Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Россия

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Россия

РОССИЯДӘ яшәүче Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге күп еллар буе тыелган булган. Әмма 1991 елда алар рәсмиләштерелгән булган һәм моңа бик шат. Ул вакытта күпләр Россиядәге Йәһвә Шаһитләренең саны унлата артыр һәм 170 000 гә җитәр дип бер дә уйламаган! Бу тырыш вәгазьчеләрнең санына Россиягә рухи уңыш җыяр өчен чит илләрдән күченгән Шаһитләр дә керә (Мат. 9:37, 38). Әйдәгез, аларның кайберләре белән танышыйк.

ТЫРЫШ КАРДӘШЛӘР ҖЫЕЛЫШЛАРНЫ НЫГЫТЫРГА БУЛЫША

Россиядә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге рөхсәт ителгән елны Бөекбританиядә яшәгән Матфейга 28 яшь булган. Ул елны үткән конгресстагы бер нотыкта Көнчыгыш Европадагы җыелышларда ярдәм кирәк дип әйтелгән булган. Нотык сөйләгән кардәш Россиядәге Санкт-Петербург шәһәренең бер җыелышын мисал итеп китергән. Шул җыелышта бер хезмәттәш ярдәмче булган, ә өлкәннәр булмаган. Шулай да вәгазьчеләр берничә йөз Изге Язмалар өйрәнүе үткәргән! «Бу нотыктан соң,— дип әйтә Матфей,— мин һәрвакыт Россия турында уйландым. Шуңа күрә анда күченергә теләгем турында Йәһвәгә дога кылдым». Ул күпмедер акча җыйган, үз әйберләренең күбесен саткан һәм 1992 елда Россиягә күченгән. Аннары нәрсә булган?

Матфей

«Телне өйрәнү җиңел булмады,— дип әйтә Матфей.— Мин кешеләр белән Изге Язмалар турында юньләп сөйләшә алмадым». Өстәвенә, яшәү урынын табу да авыр булган: «Миңа бер фатирдан икенчесенә әллә ничә тапкыр күченергә туры килде. Санап та бетереп булмый». Бу авырлыкларга карамастан, Матфей болай ди: «Россиягә күченү — гомеремдә кабул иткән карарларымның иң яхшысы». Ул болай дип аңлата: «Монда хезмәт итеп, мин күбрәк Йәһвәгә таянырга өйрәндем һәм төрле яклардан аның җитәкчелеген күрдем». Соңрак Матфейны өлкән һәм махсус пионер итеп билгеләгәннәр, ә хәзер ул Санкт-Петербургтагы филиалда хезмәт итә.

1999 елда Хиро 25 яшендә Япониядә Хезмәтне яхшырту мәктәбен тәмамлаган, һәм укытучыларның берсе аны башка илдә хезмәт итү турында уйланырга дәртләндергән. Хиро Россиядә ихтыяҗ барлыгы турында ишетеп, рус телен өйрәнә башлаган. Ул шулай ук тагын бер адым ясаган. «Мин Россиягә алты айга барып кайттым,— дип сөйли Хиро.— Россиядә кыш бик салкын булганга, мин салкынга түзә алырмын микән дип ноябрь аенда барырга булдым». Россиядә кышлагач, ул Япониягә кире кайткан һәм акча җыяр өчен гади тормыш алып барган. Ә аннары Россиягә бөтенләй күченергә булган.

Хиро белән Светлана

Хиро инде 12 ел Россиядә яши. Ул төрле җыелышларда хезмәт иткән. Кайвакыт ул 100 дән артык вәгазьчедән торган җыелышларда бердән-бер өлкән булган. Бер җыелышта ул атна саен Хезмәт очрашуының зур өлешен, Теократик хезмәт мәктәбен, Күзәтү манарасы өйрәнүен һәм биш төрле урында Китап өйрәнүен берүзе үткәргән. Ул шулай ук еш кына көтүче вазифасын үтәп, өлкән буларак килеп китүләр ясаган. Үткәнне искә алып, Хиро болай ди: «Кардәшләргә рухи яктан ныгырга булышу миңа зур шатлык китерде». Ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итү Хирога ничек тәэсир иткән? Ул болай ди: «Россиягә күченер алдыннан мин инде өлкән һәм пионер булып хезмәт иттем, әмма монда килгәч, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем тагы да ныгыды. Мин тормышымның һәр өлкәсендә Йәһвәгә күбрәк таянырга өйрәндем». 2005 елда Хиро Светланага өйләнгән, һәм алар бергә пионер булып хезмәт итүләрен дәвам итә.

Майкл белән Ольга һәм Марина белән Мэтью

34 яшьлек Мэтью һәм аның 28 яшьлек энесе Майкл Канададан күченгән. Россиягә килгәч, алар җыелыш очрашуларына никадәр күп кызыксынучыларның килүенә һәм очрашуларны үткәрүче абый-кардәшләрнең никадәр аз булуына гаҗәпләнгән. Мэтью болай ди: «Мин килгән җыелышта 200 кеше иде, әмма бар очрашуларны олы яшьтәге бер өлкән һәм яшь кенә хезмәттәш ярдәмче үткәрә иде. Андый хәлне күргәч, минем бу абый-кардәшләргә булышыр өчен күченәсем килде». Ул Россиягә 2002 елда күченгән.

