Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормыш иптәшегез порнография караса, сез нәрсә эшли аласыз?

Тормыш иптәшегез порнография караса, сез нәрсә эшли аласыз?
  • «Мин үземне түбәнсетелгән, ямьсез һәм булдыксыз итеп хис иттем».

  • «Әйтерсең лә, ирем миңа кат-кат хыянәт итте».

  • «Мин башкаларга бернәрсә дә сөйләмәдем, үз кайгымны эчемдә йөрттем».

  • «Йәһвә мине яратмый кебек тоела иде».

Бу сүзләрдән күренгәнчә, ир порнография караганда, бу аның хатынына зур газап китерә. Ә ире моны айлар һәм хәтта еллар буе эшләсә, хатынының ышанычын тәмам югалтырга мөмкин. Бер апа-кардәш үз хисләрен болай белдергән: «Мин иремнең кем булганын белмим икән? Ул миннән тагын нәрсә яшерә?»

Бу мәкалә ирләре порнография ятьмәсенә эләккән хатыннар өчен язылган a. Без шул апа-кардәшләрне юата, Йәһвәнең яратуына ышандыра һәм аларны рухи һәм эмоциональ яктан ныгыта алган Изге Язмалардагы принципларны карап китәрбез b.

ГАЕПСЕЗ ТОРМЫШ ИПТӘШЕ НӘРСӘ ЭШЛИ АЛА?

Әлбәттә, сез ирегезнең һәр адымын контрольдә тота алмыйсыз. Әмма күңел әрнүегезне киметер өчен һәм җан тынычлыгына ия булыр өчен, сез кайбер адымнар ясый аласыз. Әйдәгез, аларны карап китик.

Үз-үзегезне гаепләмәгез. Хатын иренең порнография каравында үзен гаепләргә мөмкин. Алиса c исемле апа-кардәш үз ирен хатын-кыз буларак бер дә кызыктырмый дип уйлаган. Ул болай ди: «Ни өчен иремә миңа түгел, ә башка хатын-кызларга карарга ошый?» Кайбер хатыннар хисләргә бирелгәннәре аркасында хәлне тагы да начарайта дип уйлый. Даниэ́лла исемле апа-кардәш болай ди: «Ачуга бирелгәнгә мин үземне үз никахын җимергән усал хатын итеп хис итә идем».

Сез дә охшаш хисләр кичерәсез икән, шуны онытмагыз: Йәһвә сезне ирегезнең эш-гамәлләре өчен җаваплы дип санамый. Ягъкуб 1:14 тә: «Һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала»,— дип әйтелгән (Рим. 14:12; Флп. 2:12). Йәһвә сезне гаепләми, киресенчә, ул сезне тугрылыгыгыз өчен кадерли (2 Елъ. 16:9).

Ир порнография караса, бу аның хатыны сөйкемле түгел я кимчелекле дигәнне аңлатмый. Белгечләрнең әйтүенчә, порнография караган кешенең комсыз нәфесләрен бернинди хатын-кыз да канәгатьләндерә алмый.

Артык нык борчылмагыз. Кэ́тринның сүзләре буенча, иренең порнография каравы аның башыннан чыкмаган. Ә Фра́нсес исемле апа-кардәш болай ди: «Мин иремнең кайда булганын белмәгәндә борчыла башлый идем. Үземә урын таба алмый идем». Кайбер апа-кардәшләр иренең проблемасы турында белгән кардәшләр арасында үзләрен уңайсыз хис итә. Башкалары аларның хисләрен беркем аңламый дип уйлаганга ялгызлыктан интегә.

Андый хисләр табигый. Моның турында көне-төне уйлап йөрсәгез, бу борчылуларыгызны арттырыр гына. Моның урынына игътибарыгызны Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезгә туплагыз. Бу сезнең көчегезне арттырыр (Зәб. 62:2; Эфес. 6:10).

