Төп мәгълуматка күчү

Аллаһы һәркайдамы?

Аллаһы һәркайдамы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Аллаһы бар нәрсәне күрергә һәм теләгән җирендә булырга сәләтле (Гыйбрәтле сүзләр 15:3; Еврейләргә 4:13). Шулай да Изге Язмаларда Аллаһы һәркайда, ягъни бер үк вакытта бөтен җирдә һәм һәр нәрсә эчендә дип әйтелми. Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһы аерым бер шәхес һәм билгеле бер җирдә яши.

  •   Аллаһының кыяфәте. Аллаһы — рухи зат (Яхъя 4:24). Кешеләр аны күрә алмый (Яхъя 1:18). Аллаһы үзе биргән күренешләрдә аның билгеле бер җирдә яшәгәне вакыт-вакыт тасвирлана. Анда Аллаһының һәркайда булуы турында бернәрсә дә әйтелми (Ишагыя 6:1, 2; Ачылыш 4:2, 3, 8).

  •   Аллаһының яшәү урыны. Аллаһы рухи дөньяда — физик затлар ирешә алмаслык җирдә яши. Бу аның күкләрдә урнашкан «яшәү урыны» (1 Патшалар 8:30). Изге Язмаларда рухи затларның «Йәһвә каршына килеп басканы» a телгә алына, ә аның каршына басар өчен, аның билгеле бер җирдә яшәү урыны булырга тиеш (Әюп 1:6).

Аллаһы һәркайда булмаса, ул шәхсән минем турында кайгырта аламы?

 Әйе. Аллаһы һәр кеше турында бик кайгырта. Рухи дөньяда яшәсә дә, ул үзенә чын күңелдән тугрылык сакларга тырышкан кешеләрне күздән кичерә һәм аларның файдасына эш итә (1 Патшалар 8:39; 2 Елъязма 16:9). Йәһвәнең үз хезмәтчеләре турында эчкерсез кайгыртканы менә нәрсәдән күренә:

  •   Дога кылу вакытында: син дога кылган чакта Йәһвә сине тыңлый (2 Елъязма 18:31).

  •   Күңел төшенкелегенә бирелгәндә: «Йәһвә боек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара» (Зәбур 34:18).

  •   Җитәкчелек кирәк булганда: Йәһвә «сиңа аңлау сәләте бирер» һәм сине үз Сүзе, ягъни Изге Язмалар аша «дөрес юлга өйрәтер» (Зәбур 32:8).

Аллаһының һәркайда булуы турындагы ялгыш фикерләр

 Ялгыш фикер: Аллаһы һәркайда һәм үзе барлыкка китергән нәрсәләр эчендә.

 Факт: Аллаһы җирдә дә, Галәмнең берәр почмагында да яшәми (1 Патшалар 8:27). Йолдызлар һәм аның куллары булдырган нәрсәләр чыннан да «Аллаһының данын игълан итә» (Зәбур 19:1). Ләкин рәссам үз рәсеме эчендә яшәмәгән кебек, Аллаһы да үзе булдырган нәрсәләр эчендә яшәми. Шулай да рәсемгә карап рәссам турында кайбер нәрсәләрне белеп була. Аллаһы яраткан дөнья да Барлыкка Китерүченең «күзгә күренмәс сыйфатларын», мәсәлән, аның кодрәтен, зирәклеген һәм мәхәббәтен игълан итә (Римлыларга 1:20).

 Ялгыш фикер: Аллаһы Бар нәрсәне белүче һәм Чиксез кодрәт иясе буларак һәркайда булырга тиеш.

 Факт: Аллаһының изге рухы — аның эш итә торган көче. Үзенең изге рухын кулланып, Аллаһы теләсә кайда теләсә нинди вакытта теләсә нәрсәне белергә һәм эшләргә сәләтле (Зәбур 139:7).

 Ялгыш фикер: Зәбур 139:7 дә Аллаһының һәркайда булуы тасвирлана, анда: «Күккә күтәрелгән булсам, син шунда булыр идең, ятагым Кабердә булган булса, син шунда булыр идең»,— диелә.

 Факт: Бу шигырьдә Аллаһының яшәү урыны турында берни дә әйтелми. Мәдхия җырлаучының шигъри тел белән болай дип диясе килә: Аллаһы безгә булышырга теләсә ул ирешә алмаслык җир юк.

a Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә — Аллаһы Тәгаләнең исеме.