Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Мьянма

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Мьянма

«ӘЙЕ, урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез» (Лүк 10:2). Гайсәнең 2 000 ел элек әйткән бу сүзләре Мьянмадагы хәлне бик яхшы сурәтли. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки Мьянмада 55 миллион кеше яши, ә вәгазьчеләрнең саны — якынча 4 200 генә.

«Ашлык Хуҗасы» Йәһвә төрле илләрдә хезмәт иткән йөзләгән кардәшләрне Мьянмага күченергә дәртләндергән. Бу кардәшләр, үз илләрен калдырып, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә урнашкан шул илгә хезмәт итәргә дип килгән. Бу кардәшләр нинди фатихалар алган? Аларга бу максатка ирешергә нәрсә ярдәм иткән? Әйдәгез, аларның кайберләре белән танышыйк.

«КИЛЕГЕЗ! БЕЗГӘ ПИОНЕРЛАР БИК КИРӘК!»

Япониядә хезмәт иткән Кадзухиро исемле бер пионер белән берничә ел элек эпилептик өянәк булган. Егылып, ул аңын югалткан һәм хастаханәгә эләккән. Табиб аңа ике ел машина йөртмәскә кушкан. Кадзухиро югалып калган: «Мин машинасыз яраткан эшемне — пионер хезмәтемне — ничек дәвам итә алырмын?» Ул Йәһвәгә кайнар дога кылган һәм пионер хезмәтен дәвам итәргә мөмкинлек бирсен дип үтенгән.

Кадзухиро белән Мари

Кадзухиро болай дип сөйли: «Бер ай үткәч, Мьянмада хезмәт иткән бер дустым чирем турында ишеткән. Ул миңа шалтыратты да болай диде: „Мьянмада кешеләр күбесенчә автобус белән йөри. Монда килсәң, пионер хезмәтен машинасыз да дәвам итә алырсың!“ Мин табибымнан, Мьянмага күченсәм буламы, дип сорадым. Гаҗәеп, әмма табиб рөхсәт итте һәм хәтта болай диде: „Япониягә Мьянмадан бер доктор килде. Ул баш мие авырулары буенча специалист. Мин сезне аның белән таныштыра алам. Сез Мьянмада аңа мөрәҗәгать итә алырсыз“. Мин бу табибның сүзләрен Йәһвәдән җавап итеп күрдем».

Шуннан соң Кадзухиро тоткарланмыйча Мьянмадагы филиалга электрон хат җибәргән һәм хатыны белән күченергә теләгәннәре турында хәбәр иткән. Нибары биш көннән соң филиал җавап кайтарган: «Килегез! Безгә пионерлар бик кирәк!» Кадзухиро һәм аның хатыны, Мари, машиналарын сатып, виза һәм самолетка билетлар алган. Бүген алар Мандалай шәһәрендә ишарә телендәге төркемдә шатлык белән хезмәт итә. Кадзухиро болай ди: «Зәбур 37:5 тә: „Юлыңны Йәһвәгә тапшыр. Аңа өмет багла, һәм ул синең хакка эш итәр“,— дип әйтелә. Безнең белән булган бу хәл Аллаһының шушы вәгъдәсенә иманыбызны ныгытты».

ЙӘҺВӘ АЛАРГА ЯРДӘМ ИТКӘН

2014 елда Мьянмада Йәһвә Шаһитләренең махсус конгрессы үткән. Бу вакыйгага чит илләрдән күп кенә делегат килгән. Аларның берсе — АКШта яшәгән 34 яшьлек Моника исемле апа-кардәшебез. Ул болай дип сөйли: «Конгресстан соң кайтып, мин Йәһвәгә дога кылдым һәм җитәкчелеген сорадым. Өстәвенә, мин әти-әнием белән нинди рухи максатларга омтыла алганым турында сөйләштем. Без фикер алыштык һәм миңа Мьянмага хезмәт итәр өчен күченергә кирәк дип хәл иттек. Әмма бу максатка шунда ук ирешеп булмады — берникадәр вакыт үтте. Мин күп дога кылдым».

Моника һәм Ли

Моника болай дип дәвам итә: «Гайсә үз шәкертләрен буласы чыгымнарны „хисапларга“ өйрәткән. Шуңа күрә мин уйландым: минем күченү өчен акчам җитәрме? Мьянмада, үземне тәэмин итәр өчен, күп эшләргә туры килмәсме?» Моника башка илгә күченер өчен акчасы җитмәячәген аңлаган. Алайса, ул ничек күченгән соң? (Лүк 14:28)

Моника болай дип сөйли: «Бер көнне начальнигым мине үзенә чакырды. Мин борчыла башладым: мине эштән кыскартырлар дип уйладым. Ләкин начальнигым мине яхшы эшләгәнем өчен мактады һәм премия бирергә җыенганы турында әйтте. Гаҗәеп, әмма бу премия бурычларымны кайтарыр өчен нәкъ кирәкле акча иде!»

