Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БОРЫНГЫ, ӘММА ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Ихлас күңелдән кичерегез

Ихлас күңелдән кичерегез

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез. Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш» (Көләсәйлеләргә 3:13).

Бу нәрсәне аңлата? Изге Язмаларда гөнаһ — бурыч белән, ә кичерү бурычларны оныту белән чагыштырыла (Лүк 11:4). Бер белешмәлектә болай диелә: Изге Язмаларда «кичерергә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «бурычны таләп итмәү» дигәнне аңлата. Шуңа күрә без берәр кешене кичерәбез икән, без аңардан кире бернәрсә дә таләп итмибез. Кичерергә әзер булсак, без кешенең начар тәртибен хуплыйбыз дип килеп чыкмыймы? Яки ул безгә әллә ни зур авырту китермәгән дип санамыйбызмы? Юк. Безне «берәрсе рәнҗетсә дә», без ярсу хисеннән арынырга гына булабыз.

Бу бүген дә кулланырлыкмы? Камил булмаган кешеләр буларак, барыбыз да гөнаһ кыла (Римлыларга 3:23). Димәк, башкаларны кичерү акыллы, чөнки иртәме, соңмы без дә башкаларның үзебезне кичерүләренә мохтаҗ булачакбыз. Өстәвенә, башкаларны кичерсәк, бу безгә дә файда китерер. Ничек?

Без рәнҗеп, ачу тотканда һәм кичерүдән баш тартканда, үзебезгә зыян китерәбез. Андый начар хисләр шатлыгыбызны урлый, тормышыбызга авырлыклар өсти һәм безне бәхетсез итә. Андый хисләр аркасында хәтта сәламәтлек белән җитди авырлыклар туарга мөмкин. Табиб Ёиси Чида һәм психология буенча профессор Эндрю Стептоу үз отчетларында мондый нәтиҗә ясаган: «Бүгенге тикшерүләр ачу һәм нәфрәт хисе белән йөрәк чирләре арасында бәйләнеш бар икәнен күрсәтә» («Journal of the American College of Cardiology»).

Кичерүнең уңай якларына да игътибар итик. Башкаларны ихластан кичергәндә, без тынычлык белән бердәмлекне саклыйбыз. Шулай итеп башкалар белән мөнәсәбәтләребез өзелми. Һәм иң мөһиме, без Аллаһыдан үрнәк алабыз, чөнки ул тәүбә иткән гөнаһ кылучыларны кичерә һәм без дә шулай эшләрбез дип көтә (Марк 11:25; Эфеслеләргә 4:32; 5:1).