Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар үз хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Мадагаскар

Алар үз хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Мадагаскар

«ИХТЫЯҖ зуррак булган җиргә күченгән дусларымның кызыклы очракларын ишеткәч, минем дә башка җиргә күченергә теләк туды,— дип сөйли 27 яшьлек Сильвьяна һәм болай дип дәвам итә: — Әмма мин моны булдыра алмам дип курка идем».

Сезгә Сильвьянаның хисләре танышмы? Бәлки, сез дә вәгазьчеләр җитеп бетмәгән җирдә хезмәт итү турында хыялланасыздыр, әмма бу хыялның ничек чынга ашуын күз алдына китерә алмыйсыздыр. Борчылмагыз! Меңләгән кардәш үз авырлыкларын җиңә алган һәм, ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченеп, максатларына ирешкән. Йәһвә аларга ничек булышкан? Бу сорауга җавап алыр өчен, әйдәгез, зурлык буенча дүртенче урында булган Мадагаскар утравына сәяхәт итик.

Мадагаскардагы кешеләр Изге Язмаларга зур хөрмәт белән карый. Бу кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерер өчен, соңгы 10 ел эчендә Африкадагы бу утрауга 11 илдән * 70 тән артык вәгазьче һәм пионер күченгән. Өстәвенә, күп кенә җирле вәгазьче утрауның башка районнарына Патшалык хәбәрен таратыр өчен күчә. Әйдәгез, бу ашкынучан кардәшләрнең кайберләре турында күбрәк белик.

КУРКУНЫ ҺӘМ БОРЧЫЛУНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

Перрина белән Луи

Ирле-хатынлы Луи белән Перринага 30 яшьләр тирәсе. Мадагаскарга килгәнче, алар Франциядә яшәгән. Чит илгә күченү турында алар берничә ел дәвамында уйланган, ләкин Перринага батырлык җитеп бетмәгән. Ул болай ди: «Анда безне нәрсә көтә? Безгә бит туганнарыбызны, җыелышны, фатирыбызны, таныш урыннарны һәм инде күнеккән тормыш рәвешен калдырып китәргә туры киләчәк. Моның турында уйланганда, мин куркуга төшә идем. Миңа үз хисләремне җиңәргә авыр иде». Әмма 2012 елда Перрина, кыюлык җыеп, ире белән Мадагаскарга киткән. Ул бу адымына үкенәме? Юк. Аның сүзләре буенча, алар ире белән Йәһвә кулын күп тапкыр күргән һәм бу аларның иманнарын бик ныгыткан. Перрина болай дип дәвам итә: «Мадагаскардагы беренче Кичәбезгә ун өйрәнүчебез килде!»

Күченгәннән соң, Луи белән Перринаның төрле авырлыклары туган, шулай да алар үз хезмәтләрен калдырмаган. Аларга нәрсә ярдәм иткән? Алар Йәһвәдән ялварып көч сораган (Флп. 4:13). Луи болай дип исенә төшерә: «Йәһвә догаларыбызга җавап бирде — без „Аллаһы тынычлыгына“ ия булдык. Без игътибарыбызны хезмәттә кичергән шатлыкка тупладык. Шулай ук Франциядәге дусларыбыз безгә хатлар җибәреп торды һәм безне бирешмәскә дәртләндерде. Алар безнең өчен зур таяныч булды» (Флп. 4:6, 7; 2 Көр. 4:7).

Йәһвә Луи белән Перринаны чыдамлыклары өчен фатихалаган. «2014 елның октябрендә без, Франциягә кайтып, Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбендә * укыдык,— дип әйтә Луи.— Бу Йәһвәдән онытылмаслык бүләк булды». Мәктәптән соң бу парны кире Мадагаскарга билгеләгәннәр, һәм алар моңа бик шат булган.

«БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАНЫРБЫЗ!»

Надина белән Дидье

Дидье белән Надина Мадагаскарга Франциядән 2010 елда күченгән. Ул вакытта аларга 50 яшьтән артык булган. Дидье болай дип исенә төшерә: «Яшь чагыбызда без пионерлар булып хезмәт иттек. Аннан соң безнең өч балабыз туды. Алар үсеп җиткәч, без чит илгә күченү турында уйлый башладык». Надина болай дип өсти: «Балаларымнан аерыласы килми иде. Әмма алар безгә: „Анда хезмәт итәргә китсәгез, без сезнең белән горурланырбыз!“ — диде. Аларның сүзләре безне ныгытты. Хәзер балаларыбыздан ерак яшәсәк тә, алар белән шалтыратышабыз».

