Төп мәгълуматка күчү

Тормышым канәгатьлек китерми. Миңа дин, Аллаһы яисә Изге Язмалар ярдәм итә аламы?

Тормышым канәгатьлек китерми. Миңа дин, Аллаһы яисә Изге Язмалар ярдәм итә аламы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Әйе. Изге Язмалар — борынгы һәм акыллы китап. Анда иң мөһим сорауларга җавап бар. Ул җан тынычлыгына ия булырга һәм тормышта канәгатьлек табарга булыша. Кайбер сорауларга Изге Язмалардан җавап:

  1.   Барлыкка Китерүче бармы? Изге Язмаларда Аллаһы «бар нәрсәне» яраткан диелә (Ачылыш 4:11). Аллаһы Барлыкка Китерүче буларак, безгә бәхетле булыр өчен һәм тормышта канәгатьлек табар өчен нәрсә кирәк икәнен белә.

  2.   Аллаһы мине яратамы? Аллаһы кешеләргә карата ваемсыз түгел. Киресенчә, Изге Язмаларда ул «һәрберебезгә якын» диелә (Рәсүлләр 17:27). Аллаһы сезнең белән кызыксына һәм сезгә бәхетлерәк булырга ярдәм итәргә тели (Ишагыя 48:17, 18; 1 Петер 5:7).

  3.   Аллаһы турында белем тормышымны ничек яхшырта ала? Аллаһы безне рухи ихтыяҗлар — тумыштан ук тормышның максаты һәм мәгънәсен аңларга теләк — белән барлыкка китергән (Маттай 5:3). Рухи ихтыяҗларга шулай ук Барлыкка Китерүчене белү һәм аның белән аралашу теләге дә керә. Аллаһы белән танышыр өчен куйган тырышлыкларыңны, Аллаһы югары бәяли. Моны Изге Язмалардагы мондый сүзләрдән күреп була: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8).

 Миллионлаган кеше үз тәҗрибәләрендә шуңа инанган: Аллаһыга дус булу бәхетлерәк булырга һәм тормышта канәгатьлек табарга булыша. Аллаһы турында белем алу сезне бар проблемалардан азат итмәсә дә, Изге Язмалардагы акыл сезгә киләсе өлкәләрдә булышыр:

  •   гаилә тормышында бәхетле булырга.

  •   тирә-яктагы кешеләр белән тату яшәргә.

  •   төрле авырлыкларны мәсәлән, депрессияне, акча белән бәйле проблемаларны һәм хроник авыруны, кичерергә.

 Күп кенә диннәрдә кешеләр Изге Язмаларны укый, әмма андагы тәгълиматлар буенча яшәми. Алардан аермалы буларак, чын динне тотучы кешеләр Изге Язмаларда әйтелгәнне үти һәм сезгә Аллаһыны белергә ярдәм итә ала.