Изге Язмаларда төрле авырлыклар кичергән, әмма Йәһвәгә дога кылып юаныч тапкан хатын-кызларның мисаллары бар. Йәһвә һәрчакта да аларның авырлыкларын алып куймаган. Әмма аларга күңел тынычлыгы биргән. Андый хатын-кызларның берсе — Ханна. Авырлыклары аркасында аның «җаны бик әрнегән». Әмма «озак вакыт Йәһвәгә дога кылганнан соң», хәле ничек үзгәрәчәген белмәсә дә, ул инде бүтән борчылмаган. Андый очраклар турында уку һәм уйлану сезгә җан тынычлыгы сакларга булышыр (1 Иш. 1:10, 12, 18; 2 Көр. 1:3, 4).

Иргә дә, хатынга да өлкәннәрнең ярдәме кирәк булырга мөмкин

Өлкәннәрдән ярдәм эзләгез. Алар сезнең өчен «җилдән яшеренер урын кебек, давыллы яңгырдан сыеныр урын кебек була» ала (Ишаг. 32:2). Бәлки өлкәннәр хисләрегезне уртаклашырга җиңел булган һәм сезне юата алган җитлеккән апа-кардәшнең ярдәмен тәкъдим итәр (Гыйб. сүз. 17:17).

ИРЕГЕЗГӘ БУЛЫШУ КУЛЫГЫЗДАН КИЛЕРМЕ?

Мөгаен, сез ирегезгә порнография кармагыннан ычкынырга булыша алырсыз. Изге Язмалардан күренгәнчә, көчле дошман я проблема белән көрәшкәндә, «икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак» (Вәг. 4:9—12). Тикшерүләр күрсәткәнчә, ир белән хатын бу начар гадәт белән кулга-кул тотынышып көрәшсә һәм никахтагы ышанычны торгызырга тырышса, алар еш кына уңышка ирешә.

Әлбәттә, күп нәрсә ирегездән тора. Ул бу начар гадәте белән көрәшергә телиме һәм моның өчен чаралар күрәме? Ул Йәһвәдән ялварып ярдәм сораганмы? Өлкәннәргә мөрәҗәгать иткәнме? (2 Көр. 4:7; Ягък. 5:14, 15) Ул яңадан бу вәсвәсәгә эләкмәс өчен адымнар күргәнме? Мәсәлән, электрон җайланмалар куллануда үзенә чикләр куямы? Тозак була алган ситуацияләрдән качарга тырышамы? (Гыйб. сүз. 27:12) Ул сезнең ярдәмегезне кабул итәме һәм сезнең белән тулысынча намуслымы? Әйе икән, сез, мөгаен, аңа ярдәм итә алырсыз.

Ничек итеп? Фели́сия һәм И́тан исемле бер ирле-хатынлы парның мисалын карап китик. Итан әле балачагында порнография карарга ияләшкән булган. Фелисия ире белән аның проблемасы турында ачык итеп аралаша. Итан болай ди: «Мин хатыным белән ачык һәм намуслы итеп моның турында сөйләшәм. Ул, ярату күрсәтеп, миңа чикләр куярга булыша һәм хәлләремне белешеп тора. Шулай ук ул миңа интернетны акыллы кулланырга ярдәм итә». Билгеле, Итанның порнографиягә тартылуы хатынын рәнҗетә. Фелисия болай ди: «Әмма мин шуны аңлыйм: минем ачулы һәм газаплы хисләрем аңа гадәте белән көрәшергә булышмаячак. Аның проблемалары турында фикер алышканнан соң, Итанга миңа эмоциональ яктан ярдәм күрсәтү җиңелрәк».

Андый аралашулар иргә генә түгел, ә хатынга да зур ярдәм булып тора. Ире үз кимчелекләре, көндәлек эшләре, кайда булганы турында сөйләсә, хатынына аңа ышану җиңелрәк, чөнки алар арасында серләр калмый.

Сез дә ирегезгә булыша алганыгызга ышанасызмы? Шулай булса, бу мәкаләне бергәләп укыгыз һәм аның нигезендә фикер алышып карагыз. Ирегезнең максаты — порнография карау гадәтеннән арыну һәм сезнең ышанычыгызны кайтару. Сез хисләрегезне белдергәндә, ирегезгә сезне ачуланыр урынына, бу хәлнең сезгә күпме авырту китергәнен аңларга тырышырга кирәк. Сезнең максатыгыз — ирегезгә терәк булу һәм ышанычыгызны яулап алырга мөмкинлек бирү. Сезгә бергәләп, кешеләрнең ни өчен порнография тозагына эләккәнен һәм бу проблеманы ничек җиңеп булганын карап чыгарга кирәк d.