Дидье белән Надинага малагаси телен өйрәнү җиңел булмаган. «Безгә бит 20 яшь түгел»,— дип көлә Надина. Аларга нәрсә булышкан соң? Башта алар француз телендәге җыелышта хезмәт иткән. Аннан соң, телне өйрәнергә әзер булгач, малагаси телендәге җыелышка күчкән. Надина болай ди: «Без Изге Язмаларны өйрәнергә теләгән күп кенә кешене очратабыз. Алар безгә, килгәнегез өчен рәхмәт сезгә, дип әйтә. Башта бу миңа матур төш булып тоела иде. Монда хезмәт итү — чын бәхет! Иртән уяну белән мин үз-үземә: „Шәп! Мин бүген вәгазьгә барам!“ — дип әйтәм».

Дидье да малагаси телен ничек өйрәнгәнен исенә төшереп елмая. «Бер көнне мин җыелыш очрашуын үткәрдем, әмма кардәшләрнең җавапларын аңламадым. „Рәхмәт“ дип әйтүдән башка, бернәрсә дә әйтә белми идем. Бер апа-кардәшкә җавап биргәне өчен рәхмәт дигәч, артында утыручы кардәшләр ишарәләр белән аның җавабының дөрес булмаганлыгын күрсәтә башлады. Шунда мин бер абый-кардәшне сорадым, һәм ул җавап бирде. Аның җавабы дөрес булгандыр дип өметләнәм».

УЛ РИЗАЛАШКАН

Тьерри белән Надья 2005 елгы конгрессны беркайчан да онытмаячак. Анда алар Тимути турындагы «Аллаһыга дан китерә торган максатларга омтыл» дип аталган театраль тамаша караган. Аны караганнан соң, бу ирле-хатынлы вәгазьчеләр аз булган илгә күченү турында уйлана башлаган. Тьерри болай дип сөйли: «Театраль тамаша тәмамлангач һәм бар кешеләр кул чаба башлагач, мин хатынымнан: „Нәрсә, кая күченәбез?“ — дип сорадым. Хатынымның да миңа шул ук сорауны бирәсе килгән икән!» Бу пар, үз максатына ирешер өчен, адымнар ясый башлаган. Надья болай ди: «Без әллә ни кирәк булмаган әйберләрдән арына башладык. Нәтиҗәдә, бар әйберләребез дүрт чемоданга сыйды».

Сул яктан: Надья һәм Мари-Мадлен; уң яктан: Тьерри

Алар Мадагаскарга 2006 елда күченгән. Анда хезмәт итү аларга шунда ук ошаган. «Кешеләрнең хакыйкатьне кабул итүләрен күрү безгә чиксез шатлык китерә»,— дип әйтә Надья.

Әмма алты елдан соң бу ирле-хатынлы җитди авырлыкка юлыккан: Франциядә Надьянең әнисе, Мари-Мадлен, егылып, кулын сындырган һәм башын бәреп имгәткән. Мари-Мадленның табибы белән киңәшләшкәч, Тьерри белән Надья әниләренә Мадагаскарга күченергә тәкъдим иткән. Мари-Мадленга ул вакытта 80 яшь булса да, ул ризалашкан. Аңа чит илдә яшәү ошыймы? Ул болай ди: «Кайбер нәрсәләргә ияләшү җиңел түгел, шулай ук минем сәламәтлек белән бәйле авырлыкларым бар. Шулай да мин мондагы җыелышка ярдәм итүгә үз өлешемне кертә алам. Өстәвенә, мин монда күченгәнгә, балаларым үз хезмәтәләрен дәвам итә ала, һәм бу күп яхшы җимешләр китерә».

«ЙӘҺВӘ МИҢА ЯРДӘМ ИТТЕ»

Риана тандруй телендә нотык сөйли

22 яшьлек Риана исемле абый-кардәш Мадагаскар утравының көнчыгышында урнашкан Алаутра-Мангуру дип аталган уңдырышлы районда үскән. Ул мәктәптә яхшы укыган һәм югары белем алырга теләгән. Әмма, Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, Риана үз максатларын үзгәрткән. Ул болай ди: «Урта мәктәпне тәмамлаганда, мин Йәһвәгә болай дип вәгъдә иттем: „Имтиханны бирә алсам, пионер булып хезмәт итә башлыйм“». Риана үз вәгъдәсен үтәгән. Ул бер пионер белән арендага фатир алган, ярты көнлек эшкә урнашкан һәм пионер хезмәтен башлаган. Ул болай дип дәвам итә: «Бу тормышымда кабул иткән иң акыллы карар булды».

Әмма Риананың туганнары аны аңламаган. Ул болай дип сөйли: «Әтием, аның энесе һәм әбием мине югары белем алырга өндәде. Ләкин мин пионер хезмәтен ташларга теләми идем». Вакыт узу белән Риананың ихтыяҗ булган территориягә күченергә теләге туган. Ни өчен? Ул болай ди: «Йортыбызга караклар кереп, минем күп кенә кыйммәтле әйберләремне урлап чыкты. Бу мине Гайсәнең „байлыкны күктә җыегыз“ дигән сүзләре турында уйланырга дәртләндерде. Мин күктә байлык җыярга булдым» (Мат. 6:19, 20). Риана үз йортыннан 1 300 километр ераклыкта урнашкан җиргә күченгән. Мадагаскар көньягындагы бу коры районда антандруй халкы яши. Ни өчен Риана нәкъ менә шул җирне сайлаган?

