Зәбур 23:1—6

Давытның җыры. 23  Йәһвә — Көтүчем минем.+ Мин һичнәрсәгә мохтаҗ булмам.+  Үләнле көтүлектә ул мине ял иттерә,Күп сулы тыныч урыннарга* алып бара.+  Ул минем җанымны яңарта,+ Үзенең исеме хакына мине тәкъвалык юлларыннан йөртә.+  Дөм караңгылык каплаган үзәнлектән барсам да,+Мин һичнинди явызлыктан курыкмыйм,+Чөнки син минем белән.+Көтүче таягың миңа ышаныч* бирә.  Син дошманнарым алдында миңа табын әзерлисең,+ Башымны май белән майлыйсың,*+Минем касәм мөлдерәмә тулы.+  Һичшиксез, яхшылык һәм тугры мәхәббәт гомеремнең бар көннәрендә мине озатып йөриячәк,+Һәм мин бар көннәремдә Йәһвә йортында яшәячәкмен.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Ул мине тыныч сулар янына».
Яки «юаныч».
Яки «сафландырасың».

Искәрмәләр

Медиаматериал