2014 елның декабрь аеннан Моника Мьянмада хезмәт итә. Аңа ихтыяҗ булган җирдә вәгазьләү ошыймы? «Мин шулхәтле бәхетле,— дип әйтә ул.— Минем өч өйрәнүем бар. Өйрәнүчеләремнең берсенә 67 яшь. Ул мине елмаеп һәм кочаклап каршы ала. Аллаһының исеме Йәһвә икәнен белгәч, аның күзләре яшь белән тулды. Ул хәтта болай диде: „Аллаһының исеме Йәһвә икәнен гомеремдә беренче тапкыр ишетәм. Син миннән ике тапкыр яшьрәк булсаң да, тормышта иң мөһим булган нәрсәгә өйрәттең“. Мин дә күз яшьләремне тыя алмадым. Мондагы хезмәт канәгатьлек китерә». Күптән түгел Мониканы Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенә чакырганнар.

Ә кайбер кардәшләрне Мьянмага күченергә 2013 елгы «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»н уку дәртләндергән. 30 дан узган Ли исемле апа-кардәшне мисал итеп алыйк. Ул Көньяк-Көнчыгыш Азиядә яшәгән һәм тулы вакытлы графиклы эштә эшләгән булган. Әмма «Еллык басма»ны укыганнан соң, ул Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге башка илгә — Мьянмага күченергә карар кабул иткән. Ул болай дип сөйли: «2014 елда мин Янгон шәһәренә махсус конгресска бардым. Анда мин бер гаилә белән таныштым. Алар Мьянмада кытай территориясендә хезмәт итә иде. Мин дә кытайча сөйләшә белгәнгә, Мьянмага күченергә һәм андагы кытай телендәге төркемгә булышырга теләдем. Без Моника белән бергә Мандалайга күченергә булдык. Анда бер мәктәпкә ярты ставкага укытучылар булып урнаштык. Йортыбыз да якында гына иде. Бу, һичшиксез, Йәһвәнең фатихасы булды. Эсселеккә һәм кайбер башка авырлыкларга карамастан, монда хезмәт итү миңа бик ошый һәм зур шатлык китерә. Кешеләр Мьянмада бик гади яши, әмма алар бик әдәпле һәм яхшы хәбәрне тыңларга әзер. Йәһвәнең бу җирдә вәгазь эшен ничек тизләткәнен күрү бик дәртләндерә. Мандалайга күченүем — Йәһвәнең ихтыяры. Мин моңа һич тә шикләнмим».

ЙӘҺВӘ ДОГАЛАРГА ҖАВАП БИРӘ

Ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченгән кардәшләр доганың зур көчкә ия булганын ап-ачык күрә. 37 яшьлек Дзюмпэй һәм 35 яшьлек Нао исемле кардәшләр моңа үз тәҗрибәләрендә инанган. Бу ирле-хатынлы пар Япониядә ишарә телендәге җыелышта хезмәт иткән. Ни өчен алар Мьянмада хезмәт итеп карарга булган? Дзюмпэй болай дип аңлата: «Чит илдә хезмәт итү безнең хыялыбыз иде. Өстәвенә, Мьянмага җыелышыбыздан бер абый-кардәш күченде. Шуңа күрә без, акчабыз күп булмаса да, 2010 елның май аенда Мьянмага күчендек. Андагы кардәшләр безне җылы кабул итте!» Бу парга яңа территориядә вәгазьләү ошыймы? «Кешеләр хакыйкать белән бик кызыксына. Ишарә телендә видеороликлар күргәндә, саңгырау кешеләр бик гаҗәпләнә. Монда күченүебезгә без бер дә үкенмибез!»

Нао белән Дзюмпэй

Дзюмпэй болай дип дәвам итә: «Өч ел хезмәт иткәч, җыйган акчаларыбыз тәмамланды диярлек. Безнең фатир өчен түләргә акчабыз калмады. Без хатыным белән күп дога кылдык. Аннан соң, һич көтмәгәндә, филиалдан хат килде — безне вакытлыча махсус пионерлар итеп билгеләделәр! Без Йәһвәгә таяндык, һәм ул безне калдырмады. Ул безнең хакта һәрьяклап кайгыртып торды». Күптән түгел генә Дзюмпэй белән Нао Патшалык вәгазьчеләре мәктәбен тәмамлап кайткан.

