Ни өчен кешеләр үлә?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Күп кенә кешеләр, аеруча берәр якын кешесен югалтса, бу сорауны бирә. Изге Язмаларда: «Үлем тудыручы чаккыч — гөнаһ»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:56).
Ни өчен һәр кеше гөнаһлы һәм һәр кеше үлем кичерә?
Беренче ике кеше — Адәм белән Хаува — Аллаһыга каршы гөнаһ кылганнар һәм, нәтиҗәдә, үз тормышларын югалткан (Яратылыш 3:17—19). Аллаһыга каршы фетнә күтәрү аларга үлемнән башка бернәрсә дә китерә алмаган, чөнки Аллаһы — «тормыш чишмәсе» (Мәдхия 36:9; Яратылыш 2:17).
Гөнаһ Адәмнән бар кешеләргә күчкән. Изге Язмаларда: «Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12). Һәр кеше үлем кичерә, чөнки һәр кеше гөнаһлы (Римлыларга 3:23).
Үлем ничек юк ителәчәк?
Аллаһы «үлемне мәңгегә юк итәргә» вәгъдә итә (Ишагыйя 25:8). Үлемне юк итәр өчен ул башта аның чыганагын — гөнаһны юк итәргә тиеш. Аллаһы моны Гайсә Мәсих аша башкарачак. Гайсә — «дөньяның гөнаһын юк итүче» (Яхъя 1:29; 1 Яхъя 1:7).