Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре киң таралган бәйрәмнәрне бәйрәм итми?

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре киң таралган бәйрәмнәрне бәйрәм итми?

 Йәһвә Шаһитләре Аллаһы нинди бәйрәмнәрне хуп күрә, ә ниндиләрен хуп күрми икәнен ничек билгели?

 Берәр бәйрәмне бәйрәм итү турында уйланганда, Йәһвә Шаһитләре башта Изге Язмалар ярдәмендә тикшерү үткәрә. Кайбер бәйрәмнәр Изге Язмалардагы принципларга каршы килә. Андый бәйрәмнәрне Йәһвә Шаһитләре уздырмый. Башка бәйрәмнәр турында әйткәндә, аларның һәрберсе үзе карар итә, ләкин шул ук вакыт «Аллаһы һәм кешеләр алдында саф вөҗдан сакларга тырыша» (Рәсүлләр 24:16).

 Берәр бәйрәмне уздыру турында уйланганда, Йәһвә Шаһитләре кайбер нәрсәләрне исәпкә ала a. Мәсәлән...

  •   Теге я бу бәйрәм мәҗүси тәгълиматка нигезләнгәнме?

     Изге Язмалардагы принцип: «Алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз,— ди Йәһвә,— нәҗес нәрсәгә кагылмагыз» (2 Көринтлеләргә 6:15—17).

     Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларга каршы килгән «нәҗес» тәгълиматлардан арынырга һәм аерылырга тели, шуңа күрә киң таралган бәйрәмнәрне бәйрәм итми. Сүз менә нинди бәйрәмнәр турында бара:

     Башка илаһларга ышанудан һәм аларга табынудан килгән бәйрәмнәр. Гайсә: «Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар»,— дип әйткән (Маттай 4:10). Аның сүзләрен истә тотып, Йәһвә Шаһитләре Раштуа, Пасха һәм Беренче май b көнен бәйрәм итми: бу бәйрәмнәр Йәһвәгә түгел, ә башка илаһларга табынырга этәрә. Шулай ук Йәһвә Шаһитләре мондый бәйрәмнәрдә катнашмый:

    •  Кванзаа. Бәйрәмнең исеме «суахили телендәге матунда я кванза сүзләреннән килә, бу сүзтезмә „беренче җимешләр“ дигәнне аңлата; димәк, бу бәйрәм үз башлангычын Африка тарихындагы беренче уңыш бәйрәмнәреннән алган» («Encyclopedia of Black Studies»). Кайберәүләр Кванзааны дини бәйрәм итеп санамасалар да, бер белешмәлектә аны Африкадагы бер фестиваль белән чагыштыралар, ул фестиваль вакытында беренче җимешләрне «рәхмәт йөзеннән илаһларга һәм ата-бабалар рухларына китерәләр». Шул ук белешмәлектә болай дип әйтелә: «Афро-Америкада уздырыла торган Кванзаа бәйрәмендә дә шундый ук рух хөкем сөрә: кешеләр ата-бабалардан килгән фатихалы тормыш өчен рәхмәтләрен белдерә» («Encyclopedia of African Religion»).

      Кванзаа

    •  Көз уртасы фестивале. Аны «ай алиһәсенең хөрмәтенә» уздыралар («Holidays, Festivals, and Celebrations of the World Dictionary»). Ул көнне «хатын-кызлар алиһә алдында тезләнеп идәнгә ята, кытайча бу гореф-гадәт коутоу дип атала» («Religions of the World—A Comprehensive Encyclopedia of Beliefs and Practices»).

    •  Нәүрүз. «Үз башлынгычын зороастризмнан ала, борынгы зороастризм календаренда изге көн дип санала» («United Nations Educational, Scientific and Cultural Organization»). «Британника энциклопедиясендә»: «Күп илләрдә яңа ел башы дип санала, 21 мартка туры килә»,— дип язылган. Башка бер энциклопедиядә: «Нәүрүз йолалары яңа елда мул, имин тормыш булсын өчен табигать көчләрен һәм әби-бабалар рухларын юмалау өчен үткәрелгән»,— дип әйтелә («Башкортостан. Краткая энциклопедия»).