Дүрт ел үткәч, Россиягә Майкл күченгән һәм җыелышларда абый-кардәшләргә ихтыяҗ һаман да зур икәнен аңлаган. Хезмәттәш ярдәмче буларак, ул җыелыш акчалары, әдәбият һәм участоклар өчен җаваплы булган. Шулай ук аны гадәттә җыелыш сәркатибе үтәгән эшне башкарырга, ачык нотыклар сөйләргә, конгрессларны оештыруда булышырга һәм Патшалык Залларын төзүдә катнашырга сораганнар. Дөресен әйткәндә, җыелышлар бүген дә ярдәмгә мохтаҗ. Шулкадәр күп вазифаларны үтәү җиңел булмаса да, хәзер өлкән булып хезмәт итүче Майкл болай ди: «Кардәшләргә булышу миңа зур канәгатьлек китерә. Бу — мин сайлый алган тормыш юлларының иң яхшысы!»

Вакыт узу белән Мэтью — Маринага, ә Майкл Ольгага өйләнгән. Бу ике гаилә башка тырыш вәгазьчеләр белән бергә үсеп баручы җыелышларга булыша.

АШКЫНУЧАН АПА-КАРДӘШЛӘР ҖЫЮ ЭШЕНДӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТӘ

Татьяна

1994 елда, Татьянага 16 яшь булган чакта Чехия республикасыннан, Польшадан һәм Словакиядән алты махсус пионер Украинага күченеп, аның җыелышында хезмәт итә башлаган. Ул аларны җылы хисләр белән исенә төшереп болай ди: «Бу ашкынучан пионерлар ачык йөзле һәм игелекле иде. Алар Изге Язмаларны бик яхшы белә иде». Йәһвәнең бу кардәшләр күрсәткән фидакарьлек рухын ничек фатихалаганын күреп, Татьяна: «Минем дә алар кебек буласым килә»,— дип уйлап куйган.

Бу пионерларның үрнәкләре аны шулкадәр дәртләндергән ки, Татьяна башка кардәшләр белән каникуллары вакытында Украинадагы һәм Белоруссиядәге бер дә вәгазьләнмәгән ерак территорияләргә барып вәгазьләгән. Аңа анда хезмәт итү бик ошаган. Шуңа күрә ул үз хезмәтен киңәйтер өчен Россиягә күченергә булган. Башта ул бер апа-кардәшкә кыска вакытка килеп киткән (бу апа-кардәш чит илдән Россиягә күченгән булган) һәм пионер булып хезмәт итә алыр өчен эш эзләгән. Соңрак 2000 елда ул Россиягә күченгән. Аңа үзгәрешләргә җайлашу җиңел булганмы?

Татьяна болай дип исенә төшерә: «Үземә яшәү урынын сатып ала алмаганга, миңа төрле кешеләрдә арендага бүлмә алып яшәргә туры килә иде. Яшәү шартлары җиңел булмады. Кайвакыт өйгә кайтып китәсем килә иде. Әмма Йәһвә үз хезмәтемне дәвам итсәм бу миңа файда китерәчәген күрергә һәрвакыт булышып тора иде». Хәзер Татьяна Россиядә миссионер булып хезмәт итә. Ул болай ди: «Өемнән ерак урнашкан илдә мин кыйммәтле тәҗрибәгә һәм күп дусларга ия булдым. Ә иң мөһиме, минем иманым ныгыды».

Масако

Япониядән булган Масакога 50 яшьләр тирәсе. Ул миссионер булып хезмәт итәргә гомер буе хыялланган. Әмма сәламәтлек белән бәйле проблемалары аркасында ул бу максатка ирешә алмаган. Хәле яхшыргач, ул рухи уңыш җыю эшендә булышыр өчен Россиягә күченергә булган. Яраклы яшәү урынын һәм эш табу авыр булса да, ул, япон теле буенча дәресләр биреп һәм фатирлар җыештырып, пионер булып хезмәт итә алган. Аңа үз хезмәтен дәвам итәргә нәрсә булышкан?

Россиядә хезмәт иткән 14 елын исенә төшереп, Масако болай ди: «Хезмәтем китергән шатлык бар авырлыкларымны каплый. Вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган территориядә хезмәт итеп, мин актив һәм шатлыклы тормыш алып барам». Ул болай дип өсти: «Еллар дәвамында Йәһвәнең үземне ризык, кием һәм яшәү урыны белән тәэмин итеп торуын күрү минем өчен могҗиза булды». Россиядәге зур ихтыяҗ булган җирләрдә хезмәт итүдән тыш Масако Кыргызстанда да рухи уңыш җыю эшендә катнашкан. Өстәвенә, ул очрашуларны инглиз, кытай һәм уйгур телендә үткәргән төркемнәргә булышкан. Хәзер ул Санкт-Петербургта пионер булып хезмәт итә.

