Төп мәгълуматка күчү

Реинкарнация тәгълиматы Изге Язмаларда бармы?

Реинкарнация тәгълиматы Изге Язмаларда бармы?

Изге Язмалардагы җавап

 Юк. Изге Язмаларда «Реинкарнация» сүзе дә, кеше кабат туып башка җан иясе булып килә дигән фикер дә юк. Реинкарнация тәгълиматының нигезе — үлемсез җан тәгълиматы a. Әмма Изге Язмаларда җан кеше үзе дип әйтелә, җан үлә (Яратылыш 2:7, искәрмә; Йәзәкил 18:4). Үлгәч кеше юк була (Яратылыш 3:19; Вәгазьче 9:5, 6).

Реинкарнация һәм үледән терелү арасында нинди аерма бар?

 Изге Язмаларда үледән терелү булачак дип әйтелә, бу тәгълиматның нигезе үлемсез җан тәгълиматы түгел. Үледән терелү — Аллаһының көче ярдәмендә җирдә яңадан яши башлау (Маттай 22:23, 29; Рәсүлләр 24:15). Үледән терелү «яңа җирдә» мәңге яшәргә өмет бирә, бу өмет нигезле (2 Петер 3:13; Ачылыш 21:3, 4).

Реинкарнация һәм Изге Язмалар турында хаталы фикер йөртү

 Хаталы фикер: Изге Язмаларда Ильяс пәйгамбәр икенче тапкыр туып, имеш, Чумдыручы Яхъя булып килә дип әйтелә.

 Чынбарлык: Аллаһы: «Яныгызга Ильяс пәйгамбәрне җибәрәм»,— дип вәгъдә иткән, ә Гайсә бу сүзләрнең Чумдыручы Яхъяда үтәлгәнен әйткән (Малахи 4:5, 6; Маттай 11:13, 14). Шулай да бу Ильясның икенче тапкыр туып Чумдыручы Яхъя булып килгәнен аңлатмый. Яхъя үзе Ильяс түгеллеген әйткән (Яхъя 1:21). Яхъя, Ильяс үрнәге буенча эш итеп, халыкка Аллаһының хәбәрен игълан иткән һәм тәүбә итәргә кирәклеген аңлаткан (1 Патшалар 18:36, 37; Маттай 3:1). Шулай ук Яхъя «Ильясның рухы һәм кодрәте белән» йөргән (Лүк 1:13—17).

 Хаталы фикер: Изге Язмаларда «яңадан туу» дип әйтелгәндә күздә реинкарнация тотыла.

 Чынбарлык: Изге Язмаларда яңадан туу турында әйтелгәндә, кешенең ул әле исән булганда рухи тууы турында сүз бара (Яхъя 1:12, 13). Андый рухи туу — кылган гамәлләренең ачы җимешләрен уру нәтиҗәсе түгел, ә Аллаһы фатихасы. Рухи туу кешегә киләчәккә бер дә кабатланмас өмет бирә (Яхъя 3:3; 1 Петер 1:3, 4).

a Үлемсез җан һәм реинкарнация тәгълиматлары үз башлангычын борынгы Бабылдан ала. Күпмедер вакыт узгач, һинд фәлсәфәсендә карма тәгълиматы барлыкка килә. Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, карма — «сәбәп-нәтиҗә законы һәм шул закон буенча, кешенең беренче тапкыр туганнан соң кылган гамәлләре икенче тапкыр туганда эз калдыра» («Britannica Encyclopedia of World Religions», 913 нче бит).