Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: ДӨНЬЯ АХЫРЫННАН КУРКЫРГА КИРӘКМЕ?

Дөнья ахырыннан куркырга кирәкме?

Дөнья ахырыннан куркырга кирәкме?

Майя календаре буенча 2012 елның 21 нче декабрендә бөтен дөнья үзгәртелгән булачак дип сөйлиләр. Бу сездә нинди хисләр уята? Сез, бәлки, шатланасыздыр, ә, бәлки, өметегез өзеләдер, я сезгә барыбердер. Бәлки, кешеләр кабат ялгышадыр?

Инҗилдә «бу дөньяның бетәчәк» дип әйтелгән. Ничек ул «бетәчәк»? (Маттай 24:3; Инҗил, 2001). Кайберәүләр җир ут белән яндырылган булачак дип курка. Башкалар ул вакытта нәрсә булачагын күрергә тели. Күпләр дөнья ахырын көтеп инде арып беткән. Ләкин бу өметләр уйдырмага яки дөреслеккә нигезләнгәнме?

Аллаһы Сүзендә дөнья ахыры турында әйтелгән сүзләр сезне гаҗәпләндерер. Анда ахырны көтәр өчен сәбәпләр китерелә һәм шулай ук кайберәүләр, ул озакка сузылганга, аны көтеп арыр бетәрләр дип әйтелә. Кешеләрнең дөнья ахыры турында күп кенә сораулар туа. Әйдәгез, Аллаһы Сүзеннән аларга җавап алыйк.

Җир ут белән яндырылырмы?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ҖАВАП: «Син [Аллаһы] җирне нигезләренә нык беркеткән, ул гомер-гомергә авышмас» (МӘДХИЯ 103:5).

Җир ут белән дә яндырылмаячак, башка нәрсә белән дә юк ителмәячәк. Аллаһы Сүзе буенча, планетабыз — кешеләрнең мәңгелек йорты. Зәбур китабында, Мәдхия 36:29 да болай дип әйтелә: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 113:24; Ишагыйя 45:18).

Аллаһы җирне яраткач, аның турында «гаять яхшы» дигән, һәм аның фикере үзгәрмәгән (Яратылыш 1:31). Ул җирне юк итәргә җыенмый, ә киресенчә, «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәргә» һәм аны төзәтеп алмаслык зыян китерүдән сакларга вәгъдә итә (Ачылыш 11:18).

Шулай да сезне Инҗилдә, 2 Петер 3:7 дәге сүзләр гаҗәпләндерер: «Күкләр һәм җир шул ук сүз буенча ялкын өчен саклана». Җир яндырылачакмы? Изге Язмаларда «күкләр», «җир», «ялкын» дигән сүзләр кайвакыт күчмә мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, Зәбурда: «Ходай патшалык итә: җир сөенсен»,— дип әйтелә (Мәдхия 96:1). Бу шигырьдәге «җир» дип әйтелсә дә, сүз, әлбәттә, кешеләр турында бара.

2 Петер 3:7 дә дә «күкләр», «җир» һәм «ялкын» дигән сүзләр күчмә мәгънәдә кулланыла. Моны контексттан күреп була. 5 нче һәм 6 нчы шигырьләрдә бу юк ителү Нух көннәрендәге Туфан белән чагыштырыла. Ул вакытта борынгы дөнья юк ителгән булган, ләкин планетабыз юкка чыкмаган. Ул вакытта «җир», ягъни явыз кешеләр юкка чыккан. һәм «күкләр» — җирдә яшәгән кешеләр белән җитәкчелек итүчеләр — юк ителгән булган (Яратылыш 6:11). Шуңа күрә 2 Петер 3:7 дә явыз кешеләрнең һәм бозык җитәкчеләрнең мәңгелек юк ителүе турында сүз бара. Аларның юк ителүе ялкында юк ителү белән чагыштырыла.

Дөнья ахыры килгәч, нәрсә булачак?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ҖАВАП: «Дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә, ә Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк» (1 ЯХЪЯ 2:17).

Үтеп китәргә тиешле «дөнья» — җир шары түгел, ә Аллаһы ихтыяры буенча яшәмәгән кешеләр дөньясы. Хирург авыру кешенең тормышын саклап калыр өчен яман шешне кисеп ала. Аллаһы да яхшы кешеләр җирдәге тормышка шатланып яшәсеннәр өчен, явыз кешеләрне «юкка чыгарачак» (Мәдхия 36:9). Шуңа күрә, күргәнебезчә, «дөнья ахыры» яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк.

«Дөнья ахырына» мондый уңай карашны кайбер Изге Язмалар тәрҗемәләреннән дә күреп була. Анда бу сүзләр «бу дөнья төзелешенең ахыры» дип тәрҗемә ителгән (Маттай 24:3). Дөнья ахыры вакытында явыз кешеләр генә юк ителәчәк, димәк, җирдә кешеләр яшәячәк һәм аларның яңа тормышлары булачак. Моның турында Аллаһы Сүзендә әйтелә (Лүк 18:30).

