез Кодрәт Иясе өчен яманлык эшләү акылга сыймаслык хәл!» (Әюп 34:10) Аның хөкеме гадел. Мәдхия җырлаучы Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп: «Син халыкларны гадел хөкем итәрсең»,— дип әйткән (Зәбур 67:4). «Йәһвә йөрәкне күргәнгә», аны икейөзлелек белән алдап булмый, ул һәрвакыт хакыйкатьне аера белә һәм дөрес хөкем чыгара ала (1 Ишмуил 16:7). Моннан тыш, Аллаһы җирдәге һәр гаделсезлек һәм бозыклыктан хәбәрдар. Ул тиздән «явызлар җирдән юк ителәчәк» дип вәгъдә итә (Гыйбрәтле сүзләр 2:22).

Әмма Аллаһы җәза бирергә генә торган кырыс хөкемче түгел. Урынлы булганда, ул мәрхәмәт күрсәтә. Изге Язмаларда Йәһвә хәтта бозык кешеләргә карата да, алар эчкерсез тәүбә итсә, «шәфкатьле һәм кызганучан» диелә. Әллә бу чын гаделлек түгелме? (Зәбур 103:8; 2 Петер 3:9)

Аллаһы гаделлеге безгә нинди файда китерә? Рәсүл Петер болай дигән: «Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәсүлләр 10:34, 35). Аллаһы кешеләрне аермаганга, без аның гаделлегеннән файда алабыз. Раса, милләт, белем һәм җәмгыятьтәге дәрәҗәбезгә карамастан, без аңа яраклы булып, аңа гыйбадәт кыла алабыз.

Аллаһы кешеләрне аермый, һәм бу безгә раса я җәмгыятьтәге дәрәҗәбезгә карамастан файда китерә

Аллаһы үз гаделлеген аңлавыбызны һәм аннан файда алуыбызны теләгәнгә, ул безгә вөҗдан биргән. Язмалар вөҗданны йөрәкләребезгә язылган канун итеп сурәтли һәм ул тәртибебез яхшы я начармы икәне турында «шаһитлек бирә» дип әйтә (Римлыларга 2:15). Вөҗдан кайсы яктан файдалы? Дөрес өйрәтелгән булса, вөҗданыбыз безне зыянлы я гаделсез эшләр кылудан туктата ала. Ә хата эшләсәк, ул безне тәүбә итәргә һәм дөрес булмаган юлны калдырырга дәртләндерә ала. Әйе, Аллаһының гаделлек хисен аңлау безгә ярдәм итә һәм аңа җәлеп итә!

АЛЛАҺЫ — МӘХӘББӘТ УЛ

«Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 ЯХЪЯ 4:8).

Аллаһы көчле, зирәк һәм гадел, әмма Изге Язмаларда Йәһвә — көч, зирәклек я гаделлек ул диелми. Анда ул — мәхәббәт дип әйтелә. Ни өчен? Чөнки Йәһвә, көче булганга, эш итә ала; эшләрен гаделлек һәм зирәклеккә таянып башкара. Ә эш итәргә аны мәхәббәте дәртләндерә. Ул бар нәрсәне яратудан чыгып эшли.

Йәһвә бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаса да, мәхәббәте аны күктәге һәм җирдәге акылга ия затларны барлыкка китерергә дәртләндергән. Алар аның яратуыннан һәм кайгыртуыннан файда алып, шатлана алган. Ул чын күңелдән җирне кешеләр өчен иң яхшы йорт итеп әзерләгән. Һәм ул бар кешеләрне яратуын дәвам итә, «чөнки ул кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара һәм яңгырын тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра» (Маттай 5:45).

Өстәвенә, Йәһвә шәфкатьле һәм хисләрендә назлы (Ягъкуб 5:11). Ул назлы хисләрен үзен белер өчен һәм үзенә якынлашыр өчен эчкерсез адымнар ясаган кешеләргә күрсәтә. Аллаһы андый һәр кешене күрә. Әйе, «ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).

Аллаһы мәхәббәте безгә нинди файда китерә? Безне матур кояш баюы шатландыра. Баланың көлүе сокландыра. Без гаиләбез әгъзаларының яратуын кадерлибез. Болар, яшәр өчен мөһим нәрсәләр булмаса да, тормышыбызны иксез-чиксез баета.

Безгә шулай ук Аллаһы яратудан биргән тагын бер нәрсә — дога — файда китерә. Изге Язмалар безне өнди: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез». Яратучы ата кебек, ул, иң эчке борчылуларыбызны җиңәргә ярдәм итсен өчен, үзенә мөрәҗәгать итүебезне тели. Шунда Йәһвә, эчкерсез яратудан чыгып, «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгын» бирергә вәгъдә итә (Филипиялеләргә 4:6, 7).

Аллаһының төп сыйфатларын: көчен, зирәклеген, гаделлеген һәм мәхәббәтен кыскача гына карап чыгу сезгә Аллаһының нинди икәнен яхшырак аңларга ярдәм иттеме? Аллаһыны тагы да яхшырак белер өчен, әйдәгез, аның сезнең хакка нәрсә эшләгәнен һәм нәрсә башкарачагын карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫ НИНДИ УЛ? Йәһвә иң көчле, иң зирәк һәм иң гадел Шәхес. Ләкин аның үзенә иң җәлеп итүче сыйфаты — аның мәхәббәте