Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен дога кылырга кирәк? Аллаһы миңа җавап бирерме?

Ни өчен дога кылырга кирәк? Аллаһы миңа җавап бирерме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Әйе, җавап бирәчәк. Изге Язмалардан һәм тормыштан алынган мисаллардан Аллаһы догаларга җавап бирә икәнен күрәбез. Аллаһы «Үзеннән куркучыларның теләкләрен тормышка ашырыр, ачы тавышларын ишетеп, аларны коткарыр» дип әйтелә Изге Язмаларда (Мәдхия 144:19). Ләкин Аллаһы догагызга җавап бирерме, юкмы икәне күбрәк сезнең үзегезгә бәйле.

Дога кылучыга карата Аллаһы таләпләре:

  •   Гайсәгә, Мәрьямгә, изгеләргә, фәрештәләргә я сурәтләргә түгел, ә Аллаһыга дога кылырга кирәк. Йәһвә Аллаһы гына «Догаларны Тыңлаучы» дип атала (Мәдхия 65:2, «Яңа дөнья тәрҗемәсе).

  •   Дога Аллаһының ихтыяры буенча булырга тиеш, ягъни Изге Язмаларда әйтелгән һәм Аллаһы хуплаган нәрсәләр турында гына дога кылырга кирәк (1 Яхъя 5:14).

  •   Догалар Гайсә исеме хакына әйтелергә һәм шулай итеп аңа хөрмәт күрсәтелергә тиеш. Гайсә: «Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми»,— дигән (Яхъя 14:6).

  •   Доганы шикләнмичә әйтергә кирәк. Кирәк булса күбрәк иман сорагыз (Маттай 21:22; Лүк 17:5).

  •   Басынкы һәм эчкерсез булыгыз. Изге Язмаларда: «Ходай югары, һәм юашны да күрә»,— дип әйтелә (Мәдхия 137:6).

  •   Өзлексез сорап торыгыз. «Бертуктаусыз сорагыз — һәм сезгә бирелер»,— дигән Гайсә (Лүк 11:9).

Аллаһы нәрсәгә игътибар итми?

  •   Сезнең милләтегезгә. «Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм тәкъвалык кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәсүлләр 10:34, 35).

  •   Сезнең утырыпмы я басыпмы дога кылуыгызга. Аллаһыга утырып та, йөзтүбән капланып та, тезләнеп тә, баскан килеш тә дога кылып була (1 Елъязма 17:16; Нихами 8:6; Данил 6:10; Марк 11:25).

  •   Эчтән генә яки кычкырып дога кылуыгызга. Сез башкаларга ишетмәслек итеп эчтән генә дога кылсагыз да, Аллаһы җавап бирәчәк (Нихами 2:1—6).

  •   Сезнең үтенечләрегез җитди нәрсәләр турындамы яки гади нәрсәләр турындамы. Аллаһы «сезнең хакта кайгыртканга» «бар мәшәкатьләрегезне» үзенә йөкләргә куша (1 Петер 5:7).