Төп мәгълуматка күчү

Аллаһы Троицамы?

Аллаһы Троицамы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Күп кенә христиан диннәрендә Аллаһы Троица дип өйрәтәләр. Әмма бер энциклопедиядә болай дип әйтелә: «Инҗилдә Троица дигән сүз дә, аның турында ачык тәгълимат та юк. [...] Бу тәгълимат әкрен генә гасырлар буе формалаша барган һәм күп бәхәсләр тудырган».

 Чыннан да, Изге Язмаларда әйтелгән Аллаһы беркайчан да Троица өлеше итеп күрсәтелми. Изге Язмаларның өзекләренә игътибар итегез:

 «Тыңла, Исраил: безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә» (Канун 6:4).

 «Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнен, бөтен җир өстеннән син генә Аллаһы Тәгалә икәнен белсен» (Мәдхия 83:18; «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3).

 «Аллаһы бер» (Гәләтиялеләргә 3:20).

 Ни өчен христиан диннәренең күпчелегендә Аллаһы Троица дип өйрәтәләр?