Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Мин инде рәхимсез кеше түгел»

«Мин инде рәхимсез кеше түгел»
  • Туу елы: 1973

  • Туган иле: Уганда

  • Үткәндә: Кансыз һәм әхлаксыз эчкече

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

 Мин Уганда илендә, Гомба районында тудым. Андагы күпчелек кеше бик ярлы булды. Шәһәребездә электр тогы булмаганга, төнлә без керосин лампасын куллана идек.

 Әти-әнием фермерлар иде. Алар Угандага Руандадан күченде. Алар кофе һәм бананнар үстерә иде. Бананнардан алар вараги дигән ликер ясый иде. Әти-әнием шулай ук тавык, кәҗә, дуңгыз һәм сыер асрады. Культурабыз һәм алган тәрбиям аркасында, мин хатын үз иренә һәрвакыт буйсынучан булырга һәм беркайчан да үз фикерен белдермәскә тиеш дип уйлый идем.

 23 яшемдә мин Руандага күчендем. Анда мин яшьтәшләрем белән клубларга йөри идем. Бер клубка бик еш йөргәнгә, миңа анда түләүсез керер өчен хәтта пропуск бирделәр. Миңа кан кою һәм көч куллану күрсәтелгән фильмнар ошый иде. Дусларым һәм күңел ачуларым тәэсирендә мин кансыз һәм әхлаксыз эчкечегә әйләндем.

 2000 елда мин Сколастик Кабагвира исемле кыз белән яши башладым, безнең өч балабыз туды. Тәрбиям аркасында, мин хатынымнан, мине сәламләгәндә һәм миннән берәр нәрсә сораганда, алдымда тезләнүен таләп итә идем. Мин шулай ук бар булган әйберләребез минеке һәм мин алар белән теләсә нәрсә эшли алам дип әйтә идем. Мин еш кына төнлә өйдән чыгып китә идем һәм иртәнге өчләрдә, гадәттә исергән килеш, кайта идем. Мин ишек шакыгач, Сколастик озаграк вакыт ачмый торса, мин аны кыйный идем.

 Ул вакытта мин шәхси охрана компаниясендә эшләдем һәм яхшы хезмәт хакы ала идем. Сколастик мине үзе йөргән чиркәүгә кушылырга дәртләндерә иде. Ул бу миңа үзгәрергә булышыр дип өметләнә иде. Ләкин мин ризалашмадым. Мин башка бер хатын белән йөрешә башладым. Кансыз һәм әхлаксыз тәртибем нәтиҗәсендә, Сколастик, үзе белән өч балабызны алып, үз әти-әнисенә күченде.

 Олы яшьтәге бер дустыбыз минем белән тормыш рәвешем турында сөйләшеп алды. Ул мине Сколастик янына кире кайтырга өндәде. Ул өч матур балабыз әтисенә мохтаҗ дип әйтте. 2005 елда мин эчүне ташладым һәм, башка хытынны калдырып, Сколастик янына кайттым. 2006 елда без өйләнештек. Ләкин мин һаман да хатыныма карата рәхимсез һәм тупас идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ

 2008 елда Жоэль исемле Йәһвә Шаһите ишегебезне шакыды. Мин аны тыңладым. Берничә ай дәвамында ул һәм Бонавентар исемле башка ир-ат минем яныма регуляр рәвештә йөрде. Без, дөньяны онытып, Изге Язмалар турында сөйләшә идек. Минем күп сорауларым булды, аеруча Ачылыш китабы буенча. Чынлыкта, мин Йәһвә Шаһитләренең ялгыша икәнен дәлилләргә тырыштым. Мәсәлән, мин Ачылыш 7:9 да искә алынган «бихисап күп кеше» турында бәхәсләштем. Шигырьдә алар Аллаһының тәхете һәм «Бәрән [Гайсә Мәсих] алдында басып тора» дип әйтелә. «Ничек инде, алайса, сез алар җирдә яшәячәк дип өйрәтәсез?» — дип әйтә идем мин. Жоэль сабырлык белән сорауларыма җавап бирә иде. Мәсәлән, ул миңа, Ишагыя 66:1 не күрсәтте. Анда Аллаһы җирне үзенең «аяк асты» дип атый. Шуңа күрә бихисап күп кеше Аллаһының тәхете алдында җирдә басып тора. Мин шулай ук Зәбур 37:29 ны укыдым. Анда тәкъвалар җирдә мәңге яшәячәк диелә.

 Ахыр чиктә мин Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым. Шулай итеп Бонавентар минем һәм хатыным белән өйрәнү үткәрә башлады. Изге Язмаларны өйрәнү мине тормышымда үзгәрешләр ясарга дәртләндерде. Мин хатынымны хөрмәт итәргә өйрәндем. Мин бүтән аның үзем алдында тезләнүен теләмәдем. Мин инде бар булган әйберләребез минеке дип әйтми идем. Көч куллану күрсәтелгән фильмнарны да карамый башладым. Бар бу үзгәрешләрне ясар өчен, миңа күп тырышлык, тотнаклылык һәм басынкылык кирәк булды.

Изге Язмалар ярдәмендә мин хатыным өчен күпкә яхшырак ир булып киттем

 Берничә ел алдарак мин олы улыбыз Кристианны туганнарыбыз янына Угандага җибәргән идем. Ләкин Канун 6:4—7 не укыгач, мин аңладым: балаларыбызны тәрбияләү өчен, шул исәптән аларны Аллаһы нормаларына өйрәтү өчен, мин һәм хатыным җаваплы. Улыбызны өйгә китергәч, без дә, ул да бик шат идек!

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

 Мин Йәһвәнең шәфкатьле Аллаһы икәнлеген белдем. Мин аның үземне үткәндәге тормыш рәвешем өчен кичергәненә ышанам. Сколастик та минем белән бергә Изге Язмаларны өйрәнә башлаганына мин шундый шат. Без тормышыбызны Йәһвәгә багышладык һәм бергә 2010 елның 4 декабрендә суга чумдырылу үттек. Хәзер мин эштән турыдан-туры өйгә кайтам. Хатыным моңа бик сөенә. Мин аңа карата игелек һәм хөрмәт күрсәтәм, ул моның өчен миңа бик рәхмәтле. Мин исерткеч эчемлекләрне эчмәскә карар иттем, һәм хәзер мин инде рәхимсез кеше түгел. 2015 елда мине, җыелышыбызны көтәр өчен, өлкән итеп билгеләделәр. Биш балабызның өчесе суга чумдырылган.

 Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин бар өйрәткәннәрен сукырларча кабул итмәдем. Шулай да мине аларның бар сорауларыма Изге Язмалар ярдәмендә җавап бирүе гаҗәпләндерде. Без Сколастик белән шуны аңладык: чын Аллаһыга хезмәт итүчеләр аның нормаларын хәтта авыр булганда да үтәргә тиеш. Мин Йәһвәгә мине үзенең рухи гаиләсенә җәлеп иткәне өчен бик рәхмәтле. Тормышым турында уйланганда, мин шуны төгәл әйтә алам: һәр эчкерсез кеше үз тормышын Аллаһы ярдәме белән аңа яраклы итә ала.