Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Масоретлар Изге Язмаларны җентекләп күчереп язган

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНЫП КАЛГАН

Текстын үзгәртергә тырышсалар да, Изге Язмалар сакланып калган

Текстын үзгәртергә тырышсалар да, Изге Язмалар сакланып калган

КУРКЫНЫЧ. Бозылуга һәм каршылыкларга карамастан, Изге Язмалар юкка чыкмаган. Әмма кайбер күчереп язучылар һәм тәрҗемәчеләр Изге Язмаларның хәбәрен үзгәртергә тырышкан. Кайчак алар үз ышануларын Изге Язмаларга туры китерер урынына, аның текстын үз карашларына туры китерергә тырышкан. Берничә мисал карап чыгыйк.

  • Гыйбадәт кылу урыны. Б. э. к. IV һәм II гасырлар арасында «Самариялеләрнең Тәүраты»н нәшер итүчеләр Чыгыш 20:17 дән соң мондый сүзләр өстәгән: «Гаризим тавында. Һәм анда син мәзбәх төзерсең». Шулай итеп самариялеләр үзләренең Гаризим тавында гыйбадәтханә төзегәннәре өчен Изге Язмаларда нигез бар дип күрсәтергә тырышкан.

  • Троица турындагы тәгълимат. Изге Язмаларның язылуы тәмамланганнан соң 300 ел үтмәстән, Троица тәгълиматын яклаган бер язучы 1 Яхъя 5:7 гә мондый сүзләр өстәп керткән: «күктә: Ата, Сүз һәм Изге Рух; һәм болар өчәү бер». Андый сүзләр төп нөсхә текстында очрамый. Изге Язмалар белгече Брюс Мецгерның әйтүенчә, бу сүзләр «VI гасырдан башлап иске латин телендәге кулъязмаларда һәм [латин телендәге] Вульгатада ешрак очрый башлаган».

  • Аллаһы исеме. Күп тәрҗемәчеләр яһүдләрнең бер хорафаты аркасында Изге Язмалардан Аллаһы исемен алып куярга булган. Алар Аллаһының исемен төрле титулларга, мәсәлән, «Аллаһы» я «Хуҗа» дигән титулларга алмаштырган. Изге Язмаларда очраган андый титуллар Барлыкка Китерүчегә генә түгел, ә шулай ук кешеләргә, ялган табыну белән бәйле әйберләргә һәм хәтта Иблискә карата кулланыла (Яхъя 10:34, 35; 1 Көринтлеләргә 8:5, 6; 2 Көринтлеләргә 4:4) *.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНГАН? Беренчедән, Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәчеләре игътибарсыз һәм хәтта намуссыз булса да, күбесе үз эшен оста һәм җентекләп башкарган. Б. э. VI һәм X гасырлары арасында масоретлар Еврей Язмаларын күчереп язу белән шөгыльләнгән; алар ясаган кулъязмалар масорет тексты итеп билгеле. Алар, күчермәләр ясаганда хаталар җибәрмәс өчен, текстның хәрефләрен һәм сүзләрен санап барган. Әгәр дә күчерәсе текстта хата бар дип шикләнгән булсалар, алар текст кырыенда билге куя торган булганнар. Масоретлар Изге Язмаларның текстын үзгәртергә теләмәгән. «Аны белә торып бозу алар өчен иң авыр җинаять булыр иде»,— дип язган Изге Язмаларның Еврей кулъязмалары буенча профессор Моше Гошен-Готтштайн.

Икенчедән, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган күпсанлы кулъязмалар Изге Язмалар буенча белгечләргә хаталарны күреп алырга булыша. Мәсәлән, дин җитәкчеләре аларның латин тәрҗемәләре Изге Язмаларның төп нөсхә тексты булып тора дип гасырлар буе өйрәткән. Әмма югарыда искә алынганча, алар 1 Яхъя 5:7 гә ялган сүзләр өстәгән. Бу хата хәтта инглиз телендәге авторитетлы «Яков патша тәрҗемәсе»нә кереп киткән! Әмма башка кулъязмалар табылгач, нәрсә ачыкланган? Брюс Мецгер болай дип язган: «[1 Яхъя 5:7 дәге] өзек латин телендәге тәрҗемәдән тыш, бүтән бернинди дә борынгы тәрҗемәнең кулъязмасында (сурия, копт, әрмән, хәбәш, гарәп, славян тәрҗемәсендә) очрамый». Нәтиҗәдә, «Яков патша тәрҗемәсе»нең яңадан карап чыгылган чыгарылышларында һәм Изге Язмаларның башка тәрҗемәләрендә бу дөрес булмаган өзек алып куелган булган.

Честер Битти P46 папирусы (б. э. якынча 200 елында ясалган кулъязма)

Борынгы кулъязмалар Изге Язмалардагы хәбәрнең үзгәрмәгәнен исбатлаганмы? 1947 елда Үле диңгез янында төргәкләр табылгач, галимнәр ниһаять еврей телендәге масорет текстын Изге Язмаларның шул борынгы төргәкләре белән чагыштыра алган. Бу төргәкләр масорет текстына караганда бер меңнән артык ел алдан язылган булган. Үле диңгез янында табылган төргәкләрне редакцияләгән төркемнең бер әгъзасы мондый нәтиҗә ясаган: бер язма төргәк «яһүд күчереп язучыларының мең елдан күбрәк вакыт дәвамында Изге Язмалар текстын төп-төгәл һәм дөрес итеп тапшырганына бәхәссез дәлил» бирә.

Дублин шәһәрендә (Ирландия) Честер Биттинең китапханәсендә папируслар коллекциясе саклана. Бу коллекциягә Мәсихче Грек Язмаларының бар китаплары диярлек, шул исәптән б. э. II гасырында, ягъни Изге Язмаларның язылуы тәмамланганнан соң нибары 100 елга якын вакыт үткәч, язылган кулъязмалар керә. Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, «бу папируслар текстка бәйле нечкәлекләр турында шактый күп яңа нәрсәләрне ачса да, алар шулай ук Изге Язмалар текстының тарих дәвамында искиткеч төгәллек белән тапшырылганын күрсәтә» («The Anchor Bible Dictionary»).

«Һич тә шикләнмичә шуны әйтеп була: борынгыдан килгән бүтән бернинди язма хезмәт тә шулкадәр төгәл тапшырылмаган»

НӘТИҖӘ. Изге Язмалар кулъязмаларын гасырлар дәвамында күп тапкыр күчереп язсалар да, андагы текст үзгәрмәгән. Алай гына да түгел, бу безгә аңа ышаныр өчен тагы да күбрәк сәбәп бирә. «Текстның ышанычлылыгын раслар өчен башка бернинди китапның да андый борынгы һәм күпсанлы дәлилләре юк,— дип язган Мәсихче Грек Язмалары турында галим Фредерик Кеньон.— Бу текст үзгәрмәгән диярлек, һәм бер риясыз белгеч тә моны инкяр итмәс». Еврей Язмалары турында Уильям Хенри Грин исемле бер белгеч болай дигән: «Һич тә шикләнмичә шуны әйтеп була: борынгыдан килгән бүтән бернинди язма хезмәт тә шулкадәр төгәл тапшырылмаган».

^ 6 абз. Моның турында күбрәк белер өчен «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең А4 һәм А5 кушымталарын карагыз.