    •  Яңа ел. «Уорлд бук» энциклопедиясендә бәйрәмнең башлангычы турында менә нәрсә әйтелә: «Рим хакиме Юлий Цезарь б. э. 46 елының 1 гыйнварында Яңа ел бәйрәмен гамәлгә керткән... Гыйнвар исеме икейөзле илаһ исеменнән килә, янус илаһының бер як йөзе алга карый, капма-каршы йөзе артка карый». «Большая российская энциклопедия» буенча, «борынгы Рим мифологиясендә икейөзле янус ишекләр, керү һәм чыгу, баш һәм ахыр илаһысы булган. Башлангыч хаостан килеп ул дөньяны барлыкка китергән. Барлык нәрсәнең башы булганга, аңа яңа елның башы һәм һәр айның беренче көне багышланган».

    •  Рәхмәт әйтү көне. Бәйрәмнең башлангычы Кванзааныкы кебек: икесе дә борынгы вакытта илаһлар хөрмәтенә уздырылган һәм уңыш бәйрәмнәреннән килгән. Күпмедер вакыт узганнан соң «бу борынгы гореф-гадәтләр христиан диненә күчкән» («A Great and Godly Adventure—The Pilgrims and the Myth of the First Thanksgiving»).

     Юк-барга һәм фортунага ышанудан килгән бәйрәмнәр. Изге Язмаларда «Уңыш илаһы өчен табын» җәючеләр «Йәһвәне ташлап китте» дип әйтелә (Ишагыя 65:11). Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре менә нинди бәйрәмнәрне уздырмый:

    •  Иван Купала. «Күп кеше фикеренчә, [Иван Купала] вакытында табигать үзенең тылсымлы сихри көчен кыю һәм уңышлы кешеләргә бүләк итә»,— дип әйтелә «Беларусьның А хәрефеннән Я хәрефенә кадәр» китабында. Мәҗүсиләрдән килгән бу бәйрәм иң башта җәйге кояш торгынлыгы көненә туры килә торган булган. Ләкин «Encyclopedia of Contemporary Russian Culture» буенча «христиан дине киң таралгач, ул көнне чиркәү бәйрәме [изге Яхъя Чумдыручы көне] иткәннәр».

    •  Ай календарендагы Яңа ел (Кытай яңа елы я Корей яңа елы). «Яңа елны гаиләдәгеләр, дуслар һәм туганнар бер-берсенә бәхет тели, алар илаһларга һәм рухларга хөрмәт күрсәтә һәм киләсе елның хәерлегә булуын тели» («Mooncakes and Hungry Ghosts—Festivals of China»). Корей яңа елында «ата-бабалар рухларына табыналар, явыз рухларны куып һәм Яңа елның хәерлегә булуын теләп төрле гореф-гадәтләрне үткәрәләр һәм Яңа елның нәрсә китерәчәген белер өчен күрәзәлек итәләр» («Encyclopedia of New Year’s Holidays Worldwide»).

      Кытай яңа елы

     Теге дөньяга ышанудан килгән бәйрәмнәр. Изге Язмаларда җанның үлемсез булмавы турында ачык әйтелә (Йәзәкил 18:4). Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре аста әйтеп кителгән, үлемсез җанга ышанудан килгән бәйрәмнәрне уздырмый.

    •  Рухлар көне (Үлеләр көне). Ул көнне, «Яңа католик энциклопедиясе» буенча, бар үлеләрне искә төшерәләр. «Урта гасырларда кешеләр менә нәрсәгә ышанганнар: теге дөньядагы рухлар үч алу максаты белән өрәк, убырлы карчык һәм гөберле бака рәвешендә җиргә килә».

