Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

2 Тимутигә 1:7: «Аллаһы безгә курку рухын [бирмәгән]».

2 Тимутигә 1:7: «Аллаһы безгә курку рухын [бирмәгән]».

 «Аллаһы бит безгә курку рухын түгел, ә кодрәт, мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән» (2 Тимутигә 1:7, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Аллаһы безгә курку рухын түгел, көч, мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән бит» (2 Тимутигә 1:7, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

2 Тимутигә 1:7 нең мәгънәсе

 Аллаһы кешегә дөрес булганны эшләргә кыюлык бирә ала. Аллаһы беркемнең дә куркуга бирелүен теләми. Андый курку зыянлы, аның аркасында кеше Аллаһы хуплаганны эшләми башларга мөмкин.

 Куркуны җиңеп чыгарга кайбер сыйфатлар булыша. Аллаһы биргән шундый өч сыйфатны карап чыгыйк. Алар шушы шигырьдә искә алына.

 «Кодрәт». Мәсихчеләргә дошманнар каршы килсә дә, алар күп кенә авыр хәлләргә эләксәләр дә, Аллаһыга кыю хезмәт итүләрен дәвам итә алалар. Алар куркуга бирелеп чигенүчеләрдән түгел (2 Көринтлеләргә 11:23—27). Алар моны ничек булдыра ала? Рәсүл Паул моның турында болай дип язган: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13). Аллаһы үз хезмәтчеләренә, теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыгар өчен, «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә ала (2 Көринтлеләргә 4:7).

 «Мәхәббәт». Аллаһыга карата тирән ярату мәсихчеләргә дөрес булганны кыюлык белән башкарырга булышып тора. Ә кешеләрне ярату аларга башкаларның ихтыяҗларын үзләренекеннән өстенрәк куярга дәртләндерә. Алар моны хәтта үзләренә куркыныч янаса да, каршы килүләр булса да эшли (Яхъя 13:34; 15:13).

 «Аек фикер». Изге Язмаларда «аек фикер» дигән сүзтезмә очраганда, гадәттә, мәсихчеләрнең Изге Язмаларга нигезләнеп карар кабул итүе турында сүз бара. Аек фикер йөртүче кеше авырлыкларга очраганда да, ачык фикер йөртергә, акыллы карарлар кабул итәргә сәләтле. Аның кабул иткән карарлары Аллаһының фикер йөртүен чагылдыра. Андый кеше башкалар аның турында нәрсә уйлар дип чиктән тыш борчылмый, аны күбрәк Аллаһы белән мөнәсәбәтләре борчый.

2 Тимутигә 1:7 нең контексты

 Рәсүл Паул Тимутигә икенче хатын язганда, аны үз кадерле дусты һәм хезмәттәшенә язгандай язган. Ул яшь Тимутине үз хезмәтен тырышып дәвам итәргә дәртләндергән (2 Тимутигә 1:1, 2). Тимути, күрәсең, кайвакыт оялчан, юаш булган. Моның аркасында ул җыелышта күбрәкне башкара алса да, башкармаган (1 Тимутигә 4:12). Ләкин аңа бүләк — җыелышта махсус йөкләмә бирелгән дип язган Паул. Ул Тимутине үзенә бирелгән җыелыш күзәтчесе вазифасын тырышып үтәргә өндәгән. Моны яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә дә, иманы аркасында авырлыклар кичергәндә дә эшләргә кушкан (2 Тимутигә 1:6—8).

 Бу сүзләр Тимутигә әйтелгән булса да, алар Аллаһыга хезмәт итүче һәркемне шуңа ышандыра: Аллаһы аларга һәркайсы авырлыкны җиңеп чыгар өчен бар кирәклесен биреп торачак.