Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Яхъя 16:33: «Мин дөньяны җиңдем»

Яхъя 16:33: «Мин дөньяны җиңдем»

 «Мин сезгә боларны минем ярдәмем белән сездә тынычлык булсын дип сөйләдем. Дөньяда кайгы-хәсрәт кичерерсез, ләкин кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем» (Яхъя 16:33, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Мин моны тынычлыгыгыз Миндә булсын дип сөйләдем. Дөньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем» (Яхъя 16:33, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Яхъя 16:33 нең мәгънәсе

 Бу сүзләрне әйтеп, Гайсә үз шәкертләрен шуңа ышандырган: сынаулар һәм каршы килүләр булса да, алар Аллаһыны сөендереп яши ала.

 «Мин сезгә боларны минем ярдәмем белән a сездә тынычлык булсын дип сөйләдем». Бу шигырьдән шуны күрәбез: Гайсә әйткән тынычлык конфликтларсыз яшәү дигәнне түгел, ә күңел тынычлыгын аңлата. Андый тынычлык Гайсә ярдәмендә мөмкин. Ул моның өчен изге рух бирергә вәгъдә иткән. Бу кодрәтле «ярдәмче» булышканга, Гайсәнең шәкертләре, нинди генә авырлык кичермәсен, уңышлы була ала (Яхъя 14:16, 26, 27).

 «Дөньяда кайгы-хәсрәт кичерерсез, ләкин кыю булыгыз!» Гайсә ап-ачык итеп шуны таныган: аның шәкертләре гаделсезлек һәм эзәрлекләүләр кебек, авырлыклар кичерәчәк (Маттай 24:9; 2 Тимутигә 3:12). Шулай да аларга «кыю булып» калырга кирәк булган (Яхъя 16:33).

 «Мин дөньяны җиңдем». Бу урында «дөнья» дигән сүз Аллаһыдан читләшкән бозык кешеләрне аңлата. b 1 Яхъя 5:19 да болай диелә: «Бөтен дөнья Явызның [Шайтанның] хакимлеге астында тора». Шуңа күрә бу «дөнья» кешеләре Аллаһы ихтыярына каршы уйлый һәм эш итә (1 Яхъя 2:15—17).

 Шайтан һәм аның дөньясы Гайсәне, ул Аллаһы ихтыярын үтәмәсен өчен, туктатырга тырышкан. Алар Гайсәнең Аллаһы һәм үз камил тормышын йолым итеп бирүе турында өйрәтүенә каршы чыккан (Маттай 20:28; Лүк 4:13; Яхъя 18:37). Ләкин Гайсә дөньяга үз фикер йөртүенә тәэсир итәргә юл куймаган, үзен Аллаһыдан читкә алып китәргә рөхсәт итмәгән. Ул үлеменә кадәр тугры калган. Шуңа күрә Гайсә «мин дөньяны җиңдем» һәм Шайтанның, «бу дөньяның идарәчесенең» аның «өстеннән хакимлеге юк» дип әйтә алган (Яхъя 14:30).

 Гайсә аның шәкертләре дә, сафлыклары сыналганда, Аллаһыга тугры булып кала икәнен күрсәтер өчен, үз мисалын кулланган. Гайсә асылда болай дип әйткән: «Әгәр мин дөньяны җиңгәнмен икән, сез дә аны җиңә аласыз».

Яхъя 16:33 нең контексты

 Гайсә бу шигырьдәге сүзләрне үз үлеме алдындагы төнне әйткән булган. Тиздән үләчәген белсә дә, ул бу вакытны тугры рәсүлләренә соңгы киңәшләрен бирер өчен кулланган. Ул бик җитди хакыйкатьләр турында әйткән: алар аны башка күрмәячәк, аларны эзәрлекләячәкләр, хәтта үтерәчәкләр (Яхъя 15:20; 16:2, 10). Бу рәсүлләргә шом сала алган, шуңа күрә Гайсә үз сүзләрен Яхъя 16:33 тә язылган сүзләр белән тәмамлаган. Шулай итеп ул аларга көч өстәгән һәм аларны ышандырган.

 Гайсәнең сүзләре һәм аның үрнәге бүгенге шәкертләренә дә көч өстәп тора ала. Һәр мәсихче, кайгы-хәсрәт кичерсә дә, Аллаһыга тугры булып кала ала.

a «Минем ярдәмем белән» дигән грек сүзен «минем белән бердәмлектә» дип тә тәрҗемә итеп була. Бу мондый фикерне үз эченә ала: Гайсәнең шәкертләре аның белән бердәмлектә калып тынычлыкка ия булачаклар.

b «Дөнья» дигән сүз шул ук мәгънәдә мондый урыннарда кулланыла: Яхъя 15:19 һәм 2 Петер 2:5.