    •  Кингминг (Чинг Минг) фестивале һәм Ачы өрәк фестивале. Бу фестивальләр ата-бабалар рухларының хөрмәтенә уздыралар. Чинг Минг вакытында, бер китапта әйтелгәнчә, «мәрхүмнең яраткан ризыгын, шәрабын һәм чәен аның каберенә корбан итеп китерәләр, шунда ук акчага охшаш кәгазьне куялар». Шуннан соң «үленең ачлыгын һәм сусавын басарга һәм аңа акча бирергә теләп» боларның барысын утта яндыралар. Бәйрәмне уздыручылар фикеренчә, «Ачы өрәк ае вакытында тулы ай күренгән төнне башка төннәрдән аермалы буларак үлеләр һәм тереләр арасында тыгыз мөнәсәбәтләр барлыкка килә, шуңа күрә үлеләрне юмалар өчен һәм ата-бабалар рухларына хөрмәт күрсәтер өчен чараларны алдан күрү мөһим» («Celebrating Life Customs Around the World—From Baby Showers to Funerals»).

    •  Чхусок. Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, бу фестиваль вакытында «рухларга ризык һәм шәраб китерәләр». Андый корбаннар «җанның тәннән башка да яши алган мәңгелек башлангыч булуына ышануга» нигезләгән («The Korean Tradition of Religion, Society, and Ethics»).

     Спиритизм белән бәйле бәйрәмнәр. Тәүратта болай дип язылган: «Синең араңда...күрәзәчелек итүче, сихерчелек кылучы, фал ачучы, башкаларга әфсен белән тәэсир итүче, рухлар чакыручыга я багучыга баручы я үлгәннәр белән сөйләшүче булмасын. Чөнки шулай эшләүче һәркем Йәһвә өчен җирәнгеч» (Канун 18:10—12). Спиритизм, шул исәптән астрология (күрәзәчелек итү формасы) белән шөгыльләнүдән ерак торыр өчен, Йәһвә Шаһитләре Хэллоуинны һәм биредәге бәйрәмнәрне уздырмыйлар:

    •  Сингал һәм Тамил яңа елы. «Ул вакытта үткәрелгән гореф-гадәтләр... үз эченә астрологларның фикере буенча уңыш китерәчәк эш-шөгыльләрне ала» («Encyclopedia of Sri Lanka»).

    •  Сонгкран. Азиядә үтә торган фестивальның исеме «„керү“ я „алмашыну“ дигән мәгънә йөрткән ...санскрит сүзеннән килә, [фестивальда] кояш зодиакның Хәмәл йолдызлыгына керүен бәйрәм итәләр» («Food, Feasts, and Faith—An Encyclopedia of Food Culture in World Religions»).

     Муса кануны буенча гыйбадәт кылу вакытында үткәрелгән, ләкин Гайсәнең үз гомерен корбан итүе белән гамәлдән чыгарылган бәйрәмнәр. Инҗилдә: «Мәсих Канунның ахыры булды»,— диелә (Римлыларга 10:4). Мәсихчеләр борынгы Исраил халкына бирелгән Муса канунындагы принциплардан һаман да файда күрә. Ләкин алар Мәсихнең килүен искә төшереп торган бәйрәмнәрне уздырмый, чөнки Мәсихне бүтән көтәсе юк инде. «Болар — киләчәкнең күләгәсе,— дип язылган Инҗилдә,— ә чынбарлык — Мәсихтә» (Көләсәйлеләргә 2:17). Гыйбадәт кылу белән бәйле бәйрәмнәр үз ролен үтәгәнгә һәм мәҗүсиләрнең кайбер гореф-гадәтләрен үзләштергәнгә, Йәһвә Шаһитләре андый бәйрәмнәрне уздырмый. Менә аларның кайберләре:

    •  Ханука. Бу бәйрәм Иерусалимдагы яһүдләр гыйбадәтханәсе Аллаһыга яңа баштан багышланганга үткәрелә. Шулай да, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «җирдәге түгел, ә кеше кулы белән салынмаган бөегрәк һәм камилрәк чатырда» Баш рухани булып кешеләр түгел, ә Гайсә Мәсих хезмәт итә (Еврейләргә 9:11). Мәсихчеләр ул чатырны Иерусалимдагы гыйбадәтханәнең алмашына килгән дип саный.

