Төп мәгълуматка күчү

Бөек Бабыл нәрсә ул?

Бөек Бабыл нәрсә ул?

Изге Язмалардагы җавап

 Ачылыш китабында язылган Бөек Бабыл — Аллаһы кире каккан бөтендөньядагы бар ялган a диннәр (Ачылыш 14:8; 17:5; 18:21). Бу диннәр бер-берсеннән аерылып торса да, алар теге я бу юл белән кешеләрне Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылудан читләштерә (Канун 4:35).

Бөек Бабылның үзенчәлекләре

  1.   Бөек Бабыл — символ гына. Изге Язмаларда ул «хатын» һәм «бөек фахишә» итеп сурәтләнә һәм аның серле исеме «Бөек Бабыл» дип әйтелә (Ачылыш 17:1, 3, 5). Ачылыш китабы «символлар аша» күрсәтелгән, шуңа күрә Бөек Бабыл — туры мәгънәдәге хатын-кыз түгел, ә символ гына дигән нәтиҗә ясау акыллы (Ачылыш 1:1). Өстәвенә, ул «күп сулар өстендә утыра». Бу сулар — «халыклар, кешеләрнең гаять зур төркемнәре, милләтләр һәм телләр» (Ачылыш 17:1, 15). Туры мәгънәдәге хатын-кыз алай утыра алмас иде.

  2.   Бөек Бабыл — халыкара оешма. Бөек Бабыл «җир патшалары өстеннән патшалык итүче бөек шәһәр» дип аталган (Ачылыш 17:18). Димәк, ул бөтен халыкларга таралган һәм аларга тәэсир итә.

  3.   Бөек Бабыл сәясәт я сәүдә белән түгел, ә нәкъ дин белән бәйле. Борынгы Бабылда дин, шулай ук тылсымлау һәм сихерчелек бик таралган булган (Ишагыя 47:1, 12, 13; Ирмия 50:1, 2, 38). Бабылда Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылу түгел, ә ялган дин хөкем сөргән (Яратылыш 10:8, 9; 11:2—4, 8). Бабыл идарәчеләре, тәкәбберлек күрсәтеп, үзләрен Йәһвәдән һәм аңа гыйбадәт кылудан өстен куйган (Ишагыя 14:4, 13, 14; Даниял 5:2—4, 23). Бөек Бабыл да үз «сихерчелеге» белән билгеле. Бу шуны күрсәтә: Бөек Бабыл — дини оешма (Ачылыш 18:23).

     Бөек Бабыл сәяси оешма була алмый, чөнки «җир патшалары» аның җимерелүе аркасында үкереп елый (Ачылыш 17:1, 2; 18:9). Ул сәүдә оешмасы да түгел, чөнки Изге Язмаларда Бөек Бабыл белән «җир сәүдәгәрләре» арасында аерма күрсәтелә (Ачылыш 18:11, 15).

  4. Бабыл патшасы Набонидның таш плитасында өч илаһ: Син, Иштар һәм Шамаш сурәтләнгән

      Бөек Бабылның үзенчәлекләре ялган диннекенә туры килә. Кешеләрне Йәһвә Аллаһыга якынлашырга өйрәтер урынына, ялган дин аларны илаһларга табынырга өйрәтә. Изге Язмаларда андый табыну «хыянәт» дип атала (Левилеләр 20:6; Чыгыш 34:15, 16). Троица һәм үлемсез җан турындагы тәгълиматлар, шулай ук табынуда сурәтләрне куллану — моның барысы борынгы Бабылдан килгән һәм ялган диннәргә сеңә. Бу диннәрнең гыйбадәт кылулары дөньяны ярату белән бәйле. Изге Язмалар буенча, андый хыянәт рухи зина дип санала (Ягъкуб 4:4).

     Изге Язмаларда Бөек Бабыл «куе кызыл төстәге һәм җете кызыл төстәге киемнәргә киенгән, алтын, асылташлар һәм энҗе белән бизәлгән» итеп сурәтләнә. Чыннан да ялган дин байлыкка ия, һәм ул үз байлыгы белән мактана (Ачылыш 17:4). Бөек Бабыл — «җирдәге җирәнгеч нәрсәләрнең», ягъни Аллаһыны хурлый торган тәгълиматларның һәм эшләрнең, чыганагы (Ачылыш 17:5). Төрле «халыклар, кешеләрнең гаять зур төркемнәре, милләтләр һәм телләрдән» булган кешеләр ялган дин әгъзалары булып тора һәм аңа булышлык итә (Ачылыш 17:15).

 Бөек Бабыл «җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны» өчен җаваплы (Ачылыш 18:24). Ул мәхәббәт Аллаһысы Йәһвә турында хакыйкатькә өйрәтмәгән (1 Яхъя 4:8). Моннан тыш, тарих дәвамында ялган дин аркасында сугышлар белән терроризм туган. Моның аркасында күп кан коелган булган. Шуңа күрә Аллаһыга ярарга теләгән кешеләр Бөек Бабылдан чыгарга, ягъни ялган динне калдырырга, тиеш (Ачылыш 18:4; 2 Көринтлеләргә 6:14—17).

a «Хак динне ничек табып була?» дигән мәкаләне карагыз.