Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үзизоляция вакытында нәрсә эшләргә?

Үзизоляция вакытында нәрсә эшләргә?

 Сез үзегезне ялгыз итеп сизәсезме? Алай булгач, сез мәдхия җырлаучының хисләрен аңлыйсыздыр. Ул болай дигән: «Өй түбәсендәге ялгыз кош шикелле мин» (Зәбур 102:7). Изге Язмалардагы акыллы киңәшләр үзизоляция вакытында туа алган авырлыкларны хәл итәргә булышыр.

 Рухи яктан үсегез

 Рухи ихтыяҗларыңны белү һәм канәгатьләндерү хәтта үзизоляция вакытында да шатлыкны югалтмаска булыша (Маттай 5:3, 6). Түбәндә китерелгән чыганаклар сезгә рухи яктан тукланырга булышыр:

Изге Язмалардан юаныч табыгыз

  Бу өзекләр күпләргә юаныч китерде. Үзизоляция вакытында берьюлы берничә өзекне укырга түгел, ә аерым һәрбер өзек турында дога кылып уйланырга тырышыгыз (Марк 1:35).

Дөнья хәлләренең чын сәбәбен онытмагыз

  Проблемаларның сәбәбен һәм Аллаһының аларны ничек хәл итәчәген белү теләсә нинди авырлыкны кичерергә булыша (Ишагыя 65:17).

Кирәксез борчулардан сакланыгыз

  Түбәндәге темалар буенча мәкаләләр сезгә үзизоляция вакытында стрессны җиңәргә һәм борчылмаска булышыр (Маттай 6:25).

Дуслар белән элемтәдә булыгыз

  Дуслар уңай караш сакларга һәм үзеңне бәхетлерәк хис итәргә булыша. Кеше белән йөзгә-йөз күрешеп булмаганда, аралашу үтә мөһим. Сез өйдә утырасыз икән, дусларыгыз белән аралашыр өчен я яңа дусларны булдырыр өчен, видеоконференция кулланыгыз я телефон аша шалтыратыгыз. Түбәндәге мәкаләләр сезгә «чын дусларны» табарга һәм үзегезгә дә чын дус булырга булышыр (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

Физик яктан актив булыгыз

  Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «тән өчен күнегүләрнең файдасы» бар (1 Тимутигә 4:8). Андый күнегүләр аеруча үзизоляция вакытында психик сәламәтлеккә файда китерә. Өйдә генә утырырга туры килсә дә, актив калыр өчен эш-шөгыльләрне табып була.