Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНЫП КАЛГАН?

Каршылыкларга карамастан Изге Язмалар сакланып калган

Каршылыкларга карамастан Изге Язмалар сакланып калган

КУРКЫНЫЧ. Күп кенә сәяси һәм дини җитәкчеләр Изге Язмалардагы хәбәрнең таралуына каршы ниятләр корган. Еш кына алар кешеләргә Изге Язмаларга ия булырга, аны тәрҗемә итәргә, күчереп язарга һәм соңрак басып чыгарырга комачаулар өчен үз хакимлеген кулланган. Ике мисал карап чыгыйк.

  • Б. э. к. якынча 167 ел. Селевкидлар династиясеннән булган Антиох Эпифан патша яһүдләргә грек динен көчләп тагарга тырышып, Еврей Язмаларының бар күчермәләрен юк итәргә боерган. Тарихчы Генрих Грец язганча, аның кешеләре «Тәүрат төргәкләрен тапкач ук ертып яндыра иде һәм изге язмаларны укудан көч һәм юаныч эзләүчеләрне үтерә иде».

  • Урта гасырлар. Дөньяви кешеләрнең католик догматларын түгел, ә Изге Язмалардагы тәгълиматларны вәгазьләүләренә ачуы чыгып, католик чиркәвенең кайбер руханилары латин телендәге Зәбурдан тыш Изге Язмаларның башка китапларына ия булган һәр дөнья кешесен еретик дип атаган. Бер чиркәү советы чыгарган боерык буенча, аларның кешеләре «бар шикле йортларны һәм подвалларны тикшереп... еретикларны тырышып, тугрылык белән һәм өзлексез эзләргә» тиеш булган. «Еретик табылган һәр йортны юк итәргә» кирәк булган.

Изге Язмаларның дошманнары аны юк итәр өчен куйган тырышлыклар уңышлы булган булса, андагы хәбәр юкка чыккан булыр иде.

Уильям Тиндалның инглиз телендәге тәрҗемәсе, аны тыярга, юк итәргә тырышлыкларга һәм 1536 елда Тиндалның җәзалап үтерелүенә карамастан, сакланып калган

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНГАН? Исраилдәге яһүдләр Антиох патша оештырган эзәрлекләүләргә дучар булган, әмма аларның общиналары башка күп илләрдә дә булган. Белгечләр бәяләгәнчә, б. э. I гасыры җиткәч, яһүдләрнең 60 тан артык проценты Исраилдә түгел, ә башка җирләрдә яшәгән. Яһүдләр үз синагогаларында Изге Язмаларның күчермәләрен саклаган. Соңрак аларны киләчәк буыннар, шул исәптән Мәсих шәкертләре, кулланган (Рәсүлләр 15:21).

Урта гасырларда, эзәрлекләүләрне кыюлык белән кичереп, Изге Язмалар китабын яраткан кешеләр аны тәрҗемә итүен һәм күчереп язуын дәвам иткән. XV гасырның уртасында, әле китап басу эше барлыкка килгәнче, Изге Язмаларның төрле өлешләрен, күрәсең, 33 телдә укып булган. Соңрак Изге Язмалар тәрҗемә ителгән һәм басылып чыккан телләрнең саны артканнан-арта барган.

НӘТИҖӘ. Кодрәтле патшалар белән дини җитәкчеләрнең каршылыкларына карамастан, Изге Язмалар тарихта иң киң таралган һәм иң күп телгә тәрҗемә ителгән китап булып кала. Ул кайбер илләрнең законнарына һәм телләренә, шулай ук миллионлаган кешенең тормышына нык тәэсир иткән.