ГАИЛӘЛӘР ЯРДӘМ КҮРСӘТӘ ҺӘМ ФАТИХАЛАР УРА

Инга белән Михаил

Экономик авырлыклар аркасында үз материаль хәлләрен яхшыртыр өчен гаиләләр еш кына башка илләргә күченә. Әмма кайбер гаиләләр, Ибраһим белән Сара кебек, чит илгә рухи максатлар белән күченә (Ярат. 12:1—9). Михаил белән Инга мисалын карап чыгыйк. Бу гаилә 2003 елда Украинадан Россиягә күченгән. Күп тә үтмәстән, алар Изге Язмалардагы хакыйкатьне эзләүче кешеләрне тапкан.

Михаил болай дип сөйли: «Бер мәлне моңарчы вәгазьләнмәгән территориядә хезмәт иткәндә ишекне олы яшьтәге бер кеше ачты. Ул бездән: „Сез вәгазьчеләрме?“ — дип сорады. Без „әйе“ дигәч, ул: „Мин белә идем: сез кайчан да булса килергә тиеш идегез. Гайсәнең сүзләре үтәлмичә кала алмый“,— диде. Аннары ул безгә Маттай 24:14 тә язылган сүзләрне яттан әйтте». Михаил болай дип өсти: «Бу территориядә без шулай ук якынча ун хатын-кыздан торган баптистлар төркемен очраттык. Бу хакыйкатькә сусаган, эчкерсез кешеләр иде. Аларның „Син оҗмахта мәңге яши аласың“ дигән китаплары бар иде, һәм аның ярдәмендә алар атна саен Изге Язмаларны өйрәнгән. Күп сәгатьләр дәвамында без аларның сорауларына җавап бирдек һәм Патшалык җырларын җырладык, ә аннары бергә утырып ашадык. Бу килеп китү — тормышымда булган иң кызык очракларның берсе». Михаил белән Инга ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итү аларга Йәһвәгә якынрак булырга һәм кешеләрне ныграк яратырга булышканын таный. Моның ярдәмендә алар мәгънәле һәм канәгатьлек китерә торган тормыш алып бара. Бүген алар район хезмәтендә катнаша.

Оксана, Алексей һәм Юрий

Украинадан булган Юрий белән Оксанага 35 яшьләр тирәсе, ә уллары Алексейга 13 яшь. 2007 елда алар Россиядәге филиалга килеп киткән. Анда алар Россия картасында билгеләнмәгән территорияләрнең күп икәнен күргән. «Картаны күргәч,— ди Оксана,— без Россиядә вәгазьчеләргә ихтыяҗ зур икәнен тагы да яхшырак аңладык. Бу безне Россиягә күченергә дәртләндерде». Аларга тагын нәрсә булышкан? Юрий болай ди: «Басмаларыбыздагы мәкаләләрне, мәсәлән, „Син башка илдә хезмәт итә аласыңмы?“ дигән мәкаләне уку безгә бик булышты *. Без Россиядәге филиал тәкъдим иткән җиргә барып, анда эш һәм яшәү урыны эзләп карадык». 2008 елда алар Россиягә күченгән.

Башта аларга эш табу авыр булган һәм берничә тапкыр аларга бер фатирдан икенчесенә күченергә туры килгән. Юрий болай ди: «Без рухыбыз төшмәсен өчен еш дога кылдык һәм Йәһвәнең ярдәменә таянып хезмәтебезне дәвам иттек. Без Патшалык эшләрен беренче урынга куйганда Йәһвәнең үзебез турында кайгыртуын сизәбез. Андый хезмәт безне рухи яктан ныгытты һәм бер-беребезгә якынрак булырга ярдәм итте» (Мат. 6:22, 33). Ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итү яшь Алексейга ничек тәэсир иткән? «Бу аңа бик зур файда китерде,— ди Оксана.— Ул үзен Йәһвәгә багышлап, 9 яшендә суга чумдырылу үтте. Вәгазьчеләргә ихтыяҗ зур икәнен күреп, ул каникуллары вакытында ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә булды. Хезмәттә аның яратуын һәм ашкыну рухын күреп, без бик шатланабыз». Бүген Юрий белән Оксана махсус пионерлар булып хезмәт итә.

«БЕР НӘРСӘГӘ ГЕНӘ ҮКЕНӘМ»

Рухи уңыш җыюда катнашучы бу эшчеләрнең сүзләреннән күренгәнчә, хезмәтне киңәйтү максаты белән башка җиргә күченер өчен Йәһвәгә тулысынча таянырга кирәк. Ихтыяҗ булган җирдә хезмәт иткәндә авырлыклар туарга мөмкин, әмма Патшалык хәбәренә сусаган кешеләргә вәгазьләү зур шатлык китерә. Ә сез вәгазьчеләргә әле дә ихтыяҗ булган җирдә рухи уңыш җыюда булыша аласызмы? Андый карар кабул итсәгез, сез озакламый Юрийның сүзләре белән ризалашырсыз. Ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итү карары турында әйткәндә, ул болай дигән: «Мин бер нәрсәгә генә үкенәм: моны иртәрәк эшлисе калган».

^ 20 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1999 ел, 15 октябрь, 23—27 нче битләрне кара.