Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | БЕРӘРСЕ КИЛӘЧӘКНЕ ӘЙТӘ АЛАМЫ?

Аллаһы тәмәке тартуны хуплыймы?

Аллаһы тәмәке тартуны хуплыймы?

Үткән мәкаләдә искә алынган Наоко үз начар гадәтен ташлый алган. Моның турында ул болай ди: «Үз тормышымны мин, Аллаһы сыйфатлары һәм нияте турында хакыйкатьне белгәч, үзгәртә алдым». Ул хакыйкатьләр Изге Язмаларда язылган. Изге Язмаларда тәмәке дигән сүз бер дә очрамаса да, аннан без Аллаһы тәмәке тартуны хуплыймы, юкмы икәнен белә алабыз *. Күп кенә кешеләр бу китаптан алган белемнәр ярдәмендә шул начар гадәткә бирешмичә торырга я аны ташларга кирәк икәнен аңлаган (2 Тимутигә 3:16, 17). Әйдәгез, тәмәке тарту гадәтенең сәламәтлеккә зыян китерә алган өч ягын карап чыгыйк һәм Изге Язмаларда бу яклар турында әйтелгәнгә игътибар итик.

ТӘМӘКЕ — КАРМАК

Тәмәкедә иң көчле наркотик — никотин бар. Ул кешене дәртләндереп тә җибәрергә, тынычландырырга да мөмкин. Тәмәкедәге никотин кешенең баш миенә шунда ук үтеп керә. Тәмәке төтенен бер тапкыр сулау белән кеше никотинның бер дозасын кабул итә, шуңа күрә көненә бер пачка тәмәке тарткан кеше көненә 200 гә якын доза наркотик кабул итә, ә бу һәркайсы наркотикның дозасыннан өстенрәк. Никотинның андый зур дозасы аркасында кеше тәмәкегә тиз генә ияләшеп китә. «Кармакка» эләккән кеше, теләген канәгатьләндермәсә, тәмәке тартырга теләк сизә һәм бу инде гадәткә әйләнеп китә.

«Үзегезне тыңлаучан кол итеп кемгә тапшырсагыз, шуның колы буласыз» (Римлыларга 6:16).

Тәмәке колы булсагыз, Аллаһыга буйсынып яши алырсызмы?

Изге Язмалар безгә Аллаһының тәмәке тартуга карашын белергә ярдәм итә. Инҗилдә: «Әллә сез белмисезме? Үзегезне тыңлаучан кол итеп кемгә тапшырсагыз, шуның колы буласыз»,— дип әйтелә (Римлыларга 6:16). Әгәр дә кеше тәмәке тарту турында гел уйлап йөрсә һәм бу теләк аның эшләренә дә тәэсир итеп торса, ул тиздән иң начар гадәтнең колына әверелә. Әмма Аллаһы — аның исеме Йәһвә — безнең коллар булып түгел, ә бу гадәттән азат булып яшәвебезне тели. Алай яшәсәк, без сәламәтлегебезгә зыян китерә алган гадәтләрдән дә, рухыбызны, ягъни фикер йөртүебезне, боза алган гадәтләрдән дә азат булырбыз (Яратылыш 2:4, искәрмә; 2 Көринтлеләргә 7:1). Шулай итеп, кешенең Йәһвә Аллаһыга карата рәхмәт хисе үскән саен һәм аны тагы да ныграк хөрмәтләгән саен, кеше аңа иң яхшысын бирергә кирәк икәнен һәм үлемгә китерә алган гадәтнең коллыгыннан арынмыйча моны эшли алмаячагын күбрәк аңлый башлый. Шуны аңлагач, аның үз зарарлы теләкләренә каршы көрәшергә теләге туа.

Германиядә яшәүче О́лаф 12 яшьтә тарта башлап 16 ел тәмәке тарткан. «Беренче сигарет миңа йомшак кына кар кисәге кебек „бәрде“,— ди ул. — Әмма күп еллар узгач, ул кар лавинасына әверелде. Бер тапкыр тәмәкем беткәч, мин үземне шулкадәр начар хис иттем ки, хәтта сигарет төпчекләрен җыя башладым, аларны газет кәгазенә төреп тарттым. Үземнең нәрсә эшләгәнемне абайлагач, миңа шулкадәр оят булып китте». Шушы иң начар гадәттән Олаф  ничек арынган? Ул болай ди: «Миңа Йәһвә күңелен табып яшәргә теләк бик булышты. Йәһвә кешеләрне ярата һәм аларга яшәргә өмет бирә. Болар миңа гадәтемне мәңгегә ташларга көч биреп булышты».

ТӘМӘКЕ ТАРТУ СӘЛАМӘТЛЕК ӨЧЕН ЗЫЯНЛЫ

Бер белешмәлектә болай дип язылган: «Фәнни тикшерүләрдән күренгәнчә, тәмәке тарту... тәннең һәр органына диярлек зыян китерә, бу гадәт аркасында күп кенә кешеләр чирли һәм үлә. Андый кешеләрнең саны артканнан-арта бара» («The Tobacco Atlas»). Билгеле, тәмәке тартучылар рак, йөрәк һәм үпкә авырулары кебек чирләрдән интегә. Әмма Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (БССО) мәгълүматы буенча, туберкулез кебек йогышлы чирләрдән вафат булуның төп сәбәбе — тәмәке тарту.

«Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» (Маттай 22:37).

Аллаһы биргән тәнне начар гадәтегез белән нәҗесләсәгез, сез Аллаһыны яратасыз дип әйтеп булырмы?

Үз Сүзе Изге Язмалар аша Йәһвә Аллаһы тормышыбызга, сәламәтлегебезгә һәм сәләтләребезгә дөрес караш белән карарга өйрәтә. Аның Улы Гайсә пәйгамбәр моны күздә тотып: «Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат»,— дигән (Маттай 22:37). Шунысы ачык: Аллаһы безнең дөрес яшәвебезне, сәламәтлек саклавыбызны һәм тормыш белән сәламәтлеккә хөрмәт белән каравыбызны тели. Йәһвә турында һәм аның нияте турында күбрәк белгән саен, без аны ярата башлыйбыз һәм аның безнең хакка башкарган бар эшләрен кадерли башлыйбыз. Нәтиҗәдә, бездә сәламәтлегебезгә зыян китерә алган нәрсәләргә хәтта якын килмәскә дә теләк туа.

Һиндстанда яшәүче Джаявант исемле бер табиб 38 ел тәмәке тарткан. Ул болай ди: «Мин тәмәке тарту гадәтенең зыянлы булуын медицина журналларыннан укып белдем. Мин бу гадәтнең начар икәнен белә идем, һәм пациентларыма да шул гадәтләрен ташларга киңәш итә идем. Шулай да үзем 5—6 тапкыр ташларга тырышсам да ташлый алмадым». Аңа үз гадәтен ташларга нәрсә булышкан? Ул болай дип сөйли: «Миңа тәмәке тартуны ташларга Изге Язмаларны өйрәнү булышты. Минем Йәһвә күңелен табып яшисем килә иде, шуңа күрә мин шул гадәтемне шундук ташладым».

ТӘМӘКЕ ТАРТУ БАШКАЛАРГА ЗЫЯН КИТЕРӘ

Кеше тәмәке тартканда чыгарган төтен дә, тәмәкенең үзеннән күтәрелгән төтен дә агулы. Андый төтенне сулау рак кебек авыруларга китерә ала, моның аркада ел саен тәмәке тартмаган  600 000 кеше — күбесенчә хатын-кызлар белән балалар вафат була. БССО ның отчетында мондый кисәтү бар: «Кеше һавага сеңгән тәмәке төтенен азмы-күпме сулый — зыяны барыбер булачак».

«Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (Маттай 22:39).

Якыннарыгыз һәм гаиләгез янында тәмәке тартсагыз, сез аларны яратасыз дип әйтеп булырмы?

Гайсә пәйгамбәр әйткәнчә, Аллаһыны ярату турындагы әмер беренче урында тора, ә икенче урында якыныңны, ягъни туганнарыңны, дусларыңны һәм башка кешеләрне ярату турындагы әмер тора. Ул: «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат»,— дигән (Маттай 22:39). Якыннарыбызга зыян китерә алган гадәтне ташламыйбыз икән, димәк, без аларны яратмыйбыз. Чын күңелдән яратсак, без Инҗилнең: «Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен»,— дигән киңәшенә колак салырбыз (1 Көринтлеләргә 10:24).

Армениядә яшәүче Армен болай ди: «Туганнарым миннән тәмәке тартмаска үтенә иде, чөнки бу гадәт, аларның сүзләре буенча, аларга зыян китерә иде. Әмма мин гадәтемнең зыянлы булуын танырга теләми идем». Ни өчен ул үз карашын үзгәрткән? Ул болай дип сөйли: «Изге Язмалардан алган белемнәрем һәм Йәһвәне яратуым миңа тәмәке тарту гадәтемне ташларга һәм аның үземә генә түгел, ә якыннарыма да зыян китергәнен аңларга булышты».

ТӘМӘКЕ ТӨТЕНЕ БАШКА ЧЫКМАЯЧАК!

Изге Язмалардан алган белемнәре ярдәмендә Олаф, Джаявант һәм Армен үзләре өчен дә, башкалар өчен дә зыянлы иң начар гадәтне ташлый алган. Аларга тәмәке тарту гадәте зыянлы икәнен белү генә түгел, ә Йәһвәне ярату һәм аның күңелен табып яшәү теләге булышкан. Яратуның мөһимлеге турында 1 Яхъя 5:3 тә әйтелә: «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел». Изге Язмалардагы принципларны тоту кайвакыт авыр. Әмма Аллаһыны нык яраткан кеше өчен тыңлаучан булу авыр булмас.

Йәһвә кешеләргә Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итеп, инде хәзер миллионлаган кешегә тәмәке коллыгыннан азат булырга я аның коллыгына эләкмәскә ярдәм итә (1 Тимутигә 2:3, 4). Үз Патшалыгы ярдәмендә — аның Улы Гайсә идарәсендәге күктәге хөкүмәт ярдәмендә — Йәһвә миллионлаган кешене тәмәке коллары иткән комсыз коммерция системасын озакламый җимерәчәк. Ул тәмәке тарту «чирен» мәңгегә юк итәчәк һәм тыңлаучан кешеләргә камил тән белән камил акыл бирәчәк (Ишагыйя 33:24; Ачылыш 19:11, 15).

Әгәр сез дә тәмәке тарту гадәте белән көрәшәсез икән, бирешмәгез. Аллаһыны яратырга һәм ул тәмәке тартуга караган кебек карарга өйрәнсәгез, сезнең дә үз начар гадәтегезне ташларга теләгегез туар. Йәһвә Шаһитләре сезнең янга килеп Изге Язмалардагы принциплар белән танышырга һәм алар буенча яшәргә булышыр. Йәһвәнең үзегезгә начар гадәтегезне ташларга булышуын телисезме? Шикләнмәгез: ул сезгә моның өчен җитәрлек көч-куәт бирәчәк (Филипиялеләргә 4:13).

^ 3 абз. Тәмәке тарту дип әйткәндә, без бу мәкаләдә тәмәке төтенен эчкә йотуны, трубка я кальян тартуны күздә тотабыз. Әмма монда искә алынган принциплар тәмәке чәйнәү, иснәү, никотинлы электрон сигаретлар тарту һәм моңа охшаш башка нәрсә эшләүгә дә кагыла.