Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Марк 11:24: «Нәрсә турында гына сорасагыз да, моны инде алгансыз дип ышаныгыз»

Марк 11:24: «Нәрсә турында гына сорасагыз да, моны инде алгансыз дип ышаныгыз»

 «Шуңа күрә сезгә әйтәм: сез нәрсә турында гына дога кылсагыз да, нәрсә турында гына сорасагыз да, моны инде алгансыз дип ышаныгыз, һәм ул сездә булачак» (Марк 11:24, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: дога кылып Аллаһыдан нәрсә генә сорасагыз да, аны инде алдым дип ышаныгыз – һәм сез аны алырсыз!» (Марк 11:24, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Марк 11:24 нең мәгънәсе

 Бу киңәшне биреп, Гайсә шуны күрсәткән: аның шәкертләренә доганың көченә нык иман итәргә кирәк, Аллаһы аларның догаларын тыңлый да, догаларына җавап та бирә. Аллаһы ихтыяры буенча эчкерсез дога кылган кеше сораганын алачагына һич тә шикләнмәсен. Аның догасына җавап инде бирелгән дип әйтеп була.

 Гайсә иман белән дога кылуның мөһимлегенә басым ясаган һәм дога кылучы кеше «үз күңелендә шикләнмәскә» тиеш, «һәм әйткән сүзләренең үтәләчәгенә ышанырга» тиеш дигән (Марк 11:23). Ни өчен ышанырга тиеш? Чөнки шикләнүче кеше «Йәһвәдән берәр нәрсә алырмын дип көтә» алмый (Ягъкуб 1:5—8). a

 Иманлы кеше төрле хәлләрдә дога кыла (Лүк 11:9, 10; Римлыларга 12:12). Шулай итеп ул шуны күрсәтә: ул сораган нәрсә аңа чыннан да кирәк һәм ул Аллаһының аның догасына җавап бирәчәгенә һич тә шикләнми. Бу кеше шуны да аңлый: ул Аллаһыдан бер төрле җавап көтсә, Аллаһы гел башкача һәм үзе сайлаган вакытта җавап бирергә мөмкин (Эфеслеләргә 3:20; Еврейләргә 11:6).

 Ләкин Гайсәнең сүзләре Аллаһыдан сораган һәр кеше теләгәнен алачак дигәнне аңлатмый. Ул шигырьдәге сүзләрне үз шәкертләренә, Аллаһыга гыйбадәт кылулары яраклы булсын өчен бар көчләрен куйган иманлы кешеләргә әйткән. Изге Язмаларда Йәһвә турында болай диелгән: «Аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14). Белеп, үз нормаларын санга сукмаучы кешенең, явыз эшләрдә тәүбә итмичә катнашучы кешенең догаларын Аллаһы тыңламый (Ишагыя 1:15; Микай 3:4; Яхъя 9:31). Аллаһы нинди догаларны тыңлый? Моны белер өчен бу видеороликны карагыз.

Марк 11:24 нең контексты

 Җирдә яшәгән соңгы көннәрендә Гайсә үз шәкертләренә Аллаһыга нык иман итү мөһим икәнен күрсәткән. Моңа басым ясар өчен, ул инҗир агачы белән мисал китергән. Иерусалимга барганда ул агач яфракларының ярылган булуына игътибар иткән. Шулай да бу агачның җимешләре булмаган, шуңа Гайсә аны каргаган (Марк 11:12—14). Яфрак ярган агач үтеп барган кешеләрне алдаган дип әйтеп була. Борынгы Исраил халкы да Аллаһыга табынучы булып кыланган гына. Чынлыкта алар иманга зәгыйфь булганнар (Маттай 21:43). Гайсә каргаган теге агач тиздән корыган. Шулай итеп андый исраиллеләр белән тиздән нәрсә буласы икәне күрсәтелгән булган (Марк 11:19—21).

 Гайсә бер дә шикләнмәгән: аның шәкертләре авырлыкларны җиңеп чыгар өчен һәм гаҗәеп эшләр башкарыр өчен кирәкле иманны үстерә алачак (Марк 11:22, 23). Гайсәнең дога турындагы сүзләре шәкертләре өчен аеруча үз вакытында бирелгән киңәш булган, чөнки аларның иманнары сыналырга тиеш булган. Тиздән Гайсә үләргә, ә күпләр шәкертләр башкарган эшкә каршы күтәрелергә тиеш булган (Лүк 24:17—20; Рәсүлләр 5:17, 18, 40). Бүген Гайсә шәкертләре Аллаһыга һәм доганың көченә иманнарын күрсәтеп, туган авырлыкларны җиңеп чыга ала (Ягъкуб 2:26).

 Марк китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз