Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Тормышым түбәнгә тәгәрәде

Тормышым түбәнгә тәгәрәде
  • ТУУ ЕЛЫ: 1952

  • ТУГАН ИЛЕ: КУШМА ШТАТЛАР

  • ҮТКӘНДӘ: ТУПАС ҺӘМ КАНСЫЗ КЕШЕ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Лос-Анджелеста (Калифорния, АКШ) туып, бандалар һәм наркотиклар белән дан казанган урамнарда үстем. Без гаиләдә алты бала идек; мин икенчесе булып тудым.

Әниебез безгә христиан динен сеңдерергә тырышты. Ләкин яшүсмер чагымда мин диндар булып кыланып начар эшләр кылып йөри башладым. Якшәмбеләрен мин — чиркәү хорында җырлап, ә башка көннәрне тусовкаларга йөреп, наркотиклар кулланып һәм кызлар белән вакытны күңелле үткәреп уздыра идем.

Мин үземне кулда тота белми идем һәм тиз кабынып китә идем. Кул астыма нәрсә эләксә, шуны ала идем дә, берәрсенә ташлана идем. Сугышканда гел җиңәргә тырыштым. Чиркәүдә белгәннәрем миңа берничек тә тәэсир итмәде. Мин еш кына: «Үч алу Аллаһы эше, ә мин аның кулындагы корал!» — дип әйтә идем. 1960 елларның ахырында югары сыйныфларда укыганда, мин «Кара пантералар» тәэсиренә эләктем. Бу сәяси партия көч кулланып кара тәнлеләрнең граждан хокуклары өчен көрәшә иде. Мин граждан хокуклары өчен көрәшкән укучылар союзына кердем. Берничә тапкыр протест йөзеннән без берникадәр вакытка мәктәпне ябып куйдык.

Ләкин мин моның белән чикләнергә теләмәдем. Шуңа күрә нәфрәтләнеп җинаятьләр кыла башладым. Бер тапкыр без дусларым белән кинотеатрда Африкадан килгән колларның Кушма Штатларда газап чигүләре турында кино карадык. Бу безнең ачуыбызны чыгарды. Һәм без шундук ак тәнле яшьләргә ташландык. Шуннан соң без тагын кемне кыйнарга белмичә ак тәнле кешеләр яшәгән күрше районнарга киттек.

Миңа әле 20 яшь тә җитмәгән иде, ә без абый-энеләрем белән инде башкисәрләр идек. Безнең хөкүмәт белән авырлыклар туып торды. Минем энеләремнең берсе киң билгеле банданың әгъзасы иде, һәм мин вакытны аның дускайлары белән бергә үткәрә идем. Тормышым түбәнгә тәгәрәде.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Бер дустымның әти-әнисе Йәһвә Шаһитләре иде. Алар мине җыелыш очрашуына чакырды, һәм мин ризалаштым. Очрашуның башында ук мин Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләрдән аерылып торганына игътибар иттем. Һәрберсенең үз Изге Язмалар китабы бар иде, һәм алар аны очрашу вакытында ачып укый иделәр. Хәтта яшьләр дә нотыклар сөйли иде! Йәһвә Шаһитләреннән Аллаһының исеме Йәһвә икәнен белгәч һәм аларның бу исемне куллануын ишеткәч, минем исем китте (Зәбур 83:18, ЯД). Җыелышта төрле милләт кешеләре булса да, милләтчелек төсмере бер дә сизелми иде.

Минем Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнәсем килмәде, әмма очрашуларга йөрисем килә иде. Бер кичне берничә дустым концертка китте, ә мин ул вакытта очрашуда идем. Концертта алар бер яшүсмерне үз курткасын бирмәгәне өчен кыйнап үтергәннәр, ә киләсе көнне моның белән мактанып йөрделәр. Судта хөкем ителгәндә дә алар җинаятьләре турында көлеп сөйләделәр. Күпчелеге гомерен төрмәдә үткәрергә хөкем ителде. Алар белән бармаганыма ничек шатланганымны әйтәсе дә юк! Мин үз тормышымны үзгәртергә булдым, һәм Изге Язмаларны өйрәнә башладым.

