Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сурия телендәге «Пешитта». Изге Язмаларның борынгы тәрҗемәләренең тарихына «тәрәзә»

Сурия телендәге «Пешитта». Изге Язмаларның борынгы тәрҗемәләренең тарихына «тәрәзә»

1892 елда Агнес Смит Льюис һәм Маргарет Данлоп Гибсон исемле игезәкләр Синай тавы итәгендә урнашкан Изге Екатерина монастырена юл тоткан. Анда барып җитәр өчен, алар дөяләргә атланып чүл буйлап тугыз көн сәфәр иткән. Ни өчен кырык яшьтән узган бу ике хатын Көнчыгышка таба куркыныч сәяхәткә чыгарга булган? Бу сорауга җавап Изге Язмаларның төгәллегенә ышануыгызны ныгыта ала.

Агнес Смит Льюис һәм Изге Екатерина монастыре

КҮККӘ кайтыр алдыннан Гайсә үз шәкертләренә «Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр» үзе турында шаһитлек бирергә кушкан (Рәсүлләр 1:8). Шәкертләр бу йөкләмәне кыюлык белән һәм ашкынып үтәгән. Ләкин тиздән аларның хезмәте Иерусалимда коточкыч эзәрлекләүләргә китергән. Нәтиҗәдә Стифән исемле шәкертне үтергәннәр. Гайсәнең күп шәкерте Иерусалимнан төньякка таба якынча 550 километр ераклыкта урнашкан Суриядәге Антиохта — Рим империясенең иң зур шәһәрләренең берсендә — ышык урын тапкан (Рәсүлләр 11:19).

Антиохта шәкертләр Гайсә турында «яхшы хәбәрне» вәгазьләвен дәвам иткән, һәм яһүд булмаган күп кешеләр иман итә башлаган (Рәсүлләр 11:20, 21). Антиохның үзендә грек телендә сөйләшсәләр дә, тирә-яктагы җирләрдә Сурия теле киң таралган булган.

СУРИЯ ТЕЛЕНӘ ТӘРҖЕМӘ ИТЕЛГӘН ЯХШЫ ХӘБӘР

Икенче гасырда Сурия телендә сөйләшкән мәсихчеләрнең саны артканга күрә, яхшы хәбәрне аларның теленә тәрҗемә итү ихтыяҗы туган. Шулай итеп, Мәсихче Грек Язмаларының өлешләре башта латин теленә түгел, ә Сурия теленә тәрҗемә ителгән булган.

Б. э. якынча 170 елында Сурия язучысы Татиан (б. э. якынча 120—173) Аллаһы тарафыннан рухландырылган  дүрт Яхшы хәбәр китабын грек я Сурия телендәге «Диатессарон» дип аталган бер китапка берләштергән. Бу сүз «дүрт [Яхшы хәбәр] буенча» дигән мәгънә йөртә. Соңрак Ефрем Сирин (б. э. якынча 310—373) «Диатессарон» өчен комментарийлар әзерләгән. Димәк, бу китап ул вакытка Суриядәге мәсихчеләр арасында киң танылу алган.

«Диатессарон» китабы бездә бүген бик зур кызыксыну уята. Ни өчен? XIX гасырда яшәгән кайбер галимнәрнең әйтүенчә, Яхшы хәбәр китаплары б. э. икенче гасырында гына, 130 һәм 170 еллар арасында язылган булган һәм шуңа күрә анда Гайсә тормышы турындагы мәгълүмат төгәл була алмый. Ләкин соңрак табылган «Диатессарон» китабының борынгы кулъязмалары Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр китапларының икенче гасырның уртасында инде киң таралган булуын раслаган. Димәк, бу китаплар тагы да иртәрәк язылган булган. Өстәвенә, Татиан, «Диатессарон» китабын әзерләгәндә, апокрифик Яхшы хәбәр китапларына түгел, ә дүрт гомум кабул ителгән Яхшы хәбәр китабына нигезләнгән. Бу шуны күрсәтә: апокрифик Яхшы хәбәр китаплары ышанычлы дип һәм Аллаһы тарафыннан рухландырылган дип саналмаган.

«Пешитта»дагы Тәүрат тексты (б. э. 464). Изге Язмаларның датасы язылган кулъязмалары арасында борынгылык буенча икенчесе

Бишенче гасырның башына төньяк Месопотамиядә Изге Язмаларның Сурия телендәге бер тәрҗемәсе киң кулланышка кергән. Бу тәрҗемә, күрәсең, б. э. икенче я өченче гасырында ясалган булган. Анда Петернең икенче хаты, Яхъяның икенче һәм өченче хатлары, Яһүднең хаты һәм Ачылыш китабыннан тыш Изге Язмаларның бар китаплары кертелгән булган. Бу тәрҗемә «Пешитта» дип атала. Бу исем «гади» я «ачык» дигәнне аңлата. «Пешитта» — Изге Язмалар текстының борынгы вакытта ничек тарала барганын күрсәтә торган иң борынгы һәм иң мөһим шаһитләрнең берсе.

Шунысы кызык: «Пешитта»ның бер кулъязмасында язылу датасы итеп б. э. 459/460 елы куелган. Шулай итеп бу кулъязма язылу датасы күрсәтелгән Изге Язмалар кулъязмаларының иң борынгысы булып тора. Б. э. якынча 508 елында «Пешитта»ны яңадан карап чыкканнар һәм җитмәгән биш китапны өстәгәннәр. Яңартылган «Пешитта» Фелоксен тәрҗемәсе буларак билгеле.