Гайсә ул чорны «яңарту» вакыты дип атаган һәм шул вакытта ул кешеләрне Аллаһы баштан ук ниятләгән шартларга кайтарачак (Маттай 19:28). Безне мондый фатихалар көтә:

Без «Аллаһы ихтыярын» үтибез икән, ягъни ул таләп иткәнне башкарабыз икән, безгә дөнья ахырыннан куркасы юк. Киресенчә, аны көтеп яшик.

Дөнья ахыры чыннан да якынмы?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ҖАВАП: «Боларны күргәч, шуны белегез: Аллаһы Патшалыгы якын» (ЛҮК 21:31).

Фәлсәфә буенча профессор Ричард Кил бер китапта болай дип яза: «Кискен үзгәрешләр, иҗтимагый хаос дөнья ахыры турында төрле фаразлар төзер өчен уңайлы шартлар булдырып тора». Ә инде андый үзгәрешләрне я хаосны аңлату аеруча авыр булса, шартлар тагы да уңайлырак дип әйтеп була («The Last Days Are Here Again»).

Әмма Изге Язмаларда искә алынган пәйгамбәрләр ахыр турында язганда аяныч вакыйгаларны аңлатырга тырышмаган. Киресенчә, алар Аллаһы тарафыннан рухландырылып, дөньяның котылгысыз ахырын күрсәтүче вакыйгаларны сурәтләгән. Астарак андый пәйгамбәрлекләрнең кайберләре китерелә. Алар безнең көннәрдә үтәләме? Бу сорауга үзегез җавап бирегез. Дөньяның котылгысыз ахырын күрсәтүче вакыйгалар:

  • Сугышлар, ачлык, җир тетрәү һәм үлемгә китерүче чирләр эпидемиясе (Маттай 24:7; Лүк 21:11).

  • Җинаятьчелекнең үсүе (Маттай 24:12).

  • Кешеләрнең җирне һәлак итүе (Ачылыш 11:18).

  • Кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан һәм Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучан (2 Тимутигә 3:2, 4).

  • Гаиләләр таркала (2 Тимутигә 3:2, 3).

  • Ахыр якынлашуын күрсәтүче дәлилләргә ваемсызлык (Маттай 24:37—39).

  • Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр бөтен җир йөзе буйлап вәгазьләнә (Маттай 24:14).

Гайсә пәйгамбәр әйткәнчә, «боларның барысын күргәч», шуны белегез: дөнья ахыры якын (Маттай 24:33). Йәһвә Шаһитләре дөнья ахырының якын булуына ышаналар. Алар 236 илдә һәм территориядә башкаларга үз ышанулары турында сөйлиләр.

Кайберәүләр ахыр турында ялгыш карашта торса да, бу ахыр беркайчан да килмәячәк дигәнне аңлатамы?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ҖАВАП: «Кешеләр: „Тынычлык һәм иминлек!“ дип әйткәндә, һич уйламаган чакта һәлак ителәчәкләр, һәм бу авырлы хатынның тулгак тоту газаплары көтмәгәндә башланган кебек булачак. Алар берничек тә котылып кала алмаячак» (1 ТИСАЛУНИКӘЛЕЛӘРГӘ 5:3).

Инҗилдә бу дөньяның юк ителүе тулгак тоту газаплары белән чагыштырыла: әни кешенең газаплары котылгысыз һәм көтмәгәндә башлана. Ахырның якынлашу вакыты — хатынның авырлы булу вакыты. Ул вакытта хатын көчәя барган авыртулар сизә һәм тиздән бала туарга тиеш икәнен белә. Аның табибы бала туачак көнне билгеләр, ләкин бала шул көнне тумаса да, хатын баласының тиздән туачагына шикләнми. Кайберәүләр ахыр турында ялгыш карашта торса да, без «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне ачык күреп торабыз (2 Тимутигә 3:1).

Шулай да берәрсе болай дияр: «Ахырның якынлашып килүе шулкадәр ачык икән, ни өчен күпләр моны танымый?» Изге Язмаларда ахыр якынлашканда, кешеләр моның әһәмиятен киметәчәк дип әйтелгән булган. Соңгы көннәрдәге зур үзгәрешләрне таныр урынына, алар болай дип мыскыллап көлә: «һәммә нәрсә ничек барлыкка китерелгән булса, безнең ата-бабаларыбыз үлем йокысына киткәннән бирле нәкъ шулай кала» (2 Петер 3:3, 4). Әйе, соңгы көннәрдә яшәгәнебез ачык күренеп тора, ләкин күпләр моңа игътибар итми (Маттай 24:38, 39).

Бу мәкаләдә ахырның якын булуын күрсәтүче Аллаһы Сүзеннән берничә дәлил генә китерелде. Сезнең күбрәк беләсегез киләме? Алайса, Йәһвә Шаһитләренең Изге Язмаларны бушлай өйрәнү тәкъдимен кабул итегез. Андый өйрәнү сезнең өегездә яки сезгә уңайлы булган башка урында, я хәтта телефон буенча үткәрелә ала. Өйрәнер өчен вакыт бүлеп куегыз һәм өйрәнүнең файдасын күрерсез.