    •  Рош ха-Шана. Ул көнне яһүдләр ел башын бәйрәм итәләр. Борынгы заманнарда бу бәйрәм вакытында Аллаһы Тәгаләгә корбаннар китергәннәр (Саннар 29:1—6). Ләкин Гайсә Мәсих «корбан белән бүләкләр китерүне туктат[кан]», нәтиҗәдә, андый корбаннарны Аллаһы алдында яраксыз иткән (Даниял 9:26, 27).

  •   Теге я бу бәйрәм төрле дин кешеләрен үзара берләштермиме?

     Изге Язмалардагы принцип: «Иман итүче белән иман итмәүче арасында нинди уртаклык булсын? Аллаһы гыйбадәтханәсе белән потлар арасында нинди уртаклык булсын инде?» (2 Көринтлеләргә 6:15—17).

     Йәһвә Шаһитләре күршеләре белән тату яшәсәләр дә һәм һәр кешенең динне сайлау иреге барлыгын танысалар да, төрле дин кешеләрен үзара берләштергән бәйрәмнәрне уздырмый. Сүз менә нинди бәйрәмнәр турында бара:

     Берәр кешегә я берәр вакыйгага багышланган һәм төрле дин кешеләрен үзара берләштергән дини бәйрәмнәр. Борынгы вакытта Аллаһы Тәгалә үзенең халкын яңа җирдә урнаштырганнан соң төрле илаһларга табынган җирле халыкларны күздә тотып: «Алар белән һәм аларның илаһлары белән килешү төземәгез. [...] ...Аларның илаһларына хезмәт итсәгез, бу сезнең өчен, һичшиксез, тозак булачак»,— дигән (Чыгыш 23:32, 33). Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре аста әйтеп кителгән бәйрәмнәрне уздырмый.

    •  Лойкратхонг. Таиланда үтә торган бу фестиваль вакытында «кешеләр туфрактан савыт ясап, аны шәмнәр һәм хуш исле таякчыклар белән бизиләр һәм савытларны суга җибәрәләр. Көймәләр бар начарлыкны алып китә дип санала. Чынында бу көнне Будда аягының изге эзенә табыналар» («Encyclopedia of Buddhism»).

    •  Тәүбә көне. Папуа Яңа Гвинеядәге «Нейшнл» газетасында телгә алынган бер дәүләт хезмәткәренең сүзләре буенча шул бәйрәмдә катнашучылар «мәсихчеләр диненең төп хакыйкатьләре буенча бер фикердә тора». Ул әйтмешли, бу көн «илдә мәсихче принципларны таратуда» булыша.

    •  Весак. «Буддизмның иң изге көнендә Будданың туган көнен, аң-белемен һәм үлемен искә алалар, ягъни Нирванага җитүен бәйрәм итәләр» («Holidays, Festivals, and Celebrations of the World Dictionary»).

      Весак

     Изге Язмаларга каршы килүче дини йолаларга нигезләнгән бәйрәмнәр. Гайсә пәйгамбәр дин җитәкчеләренә: «Сез үз йолагыз хакына Аллаһы сүзенең кадерен төшерәсез»,— дигән. Шулай ук аның сүзләре буенча «аларның гыйбадәт кылулары юкка гына» булган, чөнки «алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәт[кән]» (Маттай 15:6, 9). Теге дин җитәкчеләреннән аермалы буларак, Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең сүзләренә колак сала һәм дини йолаларны үткәрми.

    •  Эпифани (Өч патшаның көне, Тимкат я Лос Рейес Магос). Бу көнне йолдызчыларның Гайсә янына килүен я Гайсә пәйгамбәрнең суга чумдырылуын искә алалар. «Мәҗүсиләрнең яз бәйрәмнәрен христинлаштырганнар, ул көнне елгаларга һәм су ташкыннарына табынганнар» («The Christmas Encyclopedia»). Тимкат бәйрәме «йолаларга тирән тамырланган» («Encyclopedia of Society and Culture in the Ancient World»).

    •  Мәрьям исемле гыйффәтле кызның күккә күтәрелүен искә алу көне. Гайсәнең анасының физик тәнендә күккә күтәрелүенә иман итүчеләр ул көнне бәйрәм итәләр. «Беренче мәсихчеләр,— диелә бер белешмәлектә,— Мәрьямнең күккә күтәрелүенә ышанмый иде, Изге Язмаларда да шуны раслаучы дәлилләр юк» («Religion and Society—Encyclopedia of Fundamentalism»).

    •  Гыйффәтле кызның бала тудыруын бәйрәм итү көне. «Изге Язмаларда [Мәрьямнең] гыйффәтле кыз булып бала тудыруы бәйрәм итеп саналмый. [...] [Чиркәү] үзе бу бәйрәмне тәгълимат итте» («Яңа католик энциклопедиясе»).

    •  Бөек пост. «Яңа католик энциклопедиясе» буенча, тәүбә итү һәм ураза тоту вакытын «дүртенче гасырда» — Изге Язмалар язылып беткәннән соң 200 дән артык ел узгач кына гамәлгә керткәннәр. Бөек постның беренче көне турында шул ук энциклопедиядә менә нәрсә язылган: «Көл чәршәмбесендә, ягъни Тәүбә көнендә тугрыларның башларына көл сибәләр. Шул йоланы Беневенто шәһәрендәге синод 1091 елны гамәлгә керткәннән бирле үтиләр».

    •  Мескел (я Маскал). Эфиопиядә үткәрелә, ул көнне «чын тәренең (шул тәрегә Мәсихне бөркеткәннәр) табылуына шатланалар: учаклар яндыралар һәм алар янында бииләр» («Encyclopedia of Society and Culture in the Medieval World»; җәяләр аларныкы). Ләкин Йәһвә Шаһитләре гыйбадәт кылуларында тәрене кулланмый.

  •   Теге я бу бәйрәм берәр кешегә, берәр оешмага я берәр милли символга артык игътибар җәлеп итмиме?

     Изге Язмалардагы принцип: «Йәһвә болай ди: „Адәм улына таянган, Адәм көченә өметләнгән һәм йөрәге Йәһвәдән читләшә барган кешегә ләгънәт төшсен“» (Ирмия 17:5).

     Үз имандашларын кадерләсәләр дә һәм алар өчен дога кылсалар да, Йәһвә Шаһитләре аста әйтеп кителгән бәйрәмнәрне уздырмый:

     Берәр хаким я башка берәр атаклы кешенең хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмнәр. «Үз файдагыз өчен кешегә бүтән таянмагыз,— дип әйтелә Изге Язмаларда.— Ул бит үзенең борын тишекләрендәге сулыш кына. Ни файда бар соң аңардан?» (Ишагыя 2:22). Шул сәбәпле Йәһвә Шаһитләре кайбер бәйрәмнәрне, мәсәлән, президентның туган көнен үткәрми.

     Милли байракка багышланган бәйрәмнәр. Йәһвә Шаһитләре Байрак көнен уздырмый, чөнки Инҗилдә «потлардан сакла[нырга]» кушыла (1 Яхъя 5:21). Кайберәүләр байракны пот, ягъни табыну өчен ясалган әйбер дип санамый, әмма Карлтон Хайес исемле тарихчының сүзләре буенча «милләтчелекнең төп символы һәм табыну өчен төп әйбере нәкъ байрак булып тора».

     Изгеләрнең хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмнәр. Аллаһыдан куркып яшәүче бер кеше рәсүл Петер алдында тезләнеп сәҗдә кылгач, Петер, Инҗилдә язылганча: «„Тор, мин дә кеше генә бит“,— диеп, аны торгыз[ган]» (Рәсүлләр 10:25, 26). Петер һәм башка рәсүлләр үзләренә аерым хөрмәт күрсәтелүен теләмәгән, Йәһвә Шаһитләре дә изге дип саналган кешеләрнең хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмнәрне уздырмый. Менә аларның кайберләре:

    •  Изгеләр көне. «Барлык изгеләр хөрмәтенә үткәрәләр [...] Бу бәйрәмнең кайдан килгәне билгесез» («Яңа католик энциклопедиясе»).

