Төп мәгълуматка күчү

Аллаһы бармы?

Аллаһы бармы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Әйе, бар һәм Изге Язмаларда аның барлыгын исбатлаучы күп кенә көчле дәлилләр китерелә. Бу безне Аллаһыга карата иманыбызны ныгытырга дәртләндерә һәм моны дини карашларга ияреп түгел, ә «акылыбызны кулланып» эшләргә этәрә (Римлыларга 12:1; 1 Яхъя 5:20). Изге Язмаларга нигезләнеп төзелгән астагы фактларга игътибар итегез.

  •   Галәмдәге тәртип, андагы тереклек Барлыкка Китерүче булырга тиеш икәнен күрсәтә. Изге Язмаларда: «Әлбәттә, һәр йортның төзүчесе бар, ә Аллаһы — бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе»,— дип әйтелә (Еврейләргә 3:4). Бу сүзләр бик гади булса да, күп кенә белемле кеше аны җитди дәлил дип саный a.

  •   Без, кешеләр, тумыштан бирелгән теләккә ия: безнең тормыш максатын беләсебез килә. Без үзебезнең физик ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерсәк тә, бу теләк кала. Изге Язмаларда бу теләк «рухи нәрсәләргә сусау» дип атала һәм бу теләккә шул исптән Аллаһыны белергә теләк һәм аңа гыйбадәт кылырга теләк керә (Маттай 5:3; Ачылыш 4:11). Рухи ихтыяҗлар Аллаһының барлыгын да исбатлый һәм ул яратучы Барлыкка Китерүче икәнен дә күрсәтә. Аллаһы андый ихтыяҗларны канәгатьләндерүебезне дә тели (Маттай 4:4).

  •   Изге Язмалардагы җентекләп язылган пәйгамбәрлекләр әле үтәлгәнче йөзләгән еллар алдарак язылган булган һәм барысы нәкъ аларда әйтелгәнчә үтәлгән. Аларның шулкадәр төгәл, бар нечкәлекләренә кадәр, үтәлүе аларны Аллаһы иңдергән икәнен исбатлап тора (2 Петер 1:21).

  •   Изге Язмаларны язучы кешеләр ул заманнарда кешеләргә фәнни яктан билгеле булмаган нәрсәләр турында язган. Мәсәлән, борынгы заманда кешеләр Җир берәр хайван — фил я үгезләр өстендә тора дип уйлаган. Ә Изге Язмаларда Аллаһы «җирне бернәрсәсез бушлыкка элеп куйган» дип әйтелгән булган (Әюб 26:7). Изге Язмаларда, шулай ук, аның формасы турында да төгәл әйтелгән: ул шар я түгәрәк дип әйтелгән (Ишагыйя 40:22). Кайдан алар андый белем алган? Күп кенә кеше Изге Язмаларны язучыларга бу белемне Аллаһы иңдергән дип әйтү иң акыллы булыр дип саный.

  •   Изге Язмаларда күп кенә катлаулы сорауларга җавап бар. Бу сорауларга җавап тапмыйча кайбер кеше атеист булып киткән. Мәсәлән, мондый сораулар: Аллаһы кешеләрне яратса һәм чиксез куәткә ия булса, ни өчен ул дөньядагы газапларны һәм явызлыкны түзеп тора? Ни өчен күп кенә очракларда дин кешегә уңай яктан түгел, ә начар яктан тәэсир итә? (Титуска 1:16).

a Мәсәлән, үткәндә астронавт булган Аллан Сандаж Галәм турында болай дигән: «Мин [Галәмдәге] мондый тәртип тәртипсезлектән килеп чыккан дигән сүзләр акылга сыймаслык дип саныйм. Мондый тәртипнең берәр чыганагы булырга тиеш. Минем өчен Аллаһы сер булса да, әмма аның барлыгы бар нәрсәнең булуын, бу могҗизаны — ни өчен башта бернәрсә дә булмаган, ә хәзер бар икәнен аңлата».