Фикер алышуыгыз кызу булачак дип уйласагыз, икегез дә ышанган өлкәнне чакырыгыз. Ирегез хәтта бу проблемасыннан арынса да, сезгә, аңа үз ышанычыгызны кайтарыр өчен, вакыт кирәк булыр. Әмма бирешмәгез, мөнәсәбәтләрегезнең, хәтта бераз булса да, яхшы якка үзгәргәнен күрергә тырышыгыз. Сабыр булыгыз һәм никахыгыз киләчәктә яңадан бәхетле булачагына өметегезне югалтмагыз (Вәг. 7:8; 1 Көр. 13:4).

ИРЕГЕЗ ҮЗГӘРЕРГӘ ТЕЛӘМӘСӘ?

Ирегез кабат порнография караса, бу ул тәүбә итми я аның хәле өметсез дигәнне аңлатамы? Күп кенә очракларда юк. Аның гадәте бик көчле булса, бу көрәш бөтен гомергә сузылырга мөмкин. Хәтта берничә елдан соң ул бу хатаны кабатлый ала. Андый тозакка эләкмәс өчен, ул үзе өчен катгый чикләр куярга тиеш. Һәм бу проблемасыннан инде арынган дип уйласа да, бу чикләрне тотарга кирәк (Гыйб. сүз. 28:14; Мат. 5:29; 1 Көр. 10:12). Аңа шулай ук «яңача фикер йөртер өчен тырышлык» кую мөһим һәм порнография белән мастурбация кебек нәҗес эшләрне «нәфрәт итәргә» өйрәнергә кирәк (Эфес. 4:23; Зәб. 97:10; Рим. 12:9). Ирегез андый тырышлыклар куярга тәвәккәлме? Әйе икән, аның хәле бер дә өметсез түгел e.

Игътибарыгызны Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезгә туплагыз

Әгәр ирегез бу начар гадәте белән көрәшергә теләмәсә, нәрсә эшләргә? Әйе, кайвакыт сез күңел төшенкелегенә, ачу хисенә бирелерсез һәм үзегезне хыянәт корбаны итеп хис итәрсез. Күңел тынычлыгына ия булыр өчен, барысын Йәһвә кулына тапшырыгыз (1 Пет. 5:7). Изге Язмаларны уку, дога кылу һәм уйлану ярдәмендә Йәһвәгә якынлашыгыз. Шулай эшләсәгез, бер дә шикләнмәгез, Йәһвә дә сезгә якынлашыр. Ишагыя 57:15 тә Йәһвә, «басынкыларның» һәм «изелгәннәрнең» рухын күтәрер өчен, алар белән яши диелгән. Мәсихче сыйфатлар үстерергә тырышыгыз. Өлкәннәрдән ярдәм эзләгез. Шулай ук ирегезнең киләчәктә үзгәрешләр ясаячагына өметегезне югалтмагыз (Рим. 2:4; 2 Пет. 3:9).

a Бу мәкаләдә без ир порнография караган очракны карап китсәк тә, мондагы күп кенә киңәшләр хатын порнография караганда да ярдәм итә ала.

b Изге Язмалар буенча порнография карау аерылышыр өчен сәбәп була алмый (Мат. 19:9).

c Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

d Күбрәк мәгълүмат jw.org сайтында һәм басмаларыбызда табып була. Мәсәлән, jw.org сайтында «Порнография — никахның дошманы» дигән мәкаләне; «Күзәтү манарасы» 2014 ел, 1 апрель санында, 10—12 нче биттә «Вәсвәсәгә бирешмәгез!» дигән мәкаләне һәм «Күзәтү манарасы» 2013 ел, 1 август санында, 3—7 биттә «Порнография зыянсызмы я зыянлымы?» дигән мәкаләне карагыз.

e Порнография гадәтеннән арыну бик авыр булганга, кайбер ирле-хатынлы парлар, өлкәннәрнең рухи ярдәменнән тыш, профессиональ медик ярдәм алырга булганнар.