Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Лүк 2:14: «Җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын!»

Лүк 2:14: «Җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын!»

 «Күктәге Аллаһыга дан, җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын!» (Лүк 2:14, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Күкләрдәге Аллаһыга дан! Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек булсын!» (Лүк 2:14, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Лүк 2:14 нең мәгънәсе

 Бу мактау сүзләрен фәрештәләр Гайсә туган вакытта игълан иткән. Бу сүзләрдән күренгәнчә, Гайсәгә иман иткән кешеләр Аллаһының хуплавына ия була һәм тынычлык кичерә ала.

 «Күктәге Аллаһыга дан». Бу сүзләр белән фәрештәләр шуңа басым ясый: Аллаһы бар данны кабул итәргә лаеклы. Бу сүзтезмә шулай ук Гайсәнең тууы һәм җирдәге хезмәте Йәһвә a Аллаһыга дан китерәчәк икәнен ассызыклый. Мәсәлән, Гайсә үзе өйрәткән нәрсәләр өчен һәрвакыт Аллаһыны данлаган. Ул моны болай белдергән: «Мин өйрәткән нәрсәләр үземнеке түгел, ә мине җибәрүченеке» (Яхъя 7:16—18). Ә Гайсә могҗизалар кылганда, аларны күргән кешеләр еш кына «Аллаһыны данлый башлаган» (Лүк 5:18, 24—26; Яхъя 5:19). Хәтта Гайсәнең үлеме дә Аллаһыга дан китергән. Аның үлеме Аллаһыга үзенең бөек ниятен үтәргә — җир йөзен тәкъва һәм тынычлык яратучы кешеләр белән тутырырга мөмкинлек биргән (Яратылыш 1:28).

 «Җир йөзендә... иминлек булсын!» Бу иминлек сугышның булмавы белән генә чикләнми. Ул җан тынычлыгын үз эченә ала. Андый тынычлыкка кеше, үзендә Йәһвәнең хуплавын сизгәндә генә, ия була ала. Кешеләр Аллаһы белән андый тыныч мөнәсәбәтләрне Гайсә ярдәмендә булдыра ала (Ягъкуб 4:8). Аллаһы Патшалыгының Патшасы буларак, Гайсә бөтен җирдә мәңгегә чиксез тынычлык урнаштырачак (Зәбур 37:11; Лүк 1:32, 33).

 «Аллаһы хуплаган кешеләр». Бу сүзтезмә Аллаһы хуплавына, ягъни илтифатына, ия булган кешеләргә карата кулланыла. Андый кешеләр Аллаһыга һәм ул җибәргән Гайсәгә эчкерсез иман итә. Монда Аллаһының үз хуплавын гомумән бар кешеләргә, аларның карашларына һәм эшләренә карамастан, күрсәтүе турында сүз бармый. Һәм шулай ук монда кешеләрнең хуплавы турында да әйтелми. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә, мәсәлән Заокск тәрҗемәсендә, бу сүзтезмә: «Аллаһы кешеләргә илтифат күрсәтә!» — дип бирелгән. Әмма грек телендәге борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмаларда бу фикер «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә һәм күп кенә бүтән заманча тәрҗемәләрдә бирелгән кебек белдерелгән: Аллаһы хуплаган кешеләр арасында тынычлык булачак.

Лүк 2:14 нең контексты

 Лүк китабының икенче бүлегендә Гайсәнең кечкенә чагы бәян ителә. Ул туганнан соң, «төне буе кырда сарык көтүләрен саклаган көтүчеләр» алдында бер фәрештә пәйда булган b (Лүк 2:4—8). Шул фәрештә аларга: «Бүген Давыт шәһәрендә сезнең коткаручыгыз — Мәсих Хуҗа туды»,— диеп, «зур шатлык турындагы яхшы хәбәрне» игълан иткән (Лүк 2:9—11). Фәрештә көтүчеләргә кайда алар яңа туган сабыйны таба алачак икәнен аңлаткан. Аннан соң көтүчеләр Аллаһыны мактаган «күп санлы күк гаскәрен» күргән. Аннары, Бәйтлеһемгә килгәч, көтүчеләр Мәрьям белән Йосыфны һәм сабый Гайсәне тапкан (Лүк 2:12—16). Шунда алар үзләре белән булган могҗизаларны сөйләп биргән. Аннан соң алар, «ишеткәннәре һәм күргәннәре өчен Аллаһыны данлап һәм мактап», үз көтүләре янына кайтып киткәннәр (Лүк 2:17—20).

 Лүк китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.

b Шул җирләрдәге көтүчеләр төне буе кырда сарык көтүләрен саклап үткәргән. Бу шушы вакыйгаларның кышкы вакытта була алмаганын күрсәтә. Моның турында күбрәк белер өчен, «Гайсә кайчан туган?» дигән мәкаләне укыгыз.