    •  Гваделупадагы Мәрьямгә багышланган бәйрәм. «Мексикадагы химаяче» хөрмәтенә үткәрәләр. Кайберәүләрнең фикеренчә, шушы химаяче — Гайсәнең анасы Мәрьям. Аны бер кеше алдында 1531 елны пәйда булган дип саныйлар («The Greenwood Encyclopedia of Latino Literature»).

      Гваделупадагы Мәрьямгә багышланган бәйрәм

    •  Исем бәйрәме. «Балага суга чумдырылу вакытында берәр изге кешенең исемен кушалар, Исем көнендә изгене искә төшерәләр»,— дип әйтелә бер китапта. Ул көнне кешеләр «төрле дини йолаларны үти» («Celebrating Life Customs Around the World—From Baby Showers to Funerals»).

     Сәяси хәрәкәтләр һәм иҗтимагый берләшмәләр бәйрәмнәре. Зәбур китабында: «Йәһвәдән сыеныч эзләү кешеләргә таянудан яхшырак»,— диелә (Зәбур 118:8, 9). Йәһвә Шаһитләре Яшьләр көнен һәм Хатын-кызлар көнен бәйрәм итми, чөнки кешеләрнең дөньяви мәсьәләләрне чишә алуларына ышанмый. Шулай ук алар Азатлык көнен бәйрәм итми һәм моңа охшаш башка бәйрәмнәрне уздырмый. Алар Аллаһы Патшалыгының милләтчелекне һәм тигезсезлекне бетерәчәгенә ышана, шуңа күрә Аллаһыга таяна (Римлыларга 2:11; 8:21).

  •   Теге я бу бәйрәм бер халыкны башка халыктан өстен куймыймы?

     Изге Язмалардагы принцип: «Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәсүлләр 10:34, 35).

     Йәһвә Шаһитләренең күбесе үз туган җирләрен яратса да, халыкларны я этник төркемнәрне башкалардан өстен куючы бәйрәмнәрне уздырмый. Аста нинди бәйрәмнәр турында сүз барганы әйтелә.

     Армиягә багышланган бәйрәмнәр. Сугышны яклар урынына, Гайсә үз шәкертләренә «дошманнар[ны] яраты[рга] һәм эзәрлекләүчеләр... турында дога кылып яшәргә» кушкан (Маттай 5:44). Шунлыктан Йәһвә Шаһитләре гаскәриләр хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмнәрне уздырмый. Менә аларның кайберләре:

    •  АНЗАК көне. «АНЗАК кыскартмасы Австралия һәм Яңа Зеландиядәге армия корпусы дигән сүзтезмәдән килә». Тора-бара «АНЗАК көнен сугышта вафат булган солдатлар хөрмәтенә уздыра башлаганнар» («Historical Dictionary of Australia»).

    •  Ветераннар көне (Хәтер көне я Хәтер якшәмбе көне). «Ветераннарның һәм сугыш вакытында вафат булган солдатларның хөрмәтенә уздыралар» («Британника энциклопедиясе»).

     Берәр халкының тарихына я бәйсезлегенә багышланган бәйрәмнәр. Гайсә Мәсих үз шәкертләре турында: «Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел»,— дип әйткән (Яхъя 17:16). Берәр халыкның тарихын теләп өйрәнсәләр дә, Йәһвә Шаһитләре биредәге бәйрәмнәрдә катнашмый:

    •  Австралия көне. Бер белешмәлек буенча, «1788 елны ул көнне инглиз солдатлары Австралиягә килеп, үз байрагын күтәргәннәр һәм шул илне яңа колония иткәннәр» («Worldmark Encyclopedia of Cultures and Daily Life»).