СУРИЯ ТЕЛЕНДӘ КҮБРӘК КУЛЪЯЗМАЛАР ТАБЫЛА

XIX гасырга кадәр билгеле булган Мәсихче Грек Язмаларының грек телендәге бар копияләре диярлек бишенче гасырда я күпкә соңрак ясалган булган. Шуңа күрә Изге Язмалар белгечләре латин телендәге «Вульгата» һәм Сурия телендәге «Пешитта» кебек борынгы кулъязмалар белән аеруча кызыксынган. Ул вакытта кайберәүләр «Пешитта»ны Сурия телендәге борынгырак берәр тәрҗемәнең яңартылган версиясе дип санаган. Ләкин андый тәрҗемә табылган булмаган. Сурия телендәге Изге Язмалар үз башлангычын икенче гасырда алганга күрә, андый кулъязмалар Изге Язмаларның борынгырак текстына «тәрәзә» булыр иде. Изге Язмалар белгечләре аларны бик кыйммәтле табыш дип санар иде! Андый Сурия телендәге борынгы тәрҗемә чыннан да булганмы? Аны тапканнармы?

Сурия телендәге Синай кулъязмасы дип аталган палимпсест. Яхшы хәбәр китапларының тексты күренеп тора (овалга алынган)

Әйе, тапканнар! Чынында Сурия телендәге хәтта ике бик кыйммәтле кулъязма табылган булган. Беренчесе — бишенче гасырда язылган кулъязма. 1842 елда Британия музее Нитрия чүлендәге (Мисыр) монастырьдән Сурия телендәге күп кулъязмалар алган. Өстә искә алынган кулъязма — аларның берсе, һәм ул Сурия телендәге Кьюртон кулъязмасы дип атала, чөнки аны музейда эшләгән кулъязмаларны саклаучының ярдәмчесе Вильям Кьюртон тапкан һәм бастырган. Бу кыйммәтле документта дүрт Яхшы хәбәр китабы мондый тәртиптә тора: Маттай, Марк, Яхъя һәм Лүк.

Икенчесе — Сурия телендәге Синай кулъязмасы. Аны табу бу мәкаләнең башында искә алынган кыю игезәкләр белән бәйле. Агнес университетта укымаган булса да, сигез тел, шул исәптән Сурия телен белгән. 1892 елда Агнес Мисырда Изге Екатерина монастыренда бик әһәмиятле ачыш ясаган.

 Ул караңгы бер чоланда Сурия телендәге кулъязманы тапкан. Агнесның сүзләре буенча, бу кулъязма «бик пычрак, аның бар битләре бер-берсенә ябышкан булган», чөнки гасырлар буе аларны беркем актармаган. Бу палимпсест * булган: битләрдәге башта язылган текстны кырып, өстенә Сурия телендә эзәрлекләүләр кичергән хатын-кызлар турында язган булганнар. Ләкин Агнес бу кулъязмада беренче итеп язылган текстка игътибар иткән һәм битләрнең өстендә «Маттай», «Марк» һәм «Лүк» дигән исемнәрне күреп алган. Аның кулында дүрт Яхшы хәбәр китабыннан торган Сурия телендәге тулы диярлек кодекс булган! Белгечләр фикеренчә, бу кодекс IV гасырның азагында язылган булган.

Грек телендәге Синай кодексы һәм Ватикан кодексы кебек Сурия телендәге Синай кулъязмасы — Изге Язмаларның табылган иң мөһим кулъязмаларының берсе дип санала. Күпләрнең уйлавынча, Кьюртон һәм Синай кулъязмалары — бу икенче гасырның азагында я өченче гасырның башында язылган Сурия телендәге Яхшы хәбәр китапларының копияләре.

«АЛЛАҺЫБЫЗНЫҢ СҮЗЕ МӘҢГЕ БУЛАЧАК»

Бу кулъязмалар Изге Язмаларны өйрәнүчеләр өчен файдалы була аламы? Һичшиксез! Мәсәлән, кайбер Изге Язмаларның тәрҗемәләрендә Марк 16:8 дән соң озын йомгаклаучы сүзләр китерелә. Алар шулай ук бишенче гасырда язылган грек телендәге Александрия кодексында, латин телендәге «Вульгата»да һәм башка тәрҗемәләрдә очрый. Ләкин дүртенче гасырда язылган грек телендәге ике абруйлы кулъязма — Синай кодексы һәм Ватикан кодексы — Марк 16:8 белән тәмамлана. Сурия телендәге Синай кулъязмасында да озын йомгаклаучы сүзләр юк. Бу шуңа өстәмә дәлил булып тора: озын йомгаклаучы сүзләрне соңрак өстәгәннәр һәм башта алар Марк бәян иткән Яхшы хәбәрдә булмаган.

Башка мисал карап чыгыйк. XIX гасырда Изге Язмаларның бар тәрҗемәләрендә диярлек 1 Яхъя 5:7 дә өстәмә сүзләр язылган булган. Бу сүзләрне Троица турындагы тәгълиматны дәлилләр өчен кулланалар. Ләкин бу сүзләр грек телендәге иң борынгы кулъязмаларында очрамый. «Пешитта»да алар шулай ук юк. Бу шуны раслый: 1 Яхъя 5:7 гә өстәлгән сүзләрне Изге Язмаларның текстын бозып язганнар.

Шунысы ап-ачык: Йәһвә Аллаһы үзе вәгъдә иткәнчә, үз Изге Сүзен саклаган. Ул безне болай дип ышандыра: «Үлән корыган, чәчәк шиңгән, әмма Аллаһыбызның сүзе мәңге булачак» (Ишагыйя 40:8; 1 Петер 1:25). «Пешитта» тәрҗемәсе бөтен кешелеккә Изге Язмалардагы хәбәрне төгәл итеп тапшыруда кечкенә, ләкин бик мөһим роль уйный.

^ 15 абз. Палимпсестос дигән грек сүзе «кабат кырылган» дигән мәгънә йөртә.