Мин милләтчел кеше идем, шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре арасындагы мөнәсәбәтләргә соклана идем. Мәсәлән, бер ак тәнле Йәһвә Шаһитенә чит илгә китәргә туры килгәч, ул бер кара тәнле гаиләне үз балаларын карап торырга сораган. Башка очракта бер ак тәнле гаилә яшәр урыны булмаган бер кара тәнле егеткә үзләрендә яшәргә тәкъдим иткән. Йәһвә Шаһитләре Гайсә пәйгамбәрнең Яхъя 13:35 тәге: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дигән сүзләрен үти. Моңа үзем инандым. Мин, һичшиксез, чын кардәшлекне таптым.

Изге Язмаларны өйрәнеп, мин фикер йөртүемне үзгәртергә кирәклеген аңладым. Мин үземне тыныч тотарга гына түгел, ә шулай ук акылымны яңартып эчтән тынычлык саклый белергә тиеш идем (Римлыларга 12:2). Тора-бара мин рухи яктан үстем. 1974 елның гыйнвар аенда мин суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһите булып киттем.

Мин үземне тыныч тотарга гына түгел, ә шулай ук акылымны яңартып эчтән тынычлык саклый белергә тиеш идем

Ләкин суга чумдырылганнан соң да миңа холкымны һаман да үзгәртергә кирәк иде. Бер тапкыр өйдән-өйгә вәгазьләп йөргәндә бер карак минем машинадан радионы урлады. Һәм мин аның артыннан йөгердем. Аны куып җиткәч диярлек, ул радионы ташлады да качты. Мин булган хәлне башкаларга сөйләгәч, бер өлкән миннән: «Стивен, ә бу каракны куып тоткан булсаң, нишләр идең?» — дип сорады. Бу сорау мине уйланырга этәрде һәм үземне кулда тотарга тәвәккәллегемне ныгытты.

Шул ук елның октябрендә мин тулы вакытлы хезмәттә катнаша башладым, ягъни айга 100 сәгать кешеләрне Изге Язмаларда язылганнарга өйрәтеп үткәрдем. Соңрак мин Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья төп идарәсендә Бруклинда (Нью-Йорк штаты, АКШ) ирекле хезмәтче буларак хезмәт итеп ала алдым. 1978 елда мин Лос-Анджелеска әниемне карарга кайттым. Ике елдан соң мин Ааронда исемле бер апа-кардәшкә өйләндем. Әнием үлгәнче, без яраткан хатыным белән аны бергә карадык. Берникадәр вакыттан соң без Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадны тәмамлап Панамага киттек, анда без миссионер булып хезмәт иттек.

Суга чумдырылганнан соң минем холкым еш кына сыналды. Мин киеренке хәлләрне йомшартырга һәм берәрсе мине котыртса үземне кулда тотарга өйрәндем. Күп кенә кешеләр, шул исәптән хатыным да, үземне кулда тота белгәнем өчен мине мактый. Үзем дә булдыра алганыма гаҗәпләнәм! Ләкин мин холкымны үз көчем белән үзгәртә алмас идем. Әйе, Изге Язмаларның кешене үзгәртерлек көче бар (Еврейләргә 4:12).

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Изге Язмалар ярдәмендә тормышым мәгънәле булып китте һәм мин үземне кулда тотарга өйрәндем. Мин инде сугышмыйм, ә кешеләргә рухи яктан булышам. Мин хәтта югары сыйныфларда бергә укыган бер элекке дошманым белән Изге Язмаларны өйрәндем! Ул суга чумдырылгач, берникадәр вакыт без аның белән бергә яшәдек. Без аның белән әле дә якын дуслар. Без хатыным белән 80 нән артык кеше белән Изге Язмаларны өйрәнеп аларга Йәһвә Шаһитләре булып китәргә булыштык.

Мин Йәһвәгә тормышымны мәгънәле, бәхетле иткәне өчен һәм чын дуслар биргәне өчен мең рәхмәтле.