Төп мәгълуматка күчү

Нәрсә ул бөек афәт?

Нәрсә ул бөек афәт?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Бөек афәт вакытында кешелек тарихында әле бер дә булмаган газап вакыты булачак. Изге Язмалар буенча, бу афәт «соңгы көннәрдә» ягъни «ахыргы вакытта» булачак (2 Тимутигә 3:1; Даниял 12:4). «Андый афәтнең Аллаһы дөньяны яратканнан бирле булганы юк иде әле һәм инде булмаячак» (Марк 13:19; Дан. 12:1; Мат. 24:21, 22).

Бөек афәт вакытындагы вакыйгалар

  •   Ялган динне юк итү. Ялган дин шаккатырлык тизлек белән юк ителәчәк (Ачылыш 17:1, 5; 18:9, 10, 21). Сәяси көчләрне символлаштырган Берләшкән милләтләр оешмасы ялган диннәрне юк итеп Аллаһы ихтыярын үтәячәк (Ачылыш 17:3, 15—18) a.

  •   Хак дингә һөҗүм итү. Халыклар берләшмәсе — Йәзәкил күренешендә «Магог җиреннән Гог» хак дин тотучыларны юк итәргә тырышачак. Ләкин Аллаһы үз хезмәтчеләрен юк итүдән саклап калачак (Йәзәкил 38:1, 2, 9—12, 18—23).

  •   Җирдә яшәүчеләрне хөкем итү. Гайсә бар кешелекне хөкем итәчәк һәм «көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне ике төркемгә бүләчәк» (Маттай 25:31—33). Ул кешеләрне үз «кардәшләренә» ярдәм итүгә яки ярдәм итмәүләренә карап хөкем итәчәк. Шул «кардәшләр» — аның белән күктә идарә итәчәк кешеләр (Маттай 25:34—46).

  •   Патшалыкта идарә итүчеләрне җыю. Мәсих белән бергә идарә итәргә сайланган тугры кешеләр җирдәге тормышларын тәмамлагач күктә яшәр өчен терелтеләчәк (Маттай 24:31; 1 Көринтлеләргә 15:50—53; 1 Тисалуникәлеләргә 4:15—17).

  •   Армагеддон. Бу — «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугыш», ул шулай ук «Йәһвәнең көне» дип тә атала (Ачылыш 16:14, 16; Ишагыя 13:9; 2 Петер 3:12). Мәсих тарафыннан юк ителүгә хөкем ителгәннәр һәлак ителәчәк (Сафуния 1:18; 2 Тисалуникәлеләргә 1:6—10). Шул исәптән, Изге Язмаларда җиде башлы ерткыч — бөтен дөнья сәяси система юк ителәчәк (Ачылыш 19:19—21).

Бөек афәттән соң булачак вакыйгалар

  •   Шайтан белән җеннәрне ябып кую. Бөек фәрештә Шайтан белән аның җеннәрен «упкынга» ыргытачак, ягъни үлем хәленә охшаш хәлдә калдырачак (Ачылыш 20:1—3). Шайтан упкында төрмәдә утыргандай булачак, ул берничек тә беркемгә дә тәэсир итә алмаячак (Ачылыш 20:7).

  •   1000 еллык идарә итү башланачак. Аллаһы Патшалыгы үзенең меңъеллык идарәсен башлаячак һәм бу кешелеккә мул фатихалар китерәчәк (Ачылыш 5:9, 10; 20:4, 6). «Бихисап күп кеше» «бөек афәттә» исән калачак һәм 1000 еллык идарә итү вакытында яшәячәк (Ачылыш 7:9, 14; Зәбур 37:9—11).

a Ачылыш китабында ялган дин Бөек Бабыл ягъни «бөек фахишә» итеп күрсәтелгән (Ачылыш 17:1, 5). Бөек Бабылны тар-мар итәчәк җете кызыл төстәге ерткыч — бөтен дөньядагы милләтләрне берләштереп аларның вәкиле булган оешма. Башта ул Милләтләр Лигасы ә соңыннан Берләшкән милләтләр оешмасы булган.