Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Вәгазьче 3:11: «Ул барысын да үз вакытында һәм күркәм итеп булдырган»

Вәгазьче 3:11: «Ул барысын да үз вакытында һәм күркәм итеп булдырган»

 «Ул барысын да үз вакытында һәм күркәм итеп булдырган. Хәтта кешеләрнең күңеленә мәңгелек салган. Шулай да алар Аллаһының эшләрен башыннан алып ахырына кадәр һичкайчан аңлап бетерә алмаячак» (Вәгазьче 3:11, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Аллаһы һәр нәрсәне үз вакытында күркәм итеп яраткан, аларны бәндәләренең күңеленә мәңгегә сеңдергән; әмма кеше Аллаһы кылган эшне башыннан алып ахырынача аңлап бетерә алмый» (Вәгазьче 3:11, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Вәгазьче 3:11 нең мәгънәсе

 «Ул барысын да үз вакытында һәм күркәм итеп булдырган». «Күркәм» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе берәр нәрсәнең матур булуын гына күрсәтми, бу еврей сүзе күбрәкне аңлата. Аны шулай ук «яхшы оештырылган; тиешле; ярашлы» дип тәрҗемә итеп була (Вәгазьче 3:11, искәрмә). Аллаһының күркәм эшләре санына аның барлыкка китергән нәрсәләре генә түгел, ә шулай ук үз ихтыярын үтәр өчен башкарган бар эшләре дә керә (Даниял 2:21; 2 Петер 3:8; Ачылыш 4:11).

 «Хәтта кешеләрнең күңеленә мәңгелек салган». Аллаһы кешеләрне мәңге яшәр өчен яраткан (Зәбур 37:29). Ул аларга мәңге яшәү теләге дә биргән дип әйтү акыллы булыр. Ләкин, беренче пар — Адәм белән Хаува — Аллаһыга буйсынмаган һәм үзләрен дә, үз токымнарын да, үлемгә дучар иткән (Яратылыш 3:17—19; Римлыларга 5:12). Шулай да Аллаһы «һәр тере җанның теләген канәгатьләндерергә», шул исәптән мәңге яшәү теләген дә канәгатьләндерергә, вәгъдә биргән (Зәбур 145:16). Йәһвә кешеләргә ничек мәңге яшәү өметенә ия булырга икәнен әйтә. Моның турында Изге Язмаларда аңлатыла (Римлыларга 6:23).

 «Алар Аллаһының эшләрен башыннан алып ахырына кадәр һичкайчан аңлап бетерә алмаячак». Аллаһының зирәклеге шулкадәр бөек һәм бай ки, Изге Язмаларда хәтта «төшенә алмаслык» дип әйтелә (Римлыларга 11:33). Ләкин Аллаһы үз ниятләрен үзен шатландырырга теләүче хезмәтчеләренә ачарга тели (Амус 3:7).

Вәгазьче 3:11 нең контексты

 Вәгазьче китабын борынгы Исраил патшасы Сөләйман язган булган. Аңа зирәклекне Аллаһы үзе биргән. Бу китапта тормышта чыннан да нәрсә мөһим икәне һәм нәрсә буш икәне күрсәтелә (Вәгазьче 1:2, 3; 2:1, 17; 7:1; 12:1, 13). Өченче бүлектә Сөләйман кеше тормышы өчен гадәти булган нәрсәләр турында яза. Монда кайбер эш-гамәлләр искә алына (Вәгазьче 3:1—8, 10). Аллаһы кешеләргә сайлау иреге биргән: алар үзләре нинди эштә һәм кайчан катнашырга икәнен сайлый (Канун 30:19, 20; Йошуа 24:15). Сөләйман шуңа басым ясый: эштән рәхәтлек табу — Аллаһы бүләге. Ләкин кеше аны Аллаһы ихтыяры буенча эш итсә генә ала. Кеше шуны да аңларга тиеш: Аллаһының эш итәр өчен үз вакыты бар (Вәгазьче 3:1, 12, 13).

 Вәгазьче китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.