Караклар Риананың әйберләрен урлап чыкканчы бер ай элек ул антандруй халкыннан ике ир-ат белән өйрәнү башлаган булган. Ул бу халык телендә — тандруй диалектында — берничә сүз ятлаган. Риана бу халыктан күп кенә кешенең хакыйкатьне беркайчан да ишетмәгәнен белгән. Ул болай ди: «Мин Йәһвәдән догада тандруй диалектын өйрәнергә булышсын дип сорадым».

Яңа җирдә Рианага эш табу авыр булган. Аның акчасы калмаган диярлек. Бер кеше аңа болай дигән: «Ник монда килдең? Кешеләр, акча эшләргә дип, синең якларыңа бара!» Ике атнадан соң Риана региональ конгресска киткән. Конгрессның соңгы көнендә бер абый-кардәш Риананың кесәсенә сиздермичә генә нәрсәдер салган. Бу акча булган икән! Бу акча Риананың кайту юлын каплаган һәм хәтта, үзен тәэмин итәр өчен, йогурт сату бизнесын оештыруга җиткән. Риана болай ди: «Йәһвә миңа нәкъ кирәкле вакытта ярдәм итте. Хәзер мин Йәһвә турында ишетмәгән кешеләргә алга таба да ярдәм итә алам!» Риана җыелыш эшләре белән дә мәшгуль булган. Ул болай ди: «Мин һәр атна нотыклар сөйли идем. Йәһвә мине үз оешмасы аша өйрәтеп торды». Риана әле дә тандруй телендә сөйләшкән кешеләргә вәгазьли.

«ХАКЫЙКАТЬ АЛЛАҺЫСЫНЫҢ» ФАТИХАЛАРЫ

Изге Язмаларда мондый вәгъдә язылган: «Җир йөзендә үзенә фатиха сораган һәркемне хакыйкать Аллаһысы фатихалар» (Ишаг. 65:16). Димәк, хезмәтне киңәйтер өчен, һәртөрле киртәләрне җиңеп чыгарга тырышсак, Йәһвә безне, һичшиксез, фатихалаячак. Мәкалә башында искә алынган Сильвьянаны исебезгә төшерик. Ул күченү кулыннан килми дип уйлаган. Ни өчен? Сильвьяна болай дип аңлата: «Сул аягым уң аягымнан тугыз сантиметрга кыскарак, шуңа күрә мин йөргәндә аксыйм».

Сулдан уңга: Сильвьяна, Сильви-Анн һәм Доратин (суга чумдырылу көне)

Шулай да 2014 елда Сильвьяна һәм Сильви-Анн исемле башка яшь пионер бер кечкенә авылга күченгән. Бу авыл туган шәһәрләреннән 85 километр ераклыкта урнашкан. Шулай итеп, авырлыкларга карамастан, Сильвьянаның хыялы чынга ашкан, һәм ул күп-күп фатихалар урган. «Күченгәннән соң нибары бер ел гына үткәч,— дип әйтә Сильвьяна,— район конгрессында Доратин исемле өйрәнүчем суга чумдырылды».

«МИН СИҢА ЯРДӘМ ИТӘРМЕН»

Бу очраклардан күренгәнчә, кайвакыт максатыбызга ирешү җиңел түгел. Ләкин, авырлыкларга бирешмәсәк, без Йәһвәнең мондый сүзләренең дөреслегенә инанырбыз: «Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен» (Ишаг. 41:10). Әлбәттә, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез тагы да якынрак булачак. Моннан тыш, Дидье кардәш әйткәнчә, «ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченү — киләчәктәге тормышка өйрәнү». Әйе, үз илебездә я чит илдә ихтыяҗ зуррак булган территориядә вәгазьләгәндә, без яңа дөньяга әзерләнәбез. Анда да бит безне күп эшләр көтә. Тагы да күбрәк вәгазьче бу «әзерләнүдә» катнашса иде!

^ 4 абз. Кардәшләр Бөекбритания, Гваделупа, Германия, Канада, Кушма Штатлар, Люксембург, Франция, Чехия, Швейцария, Швеция һәм Яңа Каледониядән күченгән.

^ 8 абз. Бу мәктәпкә алмашка Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе килде. Чит илгә күченгән тулы вакытлы хезмәтчеләр, билгеле бер таләпләргә туры килсә, бу мәктәпкә гариза тутыра ала. Бу мәктәпне алар үз илләрендә я башка илдә туган телләрендә үтә ала.