Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Мин Йәһвәнең шәфкатьле һәм кичерүчән икәнен белдем

Мин Йәһвәнең шәфкатьле һәм кичерүчән икәнен белдем
  • ТУУ ЕЛЫ: 1954

  • ТУГАН ИЛЕ: КАНАДА

  • ҮТКӘНДӘ: АФЕРИСТ, КОМАРЛЫ УЕННАР УЙНАУЧЫ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Монреаль шәһәренең ярлы, җинаятьчелек белән тулы районында үстем. Алты айлык чагымда әтием вафат булды, әнием 8 бала белән бер ялгызы калды. Мин иң кечесе идем.

Минем тормышым балачактан ук наркотиклар, комарлы уеннар һәм җинаятьчелек тирәли әйләнде. Ун яшемдә мин фахишәләр белән ростовщикларның йомышчы малайлары булып киттем. Мин еш кына алдый идем, алай эшләүдән шатлык таба идем. Мин әллә нәрсәләр эшли идем — бу мине наркотик кебек миңгерәүләтә иде.

14 яшемә мин шулкадәр остарып беттем, мине хәтта аферист дип атап була иде. Мәсәлән, мин алтын катнаш сәгатьләр, беләзекләр белән йөзекләрне күпләп сатып ала идем дә, аларга проба суккач, урамнарда һәм сәүдә үзәкләренең автомобиль кую урыннарында сата идем. Җиңел табыш мине исертә иде. Бер тапкыр мин нибары бер көн эчендә 10 000 доллар эшләп алдым!

15 яшемдә мине төзәтү мәктәбеннән куып чыгардылар, шулай итеп, мин урамда калдым. Мин урамнарда, паркларда һәм очраклы танышларда кундым.

Махинацияләрем аркасында мин вакыт-вакыт полиция кулына эләгә идем. Урлаган әйберләрне сатмаганга күрә, минем төрмәдә утырганым булмады. Ләкин миңа аферизм, охшатып ясалган әйберләрне сату һәм лицензиясез сәүдә итү өчен шактый зур штрафлар түләргә туры килде. Мин беркемнән дә курыкмый идем, хәтта кешеләрдән ростовщиклар өчен акча тартып ала идем. Бу эш куркыныч иде, шуңа күрә мин еш кына үзем белән пистолет йөрттем. Кайчак мин бандалар белән уртак эшләр алып бардым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Изге Язмалар белән танышуым 17 яшемдә башланды. Бергә яшәгән кызым Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлады. Мин Изге Язмаларның әхлак принципларын күрәалмый идем, шуңа күрә теге кызны ташлап башка бер кыз белән тора башладым.

Ләкин ул да Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлагач, мин шаккаттым! Йөрешкән кызым бик нык үзгәрде. Аның йомшак һәм түземле булып китүе мине хәйран калдырды. Мин Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залына барырга булдым. Анда мин йомшак һәм намуслы кешеләрне очраттым. Алар минем тирәдә әйләнгән кешеләрнең капма-каршысы иде! Балачагымда минем үземне кирәкле кеше итеп хис иткәнем, әниемнең назлы кайгыртуын сизгәнем булмады. Йәһвә Шаһитләреннән мин шулкадәр теләгән җылылык килә иде. Алар миңа Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иткәч, мин теләп ризалаштым.

Изге Язмалардан белгәннәрем мине туры мәгънәдә коткарды. 50 000 доллардан арткан карта бурычларымнан котылыр өчен, мин ике «дустым» белән эшкә чыгарга теләдем. Алар караклар иде. Ярый әле мин үз вакытында шул теләктән ваз кичтем! Минем «иптәшләрем» тәки ул эштә катнашырга булды. Аларның берсен төрмәгә утырттылар, икенчесен үтерделәр.

Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин үземдә күп нәрсәне үзгәртергә кирәклеген аңладым. Мәсәлән, 1 Көринтлеләргә 6:10 да: «Караклар да, комсызлар да, эчкечеләр дә, башкаларны хурлаучылар да, талаучылар да Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак»,— дип әйтелә. Бу шигырьне укыгач, мин үземнең аяныч хәлдә булуымны аңладым һәм каты итеп елап җибәрдем. Мин тормышымны үзгәртергә кирәклеген аңладым (Римлыларга 12:2). Мин ярсып китүчән һәм кансыз идем. Бөтен тормышым ялган тирәли әйләнә иде.

Әмма Изге Язмалардан мин Йәһвәнең шәфкатьле һәм кичерүчән икәнен белдем (Ишагыя 1:18). Аллаһы элекке тормышымнан ваз кичәргә көч бирсен дип кат-кат дога кылдым. Аның ярдәме белән мин тора-бара уңышка ирештем. Ясаган зур адымнарымның берсе бергә яшәгән кызым белән никахыбызны законлаштыру иде.

Изге Язмалардагы принципларны кулланганга гына, мин бүген исән

Миңа 24 яшь иде һәм безгә хатыным белән өч баланы үстерергә кирәк иде. Минем намус белән эшлисем килә иде, ләкин белемем дә, рекомендацияләрем дә юк иде. Мин яңадан Йәһвәгә ялварып дога кылдым. Эш бирүчеләр белән сөйләшкәндә, тормышымны үзгәртергә һәм намуслы эшләргә теләгем турында әйтә идем. Кайчак хәтта Изге Язмаларны өйрәнгәнемне һәм законга буйсынып яшәргә теләгәнемне сөйли идем. Әмма беркемнең дә мине эшкә аласы килмәде. Шулай да бер көнне менеджерга үземнең элекке тормышым турында сөйләгәч, ул: «Ни өчендер минем сезне эшкә аласы килә»,— диде. Бу, һичшиксез, Йәһвәнең минем догаларыма җавабы иде. Берникадәр вакыттан соң без хатыным белән суга чумдырылып Йәһвә Шаһитләре булып киттек.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Изге Язмалардагы принципларны куллана башлап мәсихче юлына басканга гына, мин бүген исән. Минем гаиләм бәхетле. Йәһвә мине кичерде, һәм хәзер вөҗданым саф.

Инде 14 ел мин тулы вакытлы хезмәт итәм, ягъни кешеләргә Изге Язмаларның тәгълиматлары белән танышырга ярдәм итүгә күп вакыт сарыф итәм. Хатыным күптән түгел генә шундый ук хезмәтне сайлады. Соңгы 30 ел эчендә эштәге 22 хезмәттәшем Йәһвә Шаһите булып китте. Мин аларга булыша алганыма бик шат. Мин әле дә еш кына сәүдә үзәкләренә кергәлим. Ләкин бу юлы максатым кешеләрне алдау түгел, ә аларга карашларымны сөйләү һәм өмет бирү. Мин аферизм белән алдау юкка чыгачак яңа дөнья турында сөйлим (Мәдхия 36:10, 11).