Төп мәгълуматка күчү

Гайсә кайчан туган?

Гайсә кайчан туган?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда Гайсә Мәсихнең туган көне әйтелмәгән. Моны киләсе чыганаклар дәлилли:

  •   «Мәсихнең туу көне билгеле түгел» («New Catholic Encyclopedia»).

  •   «Гайсә Мәсихнең туу көненең төгәл датасы беркайда да искә алынмый» («Encyclopedia of Early Christianity»).

 Изге Язмаларда «Гайсә кайчан туган?» дигән сорауга турыдан-туры җавап булмаса да, анда Гайсәнең тууы белән бәйле ике вакыйга турында әйтелә. Бу вакыйгалар күпләрне Гайсәнең 25 декабрьдә, яки 7 гыйнварда, туа алмаганына ышандыра.

Кыш көне түгел

  1.   Халык санын исәпкә алу. Гайсәнең тууы алдыннан «кайсар А́вгуст җир йөзендә яшәүче бар кешеләрнең санын алырга дигән боерык чыгарган». Моның өчен бар кеше «үз туган шәһәренә» кайтырга тиеш булган. Юлга бер атнадан артык вакыт китә алган (Лүк 2:1—3). Шул боерыкның максаты, күрәсең, салым җыю һәм хәрби хезмәткә чакыру булган, шуңа күрә бу боерык аркасында халык арасында чуалыш туа алган. Шуңа күрә А́вгуст халыкның ачуын чыгарырга теләмәгән, һәм ул, халыкны ярсытып, аны кыш көне ерак юлга чыгарга мәҗбүр итмәс иде.

  2.   Сарыклар. Көтүчеләр «төне буе кырда сарык көтүләрен саклаган» (Лүк 2:8). Александр Мень «Диннәр тарихы» дигән китапта болай дип яза: «Гадәткә сеңгән бу гореф-гадәттән арыну авыр булса да, Изге Язмаларда бу гореф-гадәтне исбатлаучы дәлилләр юк. Лүк Бәйтлеһемдәге көтүчеләр „ачык күк астында яшәгән һәм төнлә үз көтүләрен саклаган“ дип яза. Ә декабрь аенда сарыклар кышлау урынында торган. Марттан алып ноябрьгә кадәр сарыклар көтүлекләрдә тукланып йөргән, Гайсә шул вакытта туган» («История религии») .

Көз башы

 Гайсә б. э. 33 елының 14 нисанында Пасах бәйрәме вакытында, яз көне, җәзалап үтерелгән булган. Моны исәпкә алсак, Гайсәнең туган көнен санап чыгарып була (Яхъя 19:14—16). Гайсәнең хезмәте аңа якынча 30 яшь булганда башланган һәм өч ел ярым дәвам ителгән. Димәк, ул б. э. к. 2 елның көз башларында туган (Лүк 3:23).

Ни өчен Раштуаны 25 декабрьдә (7 гыйнварда) бәйрәм итәләр?

 Гайсә Мәсих 25 декабрьдә (7 гыйнварда) тумаган икән, ни өчен соң Раштуаны нәкъ шул көнне бәйрәм итәләр? Бер энциклопедия буенча, кышкы кояш торгынлыгы вакытында «римлыларның мәҗүси бәйрәме — „җиңә алмаслык Кояш илаһының туган көне“» үткәрелгән, шуңа күрә чиркәү бу датаны сайлаган да («Encyclopædia Britannica»). Башка бер энциклопедия буенча, күп кенә Изге Язмаларның белгечләре, бу дата «мәҗүсиләргә христиан диненең мөһимлеген күрсәтер өчен» сайланылган булган, дип саный («The Encyclopedia Americana»).