ЙӘҺВӘ АЛАРНЫ КҮЧЕНЕРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРГӘН

Чыгышы буенча Италиядән булган 43 яшьлек Симоне кардәшне һәм Яңа Зеландиядән булган 37 яшьлек хатынын, Аннаны, Мьянмага күченергә нәрсә дәртләндергән? Анна болай дип җавап бирә: «Безне 2013 елгы „Еллык басма“дагы очраклар күченергә дәртләндерде. Анда Мьянма турында язылган иде». Симоне болай дип өсти: «Мьянмада хезмәт итү — зур хөрмәт. Тормыш монда күпкә гадирәк булганга, мин Йәһвәгә монда күбрәк вакыт хезмәт итә алам. Ихтыяҗ зуррак булган җирдә хезмәт итеп, Йәһвәнең кайгыртуын сизү шундый шатлыклы» (Зәб. 121:5). Анна болай ди: «Мин бик бәхетлемен! Безнең тормышыбыз гади, без ирем белән бергә күбрәк вакыт үткәрәбез һәм шуңа күрә бер-беребезгә тагы да якынрак булып киттек. Безнең дусларыбыз күбәйде. Мондагы халыкның Йәһвә Шаһитләренә карата тискәре карашлары юк. Киресенчә, алар хакыйкать белән бик кызыксына. Бу гаҗәеп!»

Симоне белән Анна

Анна дәвам итә: «Бер көнне мин базарда университетта укучы бер кызга вәгазьләдем һәм кабат килеп китәрмен дип вәгъдә иттем. Икенче тапкыр килгәндә, ул мине үз дусты белән көтә иде. Өченче тапкыр ул тагын берничә дустын чакырган иде. Киләсе тапкыр аңа тагын дуслары кушылды. Хәзер мин шул кызларның бишесе белән өйрәнү үткәрәм». Симоне болай ди: «Монда кешеләр үзләрен дусларча тота һәм белемгә омтылучан. Күпләр хакыйкать белән кызыксына. Чынлыкта, бар өйрәнүчеләргә вакытыбыз хәтта җитми дә».

Сатио белән Мидзухо

Мьянмага күченер алдыннан, кардәшләр нинди практик адымнар ясаган? Япониядән булган Мидзухо болай дип сөйли: «Без ирем Сатио белән ихтыяҗ зуррак булган берәр илдә хезмәт итәргә теләгән идек. Әмма кайда икәнен сайлый алмый идек. Безгә 2013 елгы „Еллык басма“дагы очраклар бик ошады. Нәтиҗәдә, без Мьянмага күченү турында уйлый башладык». Сатио болай ди: «Без Мьянманың иң зур шәһәре Янгонга бер атнага барып кайттык. Бу безгә Мьянмага күченергә кирәк дигән карар кабул итәргә булышты».

СЕЗ КҮЧЕНӘ АЛАСЫЗМЫ?

Джейн, Даника, Родни һәм Джордан

50 яшьтән узган Родни белән Джейн, аларның уллары Джордан һәм кызлары Даника 2010 елда Австралиядән Мьянмага күченгән. Родни болай дип сөйли: «Кешеләрнең рухи яктан ач булуларын күреп, без монда күченергә булдык. Мин башка гаиләләргә дә Мьянма кебек илләрдә хезмәт итеп карарга киңәш итәр идем». Ни өчен? Ул болай дип аңлата: «Бу хезмәт гаиләбезгә рухи яктан шулкадәр күп файда китерде! Бүген күп кенә яшьләр нәрсә турында уйлый? Телефоннар, машиналар, карьера һәм башка шундый нәрсәләр турында. Ә безнең балаларыбыз гел башка нәрсәләр турында уйлый. Алар хезмәттә кулланырлык яңа сүзләр ятлый, шулай ук Изге Язмалар турында аз белгән кешеләр белән әңгәмә корырга өйрәнә, җыелышка әзерләнә һәм башка охшаш рухи эшләр белән мәшгуль».

Оливер белән Анна

Кушма Штатлардан булган Оливер исемле 37 яшьлек абый-кардәш башкаларга ни өчен чит илгә күченергә киңәш итүен болай дип аңлата: «Комфортлы тормышымны калдырып, Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, чит илгә китүем миңа зур фатихалар китерде. Мин төрле шартларда Йәһвәгә күбрәк таянырга өйрәндем. Мин мондагы кардәшләр белән элек таныш булмаган булсам да, алар белән шатланып хезмәттәшлек итәм, чөнки карашларыбыз бер. Бу Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә генә мөмкин». Хәзер Оливер һәм аның хатыны, Анна, кытай кешеләренә вәгазьли.

Трейзел

Австралиядән булган Трейзел исемле апа-кардәшкә 52 яшь. Ул Мьянмада 2004 елдан алып хезмәт итә. Ул болай ди: «Мөмкинлекләре булган кардәшләргә мин ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченергә киңәш итәм. Мин үз тәҗрибәмдә шуңа инандым: Йәһвәгә хезмәт итәргә бик теләсәң, Йәһвә тырышлыкларыңны фатихалаячак. Мондагы хезмәт шулкадәр шатлыклы булыр дип мин хәтта хыялланмаган идем. Хезмәт миңа чын канәгатьлек китерә».

Мьянмага күченгән кардәшләрнең мисаллары сезне вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган җиргә күченү турында уйланырга дәртләндерер дип өметләнеп калабыз. Мьянмадагы кардәшләр: «Монда килеп, безгә ярдәм итегез!» — дип үтенә.