    •  Гай Фокс көне. «1605 елны Гай Фоксның һәм башка католикларның патша Яков I сен һәм [Англия] парламентын шартлатырга ниятләре тормышка ашмаган, шуннан бирле бу көнне бәйрәм итеп уздыра башладылар» («Инглиз фольклоры сүзлеге»).

    •  Бәйсезлек көне. Кайбер җирләрдә халык «үз илләренең берәр илдән бәйсез булу хәлен елына бер тапкыр бәйрәм итә» («Merriam-Webster’s Unabridged Dictionary»).

  •   Теге я бу бәйрәм вакытында кешеләр азгынлыкка төшмиме һәм җенси әхлаксызлык кылмыймы?

     Изге Язмалардагы принцип: «Үткәндә сез бу дөнья кешеләре кебек азгынлыкка, тыелгысыз тән теләкләренә, эчкечелеккә бирелеп, котырынкы һәм тыелгысыз эчү мәҗлесләрендә катнашып, җирәнгеч потларга табынып яшәдегез. Бүтән алай эшләмәгез» (1 Петер 4:3).

     Йәһвә Шаһитләре шушы принципны истә тоталар, шунлыктан котырынкы һәм тыелгысыз эчүгә этәрә торган бәйрәмнәрне уздырмый. Йәһвә Шаһитләре дуслар белән вакыт үткәрергә ярата, андый җыеннарда алар исерткеч эчемлекләрне эчсә, чамасын белеп эчә. Алар Изге Язмалардагы: «Ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез»,— дигән киңәш буенча эш итә (1 Көринтлеләргә 10:31).

     Йәһвә Шаһитләре килешсез тәртипкә тартучы бәйрәмнәрне дә уздырмый. Ник дисәгез, андый тәртип Изге Язмаларда хөкем ителә. Шундый бәйрәмнәр арасында — пурим бәйрәме. Пуримны б. э. к. V гасырда яһүдләр азат булганнан соң бәйрәм итә башлаганнар, шулай да безнең заманда «ул Марди Гра (Карнавал) бәйрәменең яһүдләр версиясе дип юкка гына саналмый»,— дип әйтелә бер китапта. Типтерергә яратучылар ул көнне «ир-ат булып та хатын-кызларның киемнәрен кияләр, берәр юләрлек эшләргә котырыналар, тыелгысыз эчәләр һәм шау-шу күтәрәләр» («Essential Judaism»).

 Теге я бу бәйрәмне кире кагучы Йәһвә Шаһитләре үз туганнарын яратамы?

 Әйе, ярата. Изге Язмалар безгә туганнарны диннәренә карамастан яратырга һәм хөрмәт итәргә куша (1 Петер 3:1, 2, 7). Берәр Йәһвә Шаһите бәйрәмнәрне уздырмый башлагач, аның туганнары аның «хыянәтен» йөрәккә якын алып ачуланырга һәм рәнҗергә мөмкин. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләренең күбесе үз туганнарын яратуда ышандырырга тырыша, алар бәйрәмнәрне кире кагуларын аңлата һәм туганнары янына башка берәр көнне килеп китә.

 Теге я бу бәйрәм турында әйткәндә, Йәһвә Шаһитләре үз карашларын башкаларга тагамы?

 Юк, такмый. Алар һәр кешенең ихтыяр иреге бар дип ышана (Йошуа 24:15). Йәһвә Шаһитләре «һәркайсы кешегә [дине нинди генә булмасын] ихтирамлы була» (1 Петер 2:17).

a Мәкаләдә Йәһвә Шаһитләре бәйрәм итми торган бәйрәмнәрнең исемлеге һәм кулланырлык барлык Изге Язмалардагы принциплар китерелми.

b Бүген Беренче май көнен халыкара Хезмәт көне итеп беләләр. Ләкин бу бәйрәм чынында борынгы Римнан килгән. Беренче май көне турында күбрәк белергә теләсәгез, «Уяныгыз!» (рус) 2005 ел, 22 апрель, 12—14 нче биттәге «Первое мая. Что этот день означает для вас?» дигән мәкаләне укыгыз.