Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыга ярап буламы?

Аллаһыга ярап буламы?

Изге Язмаларда хуплап телгә алынган кешеләр турында укыганыгыз бармы? Бәлки, сез: «Мин беркайчан да алар кебек булмам! Мине бит саф кеше дип атап булмый, һәм мин кайвакыт хаталар җибәрәм»,— дип уйлагансыздыр.

Әюп «намуслы, саф кеше» булган (Әюп 1:1)

Ыруг башлыгы Әюп Изге Язмаларда «намуслы, саф кеше» дип аталган (Әюп 1:1). Ә Лут турында «тәкъва кеше» дип әйтелгән (2 Петер 2:8). Давыт турында да Аллаһы Тәгаләнең «әмерләрен үтәп яшәгән» дип язылган (1 Патшалар 14:8). Әйдәгез, Изге Язмаларда әйтелгән бу өч кеше белән якынрак танышыйк. Без өч якка игътибар итәрбез: 1) алар хаталар кылган, 2) алардан үрнәк алып була һәм 3) камил булмаган кешеләр Аллаһының күңелен таба ала.

АЛАР ХАТАЛАР КЫЛГАН

«Аллаһы явыз кешеләрнең азгынлыкларыннан интегеп яшәгән тәкъва Лутны коткарган» (2 Петер 2:7)

Әюпнең башына кайгы өстеннән кайгы төшкән. Бу гаделсез булып күренгән, һәм Әюп хаталы нәтиҗә ясаган: имеш тугрымы ул, юкмы — Аллаһының әллә ни исе китмәс (Әюп 9:20—22). Әюп үзенең тәкъва булуында бер дә шикләнмәгән. Башкалар хәтта ул: «Мин Аллаһыдан гаделрәк»,— дип әйтә дип уйлаган (Әюп 32:1, 2; 35:1, 2).

Лут гади һәм ачык карарны кабул итәр урынына икеләнеп торган. Содом белән Гоморадагы кешеләрнең җенси әхлаксызлыгын һәм аларның явыз эшләрен күрү «аның тәкъва җанын көннән-көн җәфалап торган» (2 Петер 2:8). Аллаһы бу бозык шәһәрләрне юк итәчәген һәм Лут белән аның гаиләсенә котылырга мөмкинлек бирәчәген белдергән. Бу хәбәрне ишеткәннән соң Лут тетрәнеп китеп бу куркыныч җирдән яшен тизлеге белән качарга тиеш булган. Ләкин ул шундый хәлиткеч мизгелдә вакыт сузган. Лут белән аның гаиләсен коткарырга җибәрелгән фәрештәләргә аларны хәтта култыклап берәр куркынычсыз җиргә алып китәргә туры килгән (Яратылыш 19:15, 16).

Давыт Аллаһы «күзендә дөрес булганны гына эшләп, бөтен йөрәге белән... [аңа] иярде» (1 Патшалар 14:8)

Бер тапкыр Давыт үзен кулда тота алмыйча кияүдәге бер хатын белән җенси әхлаксызлык кылган. Алай гына да түгел, ул моны яшерергә тырышып бу хатынның ирен үтерергә кушкан (2 Ишмуил, 11 нче бүлек). Изге Язмаларда «Давытның кылганнары Йәһвәгә бер дә ошамады» дип әйтелгән (2 Ишмуил 11:27).

Әюп, Лут һәм Давыт хаталар җибәргән һәм хәтта кайчак зур гөнаһлар кылган. Әмма аларның Аллаһы Тәгаләне чын күңелдән тыңлыйсы килгән; моны без астарак карап чыгарбыз. Алар тәүбә итәргә һәм үзгәрергә әзер булган. Шуңа күрә Аллаһы аларны хуплаган, һәм Изге Язмаларда алар мактап телгә алына.

АЛАРДАН НИНДИ ҮРНӘК АЛЫП БУЛА?

Камил булмаганга, без гөнаһ кылмыйча яши алмыйбыз (Римлыларга 3:23). Шулай да хаталар кылсак та, теләп тәүбә итик һәм яхшылык кылыр өчен бар көчне куйыйк.

Әюп, Лут һәм Давыт үз хаталарын ничек төзәткән? Чынлыкта Әюп саф кеше булган. Аллаһы белән сөйләшкәннән соң, Әюп үз карашын үзгәрткән һәм әйткәннәренә үкенгән (Әюп 42:6). Аллаһы Содом белән Гоморадагы кешеләрнең әхлаксыз тәртипләренә түзеп тормаган, Лут та шундый ук караш чагылдырган. Берникадәр вакытка рухи сизгерлеген югалтса да, ул бу шәһәрләрдән качып исән калган. Тыңлаучанлык күрсәтеп, ул хәтта артка борылып карамаган, ягъни калган нәрсәләр турында борчылмаган. Давыт авыр гөнаһ кылса да, чын күңелдән тәүбә итеп Аллаһыдан шәфкать күрсәтүен үтенгән. Моннан аның күңелендәгесе ачык күренгән (Зәбур 50).

Аллаһы Әюп, Лут һәм Давытны хуп күргән. Димәк, ул камил булмаган кешеләргә бик югары таләпләр куймый. «Ул безнең нәрсәдән торганыбызны белә, туфрак икәнебезне онытмый» (Зәбур 102:14). Алайса, Аллаһы бездән нәрсә таләп итә?

«Ул безнең нәрсәдән торганыбызны белә, туфрак икәнебезне онытмый» (Зәбур 102:14)

КАМИЛ БУЛМАГАН КЕШЕЛӘР АЛЛАҺЫ КҮҢЕЛЕН НИЧЕК ТАБА АЛА?

Йәһвәгә ничек ярап булганын белер өчен, безгә Давытның үз улы Сөләйманга биргән киңәшенә күз салырга кирәк: «Сөләйман, улым, сиңа исә сүзем шул: әтиеңнең Аллаһысын бел һәм аңа бербөтен йөрәк белән, җан-тән белән хезмәт ит» (1 Елъязма 28:9). «Бербөтен йөрәк» ул нинди йөрәк? Аллаһыны яратучы һәм аның ихтыярын белеп үтәргә ашкынучы йөрәк. Ул йөрәк камил булмаса да, Аллаһыга буйсынырга һәм үзгәрергә ашкына. Йәһвәне ярату һәм теләп буйсыну нәтиҗәсендә Әюп — «саф кеше», Лут — «тәкъва кеше», ә Давыт Аллаһы «әмерләрен үтәп яшәүче» дип аталган. Хаталар җибәргән булсалар да, алар Аллаһы күңелен таба алган.

Бербөтен йөрәк — Аллаһы ихтыярын белеп үтәргә һәм аңа буйсынырга ашкынучы йөрәк

Шулай итеп, башыбызга начар уйлар килсә, үкенерлек сүзләр әйтсәк яисә тәүбә итәрлек эшләр кылсак, бу мәкаләдәге мисаллар безгә кыюлык өстәсен. Йәһвә белә: без әлегә камиллеккә ирешә алмыйбыз. Шулай да ул үзен яратуыбызны һәм тыңларга тырышуыбызны тели. Йөрәгебез бербөтен булса, без, һичшиксез, Аллаһы күңелен табарбыз.