Төп мәгълуматка күчү

Аллаһы газапларыбызда гаеплеме?

Аллаһы газапларыбызда гаеплеме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда: «Юк!» — дип әйтелә. Йәһвә Аллаһы кешеләрнең газапланып яшәүләрен теләмәгән. Әмма беренче пар — Адәм белән Хаува Аллаһының хакимлегенә каршы күтәрелгән һәм үзләре нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен билгеләп яшәргә теләгән. Алар Аллаһыдан читкә борылган һәм андый тормышның аяныч «җимешләрен» татыган.

 Бүген инде безгә аларның «арбасында» барырга туры килә. Әмма газапларыбызда Аллаһы гаепле түгел.

 Изге Язмаларда: «Сынауларда беркем дә: „Мине Аллаһы сыный”,— димәсен, чөнки Аллаһыны явызлык кылырга этәреп булмый, һәм Аллаһы үзе дә беркемне явызлык кылырга этәрми» (Ягъкуб 1:13). Газаплар беркемне дә, хәтта Аллаһы яраткан кешеләрне дә, читләтеп үтми.