Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Күп кенә кеше мине нәфрәт итә иде»

«Күп кенә кеше мине нәфрәт итә иде»
  • ТУУ ЕЛЫ: 1978

  • ТУГАН ИЛЕ: ЧИЛИ

  • ҮТКӘНДӘ: ҮТӘ МӘРХӘМӘТСЕЗ КЕШЕ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Сантьяго шәһәрендә — Чили башкаласында туып үстем. Без яшәгән җирдә наркотиклар куллану гадәти хәл иде. Төрле бандалар җинаять кылып йөри иде. Миңа 5 яшь булганда, әтиемне үтерделәр. Шуннан соң әнием бер мәрхәмәтсез ир белән яшәде. Бу ир кеше мине дә, әниемне дә еш кына кыйный иде. Шул еллардан бирле күңелем яраланып калды.

Үсә төшкәч, мин башка кешеләрнең начар тәэсирендә үтә кансыз булып киттем. Мин хэви-метал тыңладым, чамадан тыш эчтем һәм вакыт-вакыт наркотиклар кулландым. Мин наркотик сатучылар белән еш кына кыйнаша идем; берничә тапкыр алар мине үтерергә тырышты. Бер очракта ярышташ бер банда начар яктан даны чыккан бер кешене мине үтерергә яллады, ләкин ул мине пычак белән яралый гына алды, һәм мин аңардан качып киттем. Икенче бер очракта берничә наркотик сатучысы, башыма пистолет куеп, мине асып үтерергә теләгән иде.

1996 елны мин Каролина исемле бер хатын-кызга гашыйк булдым, һәм 1998 елны без аның белән өйләнештек. Безнең беренче улыбыз тугач, мин тиз кызып китүчәнлегем аркасында борчыла башладым. Мин үги әтием кебек булып китәрмен дип һәм үземне гаиләм белән мәрхәмәтсез тотармын дип курка идем. Шуңа күрә мин реабилитация үзәгенә ятарга булдым. Мине дәваларга тырышсалар да, барысы да юкка гына булды. Һәр кечкенә нәрсә ачуымны чыгара иде; мин үз-үземне кулда тота белми идем. Гаиләмне үземнән азат итәргә теләп, мин үз-үземә кул салырга булдым. Әмма, бәхеткә каршы, мин исән калдым.

Күп еллар дәвамында мин атеист булдым, шулай да минем Аллаһыга ышанасым килә иде. Шуңа күрә мин күпмедер вакыт евангелистларга йөрдем. Шул вакытта хатыным Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә иде. Мин Шаһитләрне нәфрәт итә идем һәм күп кенә тапкыр аларга сүгенеп кычкыра идем. Әмма алар һәрвакыт тыныч кала иде. Минем моңа исем китә иде.

Бер көн Каролина мине үз Изге Язмаларымнан Мәдхия 83:18 не укып чыгарга сорады. Шул шигырьдә Аллаһы исеме Йәһвә икәнлеге ачыктан-ачык әйтелә. Үз динемдә мин Йәһвә турында түгел, ә ниндидер илаһ турында белем ала идем. Бу хәл мине шаккатырды. 2000 елның башында мин дә Шаһитләр белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Мин рухи яктан үсеп тордым. Әкрен-әкрен генә миңа Йәһвәнең кызганучан һәм кичерүчән Аллаһы булуы ачыклана барды. Бу мине бик юатты. Мәсәлән, Изге Язмаларда — Чыгыш 34:6, 7 дә Йәһвә турында болай дип әйтелә: «Кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы, сабыр, рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Аллаһы! Ул Үзенең шәфкатен меңнәрчә буынга күрсәтә, хәсислек, явыз гамәл, гөнаһларны кичерә».

Йәһвәнең кызганучан һәм кичерүчән булуын белү мине бик юатты

Шулай да миңа белгәннәремне куллану авыр иде. Мин үз начар холкымны беркайчан да үзгәртә алмам дип уйлый идем. Мин «абынган» саен, Каролина ярату белән рухымны күтәреп тора иде. Ул миңа Йәһвә тырышлыкларымны күрә дип искә төшереп торды. Мин, кайвакыт өметсезлеккә бирелсәм дә, хатыным миңа ярдәм иткәнгә, Йәһвәнең күңелен табар өчен көчемнән килгәнне эшләдем.

Минем белән Изге Язмаларны өйрәнгән Алехандро исемле абый-кардәш бер тапкыр мине Гәләтиялеләргә 5:22, 23 не укып чыгарга сорады. Бу шигырьләрдә әйтелгәнчә, Аллаһы рухының җимеше — «мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, юашлык, тотнаклылык». Алехандро миңа бу сыйфатларны мин үзем үстерә алмыйм, моның өчен Аллаһының изге рухы кирәк дип әйтте. Моны аңлагач, мин гел башкача уйлый башладым!

Соңрак мин Йәһвә Шаһитләренең бер зур конгрессына барып кайттым. Андагы тәртипне, чисталыкны һәм кардәшлекне күргәч, хак динне тапканымны аңладым (Яхъя 13:34, 35). 2001 елның февралендә мин суга чумдырылу үттем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Йәһвәнең ярдәме белән мин мәрхәмәтсез бер кешедән тыныч холыклы кешегә әйләндем. Йәһвә мине кереп баткан сазымнан тартып чыгарды дип әйтеп була. Күп кенә кеше мине нәфрәт итә иде, һәм мин аларны хөкем итмим. Бүген мин хатыным һәм ике улым белән Йәһвәгә тынычлыкта хезмәт итәм.

Туганнарым һәм элекке дусларым шулкадәр үзгәргәнемә ышанып бетми иде. Нәтиҗәдә, аларның кайберләре Изге Язмалардагы хакыйкать белән кызыксына башлады. Мин үзем дә башкаларга Йәһвә белән танышырга булышам. Шул кешеләрнең тормышлары Изге Язмалардагы хакыйкать ярдәмендә үзгәргәнен күрү мине бик сөендерә!