Төп мәгълуматка күчү

Кем ул антихрист?

Кем ул антихрист?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Антихрист — бу берәр аерым кеше, кешеләр төркеме яки оешма гына түгел. Изге Язмаларда «күп кенә Мәсих дошманнары бар» диелә (1 Яхъя 2:18). «Антихрист» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «Мәсихкә каршы (Мәсих урынына)» дигәнне аңлата һәм мондый кешеләргә кагыла:

 Изге Язмаларда «антихрист» дигән сүз аерым шәхесләрне генә түгел, ә кешеләр төркемен дә аңлата ала (2 Яхъя 7). Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, беренче тапкыр антихрист рәсүлләр заманында барлыкка килгән һәм бүген дә бар (1 Яхъя 4:3).

«Мәсих дошманнары» яки антихристлар нәрсә белән аерылып тора?

  •   Алар Гайсә турында ялган тәгълиматларны тарата (Маттай 24:9, 11). Мәсәлән, Троица тәгълиматына яисә Гайсә — Чиксез Кодрәтле Аллаһы дип өйрәтеп, алар Гайсәнең «Атам миннән бөегрәк» дигән сүзләренә каршы чыга (Яхъя 14:28).

  •   Антихристлар Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында өйрәткәнне кире кага. Мәсәлән, кайбер дини җитәкчеләр Мәсих үз хакимлеген кешелек хөкүмәте аша күрсәтә дип әйтә. Ләкин, бу Гайсәнең «минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел» дигән сүзләренә каршы килә (Яхъя 18:36).

  •   Алар Гайсәне үз Хуҗалары дип атый, әмма аның әмерләрен, шул исәптән Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү әмерен үтәмиләр (Маттай 28:19, 20; Лүк 6:46; Рәсүлләр 10